Авылыбызны өч яктан урманнар уратып алган. Бер ягында – Агыйдел елгасы тугае. Тугайга төшә торган ягы текә тау. Көязе елгасы шушы тауны тирән ярлар ясап икегә бүлеп тугайга ага. Шушы елга битләвен техника белән сөзәкләтеп болынга юл салынган. Ат беләнме, машина беләнме бары тик шул юлдан гына тугайга төшеп була. Көтү дә шуннан төшеп-менеп йөри. Мал дүрт аяклы бит. Кайбер сыерлар текә тау буйлап үзләре генә белгән сукмаклар ясап, көтүдән иртәрәк качып кайталар. Шулар арасында безнең “Йолдыз” кушаматлы сыерыбыз да бар. Бозауларны иртән яланга бәйләмичә генә чыгарабыз, чөнки чебен-черкигә чыдый алмыйлар. Кайсы көнне бергә кушылып та куялар.
Шулай бер көнне бозауны иртәрәк алып кайтыйм дисәм, каршыдагы басуда бозауларның сыерлар белән бергә йөргәннәрен күреп алдым. Тәки әниләрен эзләп тапканнар бит. Аягыма галуш кына эләктереп, каршыларына йөгердем. Тау якка елга кичеп чыгарга кирәк. Ярый әле кемдер, рәхмәт төшкере, ике юан зирекне егып басма салып куйган. Сөзәк ярдан өскә күтәрелсәм, әллә ярты көтү кукуруз басуында йөри. Никтер бу басуда бик сирәк чыккан иде кукуруз. Әзрәк өскә күтәрелгәч, сыерларым да күренделәр. Бозавы да шунда. Сыерлар бик сәер күренделәр күземә. Рәхәтләнеп ашамыйлар. Шомраеп басканнар да, басу уртасында куе булып үскән гөлҗимеш куакларына таба карап торалар.
Мин: “Йолдыз, әйдә, әйдә”, – дип чакыруга, барысы да дәррәү кубып, миңа таба чабып килә башладылар. Әнекәйгенәм, әллә котырганнар инде болар, дип уйларга өлгермәдем, койрык чәнчеп чапкан маллар янымнан ялт итеп узып та киттеләр. Шулвакыт сирәк кенә үскән кукуруза арасында, өч шәүлә күренде. Ике бәләкәй һәм бер зур эт бугай. Малларны шулар куркыткан икән. Хуҗасыз этләр теләсә кайда йөриләр шул.Тик бераздан гына аларның эткә охшамаганлыкларын шәйләп алдым. Куркуымнан тыным кысылды – бүреләр бит болар...
Менә шулчак җан көчемә кычкырып җибәрдем. Кешеләрдән берәрсе ишетә калса, исәрләнгән бит бу дип уйларлар иде. Кычкыра-кычкыра, бар көчемә сыерлар артыннан элдердем, галушларымның төшеп калганын да сизмәгәнмен. Мин елга буена килеп җиткәндә сыерларым елга кичеп тау башына менеп җиткәннәр, мине күзәтеп торалар иде инде. Ә бүреләр мин кычкыра башлагач туктап калгандай булдылар. Аны-моны карап тормыйча, йөгерүемне дәвам иттем.
Кайтып өйдәгеләргә сөйләгәч, миннән кычкырып көләләр, ышанмыйлар. Ул арада караңгы да төшә башлады. Галушларымны икенче көнне иптәшем белән бергә барып алдык. Басу аркылы үткән комлы юлда бүре эзләре аерымачык ярылып ята иде. Шушы хәлдән соң бер-ике көн узуга, күрше авылда бүреләрнең ике бозауны бугазлаганнары ишетелде. Бу елны кыргый җәнлекләр кешеләргә бик якын килделәр. Хәтта аюларның умарталыкларга килеп чыгып, бал белән сыйланганнары ишетелде. Бер дә юкка түгел инде. Ул елны югары көчергәнешле электр линиясе үткәрү өчен, калын урманны ярып агачларны кисеп чыктылар. Җәй буе урманда кешеләр авазы, техника тавышы тукталмады. Шунлыктан кыргый хайваннарның яшәү мохите үзгәрде, дип уйлыйм. Табигать җанлы бит ул, һәр үзгәрешкә үзенчә җавап кайтара, кешелек дөньясын кисәтә...
(Автор орфографиясе сакланды.)