Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 ноябрь 2019, 15:45

Фәнә МИНҺАҖЕВА. “Җен баласы”

Көтмәгәндә: “Чык, җен баласы, атам бит” – дигән тавышка башымны күтәреп карасам, мылтыгын миңа төзәгән урманчы басып тора. Ирексездән атылып чыккан яшь тулы күзләремне аңа төбәдем.Фотода: Фәнә Минһажева.

Кышкы көн. Әнием белән икебез, бәләкәй чана тартып, Кырдау дигән урманга корыган агач ботаклары җыеп алып кайтырга китеп барабыз. Миңа – унике яшь. Авылыбызга урман уналты чакрым. Бармый булмый. Өй суык, ягып җылытырга утын юк.
Кояш нурларын җиргә бик саран сибә, каршыга искән ачы җил битне чеметә. Өстәге кием дә бик калын түгел, аркага ачы җил үтә. Ярый әле юлда буран уйнамый. Ялтырап торган калын боз каплаган Агыйдел елгасының битенә тигезле-тигезсез ак кардан кершән ягылган. Кар өстендә бормаланып сузылган чана эзләре күренә. Агыйделне аша чыккач, урман читенә барып җиттек тә, Әни миңа ыргакка охшаш агач ботагы табып бирде: “Шушының белән агачтагы коры ботакны сындырып төшер, тик сак бул, урманчы шәйләмәсен”, – дип, корыган агач эзләп, урман эченәрәк кереп китте. Урманда билдән кар яткан, һич атлап булмый.
Бер агачтагы коры ботакны теге ботаклы озын агач белән үрелеп сындыруым булды, агач төбендәге тирән карга муеннан баттым, баттым гына түгел, чумдым… Кулларым белән карга таянырга тырышам, ләкин алар да көрткә бата, аякларымны да кузгалта алмыйм. Әнигә кычкырсам, урманчы ишетер дә, килеп, чананы тураклар. Ничек тә үзем чыгарга тырышам, ләкин һич кыймылдап булмый. Булыша торгач хәлсезләндем, аяк буыннары калтырый.
Көтмәгәндә: “Чык, җен баласы, атам бит” – дигән тавышка башымны күтәреп карасам, мылтыгын миңа төзәгән урманчы басып тора. Ирексездән атылып чыккан яшь тулы күзләремне аңа төбәдем. Бераздан, кызганыптыр инде, мылтыгының сабы белән ул мине көчкә тартып чыгарды. Өстемдә ямаулы иске сырган бишмәт, билемә юан озын бау уралган. Чыннан да, җен баласына охшаганмындыр.
“Үзем генә килдем”, – дигәч, мылтыклы кеше билемдәге бауга берничә коры ботакны кысып бәйләп, иңсәмә салды да, юлга чыгарып, кайтып китәргә кушты. Агыйделнең теге як ярына чыгып, әнине көттем. Җил бигрәк усалланган, боз өстендәге карны очыртып-очыртып себерә, үзәккә үтеп өшетә башлады, буран да кыймылдады... Идел өстендәге эзләр дә югала. Вакыт кичегә.
Инде нишләргә? Әни һаман күренми. “Эзләп керсәм, урманда адашырмын”, – дип, калку ярга мендем дә урман ягын күзәтеп тордым. Берара урман читендә кара шәүлә күренде, ул Идел өстенә төште дә, өч-дүрт ботак салган чанасын тартып, миңа таба йөгерә, мин әнине танып, аңа каршы чаптым.
Әни, тынына буыла-буыла, “И бәбекәем!” – дип, кысып кочаклады да, яшьләнгән күзләрен күрсәтмәскә тырышып, мине үбә башлады, Әниемнең бите миңа шул тиклем кайнар тоелды, яккач эсселәнә торган тимер мич күз алдына килде.
Чана өстенә утырып бераз тын алганда, әни хәлләрне сөйләп алды. Ул юан агач артына качып, мине урманчы юл читенә чыгарганны шым гына күзәтеп утырган. “Балага тимәс, чананы күрсә, тураклар дип курыктым”, – ди. Урманчы күздән югалгач кына, көрттән көчкә калкып, минем янга йөгергән.
Бераз тын алгач Әнием: “Түзәргә тырыш. Сугышта атасы һәлак булган ятим балаларның язмыш сукмагы бу, онытма, кызым”, – дип, йөрәк әрнешләрен йота-йота алга атлады. Шул аз гына утынга да шөкер итеп, кайтып киттек. Юлны кар баскан, чана алдына тыгыла, атларга да авыр, карын да буш, ачбыз. Әмма кайтырга кирәк, безне тәрәзәләре бозга каткан салкын өебез көтә иде...
***
Автор үзе турында.
Мин, Минһажева Фәнә Әнвәр кызы, 1934 елның 15 июнендә Илеш районы Татар Мәнәвезе авылында урта хәлле гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгәнмен.
Әти-әни колхозда иген үстерү, мал үрчетү белән көн күргән. Әтием 1942 елның февраль аенда Бөек Ватан сугышына китте, ләкин әйләнеп кайта алмады. Балачак авыр чорга туры килде, җиде класс укыгач, колхозда эшләдек. Авылда урта мәктәп булмаганлыктан, Илеш районы Югары Яркәй урта мәктәбендә укып, унынчы классны 1953 елда тәмамладым.
Шул елны үзебезнең райондагы “Мәсәде” балалар йортында өлкән пионервожатый эшен башладым. Ятим булу аркасында,югары белем алырга бару өчен мөмкинчелек булмады, тик 1959-1964 елларда гына Башкорт Дәүләт университетының филология факультетында укып тәмамлагач, районга кайтып, ике елга якын урындагы радиотапшыруларны оештыручы һәм диктор эшен алып бардым. Аннан партиянең Илеш район комитетына эшкә күчерделәр. Анда 7 ел эшләп, калган хезмәтемне Югары Яркәй икенче урта мәктәбендә балаларны укыту-тәрбия эшенә салдым.
Тормыш юлдашым Минһажев Мөхәммәтлива белән өч малай, бер кыз үстереп, тәрбияләп, укытып үзаллы тормышка озаттык. Кызганыч, ирем
2004 елда гүр иясе булды. Үзем өчен генә дип язган шигырьләремне туплап, 2014 елда “Яратам сине, тормыш!” дигән шигырьләр китабымны нәшер иттем. Ә 2016 елда “Язмышлардан язылган сәхифәләр” исемендә икенче китабым басылды.
Илеш районы “Маяк” гәзите янындагы “Балкыш” әдәби берләшмәгә һәм район үзәк китапханәдәге “Илһам” клубына йөрим, иҗат кичәләрендә катнашам. Яратамын сине, тормыш,
Күп татыдым тәмеңне.
Авырлыклар читләп үтсә,
Белмәс идем ямеңне.
Читайте нас: