Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 ноябрь 2019, 15:05

Илгиз ӘХМӘТОВ. Хәдичә

Бәхет ул – йолдыздай бәллүр шар кебек: әгәр бар икән, нур чәчеп, якты итеп янып тора, бөтен тирә якны матурлый, янәшәдәгеләрне дә бәхетлерәк итә. Бәхет булса, тауларны да җиңеп була... Әнә шундый бәхетле гаиләдә үсә Хәдичә. Чибәр булып, акыллы булып, хан кызына тиң булып...

Булган вакыйгаларга таянып язылды
Син мине, Хәдичә, әгәр кайчан да булса бу әсәремне укып, кайбер мизгелләрне үзгәртеп сөйләвемне күрсәң, үтенәм, гафу итәргә тырыш инде... Исемеңне мин, әлбәттә, үзгәрттем: аңларсың дип ышанам. Өстәвенә, кайбер вакыйгаларны да онта төшкәнмен... Үземнән өстәргә туры килде: әдәби караш диимме...
Бу вакыйгалар әкияттә борын-борын заманда зәңгәр диңгезләр һәм биек таулар артында түгел, ә чынбарлыкта, безнең үз илебездә, безнең буында, безнең белән янәшә яшәгән кешеләр белән булып үтте... Тик менә язмыш кына никтер аеруча аяусыз булып, үзенең ыржайган тешләрен әледән-әле күрсәтеп, яңадан-яңа сынаулар яудырудан туктамый...
...Яшәгән ди бер егет белән кыз – шулкадәр ерак калган 60нчы елларда. Икесе дә бик тырыш булганнар. Икесе дә төпкел авыллардан. Безнең барыбызның да тамырлары шул авылларга барып тоташа бит. Ул заманнарда авылдан китү бик авыр: паспорт бирмичә, авылда калырга мәҗбүр итәләр иде... Шәһәргә укырга китү бәхете бары тик нык яхшы укыганнарга, үтә дә тырышларга гына тәти иде. Минем бу сөйләмемнең батырлары нәкъ менә шундыйлардан булалар да инде. Икесе дә шәһәргә китү бәхетенә ия булып, Казан университетына укырга керәләр, яхшы укыйлар. Шунда танышалар да. Кояштай якты, яздай назлы булып мәхәббәт йолдызы да шул изге калада чәчәк ата. Гаилә корып җибәрәләр. Нинди бәхетле чаклар... Бәлки минем әтием дә аларны белгәндер: шул елларда ул да бит Казанда укыган, читтән торып, Укытучылар институтында. Ә бәлки, таныш та булмаганнардыр...
Кулларына диплом һәм кечкенә Хәдичәне күтәреп, алар тормыш юлланмасы белән алга – ерак Казахстан далаларындагы хәзер инде бөтен дөньяга билгеле Семипалатинск шәһәренә юл тоталар. Бәхет ул – йолдыздай бәллүр шар кебек: әгәр бар икән, нур чәчеп, якты итеп янып тора, бөтен тирә-якны матурлый, янәшәдәгеләрне дә бәхетлерәк итә. Бәхет булса, тауларны да җиңеп була... Әнә шундый бәхетле гаиләдә үсә Хәдичә. Чибәр булып, акыллы булып, хан кызына тиң булып... Әлбәттә, илебездәге иң лаеклы югары уку йорты булган Патрис Лумумба исемендәге халык-ара мөнәсәбәт Университетын сайлавы да беркемне дә аптыратмас мөгаен. Тик менә бетерә алмый кала – үзенең икенче яртысын, (аның сүзләрен кабатласак – яхшырак яртысын!) мәңгелек мөхәббәтен очратып, тормыш корып җибәрәләр. Кайчандыр әти-әниләре кебек үк, студент тулай торагында. Их, нинди бәхетле чаклар! Тиздән Иван (иптәше) укуын бетереп, диплом алды. Юлланма буенча Кытайга эшкә тәгаенләнде. Озакка сузмыйча, берничә елдан кире кайтырбыз дигән нят белән, академик ял алырга туры килде. Шундый дулкынландыргыч, кабатланмас мизгел ул, илеңнең чиген беренче тапкыр кисеп читкә, бүтән илгә чыгу... Аңлаешсыз, аңга сыймый торган хәләт: әйтерсең лә тәнең китә, ә йөрәгең, җаның кала. Монда кала. Теләми беркая да китәрә. Ә китәргә кирәк. Еракка-еракка. Мин үзем, инде күп еллар үткәннән соң, кайларда булганымның исәбен дә, санын да хәтерләмәсәм дә, беренче тапкыр чикне үтүем һәрвакыт исемдә... Юлга чыкканчы ук өемне сагына башлавым...
Бердәнбер шатлык – Сонечка, юлга чыгар алдыннан гына дөньяга килеп, кояш булып балкый, үзенең һәр кылыгы белән тормышка ямь биреп, яшәү мәганәсе бүләк итә. Беренче адым, беренче авазлар... Һәр мизгел – мәңгелек кебек!
Кытай – үзенчәлекле ил, үзенең кабатланмас та, башкаларга аңлашылып та бетмәгән, бары тик үзенә генә хас булган мәдәнияте белән. Анда гореф-гадәтләр генә түгел, кагыйдә-кануннар да без күнеккәннән нык аерыла. Һәр чит илдә булганда үзем дә сизмәстән, мин халкының нинди дә булса яхшы ягын табып, аны өйрәнергә тырыша идем. Башкалар да шулайдыр инде – без бит бер буын тәрбиясе алган кешеләр.
Менә, Хәдичә дә шулай. Явызлыкның тормышына үтеп керүен сизми дә калды.
Берничә ел бер көн кебек очып үтте дә китте. Халык әйтсә хак әйтә шул: бәхетлеләр чыннан да сәгать карамый икән.
Ә бәхетле кешенең эше дә уң була. Иван эшендә яхшы исәптә, тиз арада урынлы телмәрне дә яхшы өйрәнеп өлгерде. Яхшы дипломат буларак, ул теләсә нинди авыр очракларда да уртак тел таба алып, җылы мөнәсәбәт төзү сәләтенә ия.
Ә ул чакта ерак Туган Илдә үзгәртеп кору чоры башланып китеп, бер мизгелдә халык үзгәреп тә өлгерде... Әллә нинди, чит, диимме... Көрчек башланды, акча көнүзәк проблемага әверелде. Тик Иван белән Хәдичәнең генә моңа ышанасы килмәде: бөтенләй аңламаслык хәл шул. Өстәвенә, өйдән дә хат-хәбәр юк... Ничек икән анда әти-әни? Әнә шундый уйлар туктаусыз башка килеп, бөтен җан тынычлыгын юкка чыгарып тора. Хат юк... Ә Иванның әти-әнисе юк... Алар, хәрби медицина белгечләре буларак, ил алдындагы бурычларын Вьетнамда башкарып, халыкка ярдәм иткәннәр. Икесе дә хирург булганлыктан, алар үз-үзләрен аямый, иңгә-иң басып һәр көнне унлаган катлаулы операция нәтиҗәсендә йөз, юк, меңләгәндер мөгаен, кеше гомерен үлем тырнагыннан тартып алганнар. Тик нишлисең – сугыш кайда да сугыш инде. Тылда да... Бомбалар күктән явып кына тора. Шулай беркөнне, чираттагы һөҗүм вакытында напалм бомбасы кыр госпиталенең нәкъ уртасына эләгә... Исән калу мөкин түгел... Җир өстендә тик тоташ көл вә эрегән тимер калдыклары гына кала. Күмәргә дә берни юк...
Халкыбызның гасырлардан килгән акыл асылы әйтә: каберләре юк икән – димәк исәннәр! Мәңге тереләр! Шулкадәр күп алар, мәңге тере батырларыбыз...
...Инде күптән хат та юк... Бәлки югалгандыр кайдадыр? Бик ерак шул аралар... Шундый уйлар белән тынычнанырга тырышсалар да – мөмкинме соң, җитмәсә телефон да җан көеге, дәшми... Соңгы хатларында Бакуга командировкага җыенулары турында искә алганнар иде... Нәкъ менә шул Бакуда сәер сәяси хәлләр болгана. Һәр яңалык – элеккесеннән зәһәр.
Язмыш шомлыгына каршы шул көннәрдә бер кеше пәйдә була. Шундый ерак Туган илдән... Шушы илгә килеп, ул ниндидер күңелсез хәлгә юлыкан, һәм – аңлашылып тора – закон белән авырлыкларга очрый. Шул сәбәпле очрашалар да инде алар, Александр белән Иван, посольство бинасында. Ә аннан соң инде Александр аларның өенә еш килә торган булып китә. Ничек инде – бедән-бер, өсәвенә беренче аларга килгән кунак, шундый сагынылган туган телдә әйтелгән сүзләр:
– Керергә мөмкинме?
– Мөмкин! Әлбәттә мөмкин! Ничек кенә мөмкин әле!
Тик менә беркем дә белми иде шул, шушы “мөмкин”нән соң тормышның ничек кырка үзгәререн. Юкка түгел бит инде Кытай халкының кунак кешегә йомышчы малай бекетеп куюы: ул барысын да күрә, бөтенесе белән дә кызыксына, ябышкан кебек артыннан бер генә адым да калмый. Барысын да хуҗаларга җиткерә: кем белән очраша, нәрсә сөйли... Кунак кешегә, чит кеше буларак, беркайчан да йокы бүлмәсе, чолан кебек урыннарны күрсәтмиләр. Кунак шушы таләпләр белән ризалашмаса, инкар итеп бозса, я аңлы рәвештә малайдан качып эз югалтса – башка кертмиләр. Ышанычсыз кеше, дип диимме инде...
Тик менә Александр үз өйендәге кебек. Кайчан тели, кая тели – шунда китә. Көннәр буе юк. Ә аның ни уйлаганын шайтан гына беләдер дә бәлки...
Ә берничә көннән башка да сыймаслык бәла килде: Иван машинада үлемечле авариягә эләккән... Исән калу мөмкин түгел: күп тонналы йөк төялгән фура җиңел машинаның өстеннән тулысынча изеп үткән. Тикшерү булса да, гаепле табылмый кала. Пуля алгы тәгәрмәчкә эләгү сәбәпле, машина каршы якка очкан... Тимер, пыяла, пластмасса кисәкләре белән буталган тәнне туган илгә кайтару да мөмкин түгел, ичмасам: җәйнең иң эссе көннәре. Өстәвенә тикшеренү бетми торып, күмәргә рөхсәт тә юк...
Менә шунда кабат Александр пәйда була да инде. Ничек вакытлы! Баштан аяк каплаган проблемалардан сыгылып төшкән Хәдичә нишләргә дә белмәгән вакытта. Дөрес әйтәләр, бәла ялгыз йөрми, дип. Өйдән дә хат-хәбәр юк бит ичмаса. Яклар кешесе – бердәнбере, Иван да юк ичмаса! Әмәлгә калгандай, шундый мизгелдә Ватан да ярдәм итми бит: үзләренә дә җиңел түгел, сәяси көрчек... Күпме күз яшьләре түккәнен, түрәләрнең бусагасын күпме таптаганын үзе генә белә ул... Тик барыбер бернинди дә таяныч та, ярдәм юк... Берүзе, чит илдә. Менә-менә торактан да чыгарачаклар...
Үз-үзенә кул салу кебек гөнаһлы уйлардан нәни Соня гына коткарып калгандыр да инде.
Александр, уйламаган-көтмәгәндә, ягымлы, игътибарлы һәм ихтирамлы кеше булып чыкты. Нәкъ шул сыйфатлары белән тиз арада Хәдичәне үзенә каратты да инде. Билгеле, башкача булуы мөмкин дә түгел иде инде: Хәдичә бит берүзе – хәтта сөйләшер кешесе дә юк. Өстәвенә, кул баласы белән. Ни өчендер, Иванның хезмәттәшләре дә ярдәмгә ашыкмады ул чакны...
Һәр яңа көн бары тик күңелсез яңалыклар гына китерә. Һәр көн саен аның урамда калыр көне якыная. Андый чакта эч серен сөйләр, ярдәм, киңәш сорар кешесе дә юк шул аның. Җитмәсә, Александр да әллә кая булды. Инде менә берничә көн бусага атлап керүче бә юк...
Вәкиллеккә барып, хәлен сөйлисе урынга, Хәдичә мендәрләргә капланып елады да елады. Шулай бер көнне, кичкә табан, бераз тынычлана төшкәч, ишек кактылар: ниһаять, Александр пәйда булды.
– Нәрсә, еладың әллә? – Болай да җавабы билгеле соруны биреп торасы бармы... – Елама. Булганы – булган инде. Алга карап яшәргә кирәк!
Шушы минуттан барысы да Александр уйлаганча китте. Һәм икенче көнне, икесе бер урында уянгач, киләчәк турында уйлый башладылар. Хәдичәнең башына бер генә юньле уй да килми. Аның каравы, Александр бары тик дөрес сүзләр генә сөйли, әйтерсең лә барын да алдан белеп тора. Һәм аның сүзләре бит дөрес, хак... Бүтән юл юк та кебек!
Берничә көн эчендә, булган бөтен нәрсәне сатып, акчага әйләндерделәр. Иң кирәклеләре генә калды: кием-салым, Соняның уенчыклары. Хәтта Иванның яраткан кәнәфие дә китте...
– Борчылма. Мәскәүгә кайткач, яңасын алырбыз...
Ниһаять, алар Мәскәүдә! Хәзер үз фатираларында. Тиз арада, ЗАГСка барып гариза да тапшырып кайттылар.
Ә ил буйлап киң адымнар белән үзгәртеп кору чоры бара...
Күп, бик күп күңелсез вакыйгалар булды. Менә, мәсәлән, әти-әниләре Бакуга бару күңелсез хәлләр башлану белән тап килә. Үзбәк телендә җавап бирә алмаган һәркемнең пычакка юлыгуы мөмкин. Шул исәр әҗәл чалгысына эләккәннәрдер, күрәсең. Яталардыр хәзер ниндидер билгесез каберлектә... Кайту белән генәмени, эш табу мөмкин түгел. Җитмәсә, һәркайда кыскарту! Дипломы да юк бит, ичмасам. Ә кабат укуын дәвам итү – уйларлык та түгел, акча төрткәнне көтәләр...
– Нигә сиңа эшләргә? Минем эшләгән җитмимени?
Әйбәт уй кебек тә...
Тагын берничә көннән Хәдичә авырып китте. Чире дә әллә нинди: көч юк, берни эшлисе килми. Шундый вак-төяк белән дәваханәгә дә барырга оят кебек. Бармады. Үтәр әле, дип. Тик менә чир түгел, бөтенләй башка галәмәтләр үтте...
Үзәгенә...
Менә ниһаять алар ЗАГСка барыр көн дә җитте. Барырга кирәк – ә ул урында ята. Шунда Александр кабат егетлек күрсәтте: ЗАГС хезмәткәрләрен өйгә алып килде! Кунак-мазар чакырып тормадылар – Хәдичә авырый ласа, ә аннары кемне генә чакырасың, беркемне дә белмәгәч. Урамга, подъезд алдына да чыкмый бит авыргач. Көннәр әллә ничек боек, күңелсез үтә. Александрны да алыштырдылармыни: бөтенләй икенче кешегә әйләнде, элеккечә ихтыярлы да түгел. Хәдичә гаепне үзеннән эзләде: бәлки, аның игътибары җитенкерәмидер, янәсе. Ә Александр эштән соң кайта башлады, бергә булу минутлары да көннән-көн сирәгәя барды...
Тагын берничә көннән, нәкъ төшке аш алдыннан, ишек шакыдылар. Юк, шакыдылар дип әйтү аз, ишекне дөбердәтә башладылар. Ут чыккан, диярсең! Ачмый, нишлисең... Ә анда – сумка, чемоданнар белән бөтенләй чит кешеләр.
– Кем сез?
– Нишлисез безнең өйдә?
Тагын әллә күпме шундый сүзләр. Берсеннән берсе авыррак. Һәр сүз саен Хәдичә үзен начаррак тоя, бәләкәйләнеп, тузан бөртегенә әйләнгән кебек тоя барды. Александр кайтып кергәндә ул инде аңларлык та, ни булса да әйтер хәлдә дә түгел иде инде. Күз аллары караңгы, бөтен дөнья әйләнә кебек. Начар төш, диярсең. Менә хәзер уяныр да, барысы да үтеп китәр кебек. Бар да яхшы булыр кебек...
Тик бу төш түгел иде. Барысы да чынбарлыкта. Өметләнеп, күзләрен ничек кенә чытырдатып йомып карамасын, бар да үзгәрешсез. Бу – чынбарлык.
Александр:
– Мин барысын да ачыклыйм, монда ниндидер аңлашылмаучанлык! – дип, тизрәк чыгып югалу ягын карады. Һәм кабат күренмәде...
Соңрак монда, бу фатирда аның бер генә документы да, киемнәре, әйберләре дә юклыгы ачыкланды. Ул барын да белеп, алдан ук хәстәрлек күргән. Хәдичә, үзенең гадилеге белән, аңа тулысынча ышануы сәбәпле, игътибар да итмәгән. Беркөн, курткасын сорагач та:
– Химчисткага бирдем... – диюенә дә аптырамаган иде.
Ә ул көннән соң авыруы көчәйде, игътибары бөтенләй бетте.
Фатирны ул сатып алмаган, үзе кебек үк ялган кәсеп белән шөгыльләнүчеләр аша, Хәдичәне таланган фатирга урнаштырган. Бәлки, үзе дә шулар рәтеннәндер.
Милиция килеп, Хәдичәне гаепле дип тапты, протокол төзеп, беркая да китмәскә, дигән имза куйдырып, урамга чыгарып җибәрдләр.
Кая гына китсен инде ул? Барыр җире бармыни? Әти-әнисе юкка чыкты, дус-танышлары юк.
Әнә шулай итеп, Хәдичә, дүрт яшьлек Сонечка һәм бөтенләй буш диярлек соңгы чемоданы белән, бер тиенсез урамда торып калды.
***
...Салкын октябрь таңында ирле-хатынлы бер пар эшкә китеп бара. Тирә-як тып-тын. Чак ишетелерлек кыштырдап, онытканда бер яфрак килеп төшә, аяк астында бутала. Кайдадыр еракта, берничә йорт аркылы зур урамда машиналар чаба. Ә монда, балалар мәйданчыгындагы кечкенә уенчык йортта ул тавышлар ишетелми. Шушы тынлык аша әлеге пар ишетеп кала да инде туңып барган, хәлсезләнгән Сонечканың, хәрәкәтсез яткан әнисенә сыенып, үксеп-үксеп елаганын.
Бәхеткә, “Ашыгыч ярдәм” машинасы тиз килеп җитә. Инде больницада, аңына килгәч, канында нәрсә табылганын белгәч, авып китә язды Хәдичә. Александр аны әкренләп агулаган. Бераз гына соңласалар... Инде соң булган булыр иде.
– Кызым, минем кызыкаем кая?
– Монда ул, монда. Әле яңа күзләрен йомып, йоклап китте. Кулларыгазны ычкындырмады да кулыннан.
Янәшәдәге кушеткада йомгак кебек йомарланып, тыныч кына Сонечка мышнап йоклый иде. Әнисенең тавышын ишетүгә, шунда ук сикереп торды:
– Әнекәем!..
– Монда мин, кызым...
Мизгел эчендә бала әни куенына чумды да, шунда ук татлы йокыга да талды. Әни канат астыннан да назлы ни бар бу дөньяда...
***
...Юлны берникадәр кыскартмакчы булып, турыга чыгарга булдым. Әмма мин үтәсе күпер сүтелгән булып чыкты. Ремонт башлаганнар, тик бетмәгән. Карта буенча сулдарак, урман артындагы калкулыкта авыл булырга тиеш. Бәлки, әйтер берәрсе, юл бардыр бит инде!
Авыл башында ук колонкадан су алучы монашка күренде.
– Апа, гафу итегез! Юл күрсәтмәссезме?
Миңа табан борылуга, телсез калдым: шундый чибәрлек... Хан кызларың бер якта торсын... Чынлап, телеңне йотарсың...
– Кая?
Нәрсә булды соң минем белән, ә? Телем тыңламый...
– Кая бара торган юлны сорадыгыз?
Шунда гына, күз карашымны янәшәсендәге кулларына кечкенә чиләкләр тоткан кыз балага күчергәч кенә, айнып киткәндәй булдым.
– Анда... Күпер юк... Урау юлны күрәтмәссезме?
– Мин үзем юл йөрмим, шуңа да юлларны бик белмим. Хәзер менә күрше кайтырга тиеш – ул аңлата ала...
– Тиздәнме?
– Каян гына беләсең инде, тиздән төшке аш бит, кайтыр инде. Ә сез безгә керегез. Чәй эчеп чыгарсыз. Менә шатланачак минем хуҗабикәм!
– Бәй, сез...
– Әби карыйм. Ятып кына тора бит. Ә сөйләшергә ярата, тик менә беркем юк. Шат булачак!
Әби чыннан да шундый булып чыкты: 15 минут эчендә миннән әллә нәрсәләр сорап өлгерде. Үзе дә күп нәрсәне аңлатты. Әле генә сөйләп үткән язмыш тарихын мин сезгә шул әңгәмәгә таянып бәян итәм.
***
– Авыр. Ай, нинди авыр язмыш эләккән бу балага... – дип сүз башлады әбекәй, Хәдичә ишектән чыгуга. – Күпме сынау бер башка! Менә, Ванечка – улым минем, зур кеше хәзер Мәскәүдә. Следствие начальнигы. Ярдәм итәм, диде. Инде паспорт та алып дирде, укуын дәвам итү турында да белеште. Әйдә, кал әле беразга, китәргә ашыкмасаң, кичкә кайтам дигән иде, үзең күрерсең. Әйбәт кеше ул. Син дә, нәрсәң беләндер минем улыма охшагансың...
Әби көлеп җибәрде. Аның күзләрендәге шатлык очкыннарын күрү әйтеп бетергесез ләззәт тараткандай тоела.
Кич җитүгә капка төбенә машина туктаган тавышка:
– Ванечкам кайтты! – дип, балкып ук китте. Азрак күтәрелде дә: – Ярдәм ит әле чак кына, улымны сөендерик! – дип, торып ук утырды.
Ә Иван кергәндә, инде миңа таянып торып та баскан иде инде.
– Әнием! Син басып торасың! Нинди бәхет!
– Хәдичәң алтын синең, аның тырышлыгы...
– Ходай үзе җибәргәндер...
***
...Учак янында вакыт узганын сизми дә калганбыз. Әбиебез җыелмалы кәнәфидә саф һавада тәмле итеп йоклап китте. Соня гына безнең янда сикергәләп, учактан күтәрелгән очкыннарның йолдызларга омтылуын әле озак күзәтеп йөгергәләде. Аннан соң, инде арып-алҗып, әнисе янына гамакка барып ятты да, сыенып, татлы йокыга талды. Ниһаять, бәхетле төшләр күрәдер бу бала, дигән уй башыма килде кебек шул мизгелдә...
Александр – чынлыкта Александр түгел, махинацияләре белән нык танылган Искәндәр булып чыккан. Үзгәртеп кору чорында үзе кебекләрне оештырып, ялган, афёралар белән дә, альфонс буларак та танылу алган җинаятьче. Ул пычрак эшләрен берүзе түгел, гел үзе кебекләргә таянып башкарган. Тик,барыбер, кырын эш кырык елдан да беленә, барыбер очы чыга. Чираттагы табышны бүлә алмый, ызгыш чыга. Пычакка барып җитәләр. Нәтиҗәсе – ике мәет. Берсе – Искәндәр. Теге вакытта Кытайга да ул очраклы эләкмәгән. Челнок-хатынга йөк ташучы булып ялланган булган. Тегесе нидер аңлагач, ызгыш чыккан. Нәтиҗәдә, Искәндәр аны... Ә кабат иреккә чыгуына – акча да юк, товар да, Искәндәр дә.
Шулчак очрашалар да инде Иван белән. Яхшы белгеч буларак, Иван хакыйкатьне тиз төшенә, тик моны аңлап, Александр авария ясап өлгерә. Нәтиҗәдә, үч тә ала, Хәдичәне дә талый. Өстәвенә, аны, Хәдичәне, гаепле дә ясамак була. Белмим, нәрсә булып беткән булыр иде, әгәр бу, икенче Иван очрамаса. Больницага, сорау алырга, нәкъ аны җибәргән булалар да инде.
Хәдичәнең гаепсезлеге шунда ук билгеле була. Тик барыбер күп нәрсәне ачыклыйсы бар әле, дип Иван тагын килә. Җинаятьченең хәйләкәрлеген белгәнлектән, нинди генә вак булмасын, аны һәр дәлил кызыксындыра. Әнә шулай эзенә төшә дә инде ул Искәндәр-Александрның.
– Ә бит мин аңа беренче караштан ук гашыйк булдым. Хезмәт кануннары гына ирек бирмәде йөрәгемне ачарга. Менә, җинаять эшен ябу белән хисләремне әйтәм.
Ишетепме, төшендәме, Хәдичә елагандай тавыш чыгарып алды...
Иван сак кына торды да, гамак янына килде. Кадерләп, аны чәчләреннән сыйпады. Аннары тагын да саграк, сизелер-сизелмәс итеп кенә, үбеп алды.
– Сезне бүтән беркем дә кыерсытмаячак. Офицер сүзе бирәм...
Иванның күзендә яшь бөртеге җемелдәде.
Учак яктысында ул энҗедәй ялтырап, мизгелгә бар дөньяны яктыртып алгандай тоелды. Юк, дөньяны гына түгел, бар галәмне!
Мин озак көттем бу сорауны бирергә, һәм, ниһаять:
– Ә ничек монда китерә алдың аларны? 500 чакрым бит Мәскәүдән...
– Шаһитлар саклау программасына таянып... Өстәвенә, нәкъ шул көннәрдә әниемне дә больницадан чыгардылар. Инсульттан соң аңа да саф һава, яхшы карау кирәк. Күрәсең, язмыш үзе шулай кушкандыр инде... Хәдичә риза булды. Күршем – элекке спецназ... Аңа да эш, ни дисәң дә... Чын эше була гына күрмәсен инде...
– “Әҗәл күргән – тынычлыкны сөяр...”
– Ни дисең?
– Минем бер инструкторым еш кабатлый иде бу сүзләрне...
– Таныш сүзләр. Күрәсең, күпләрне өйрәткәндер...
– Дөнья тынычлыгы офицер намусына таяна шул!
...Учак инде сүрелгән. Көнчыгыш офыгында чак беленеп таң сызылып килә. Менә, июнь аеның кып-кыска төне үтеп тә китте.
Әллә ничек, үзем дә сизмәстән, башымда уй чагылып үтте:
– Ходаем, мин шулкадәр телим тынычлыкны! Кыл шулай, шакымасын кайгы бүтән бу ишекне...
***
– Ә ничек соң бәллүр шар?
– Ул шар һәрчак минем белән...
Хәдичә Соняны күкрәгенә кысты. Кызның кулларында гади генә кысада инде саргая башлаган фотосурәт. Фотосурәттә – нәни Соняны күтәргән Иван белән Хәдичән. Кремль каршында төшкәннәр. Шундый яшьләр, шат йөзләре, бөтен дөньяны балкытып, сихри яктылык, нур чәчә кебек.
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды.)
Читайте нас: