Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 октябрь 2019, 21:46

Үзбәк итеннән аш

Ашар вакыт җиткәч, кухняга дежур офицер килеп казанны ачып тәмләп карый һәм кеше сөяге тартып чыгара.

Хәрби хезмәттә мин дә булдым. Совет чорындагы бабайчылык, бәлки, бүгенге белән чагыштырганда башкачарак булгандыр. Хезмәтнең беренче ярты елында “дух”, ягъни “өрәк” булып йөрисең. Ярты елың узгач, “молодой”лар – “яшьләр” сафына кабул итәләр. Аннан “бабай”, хезмәтнең соңгы ярты елында “дембель” рәхәтен күрәсең. Ул бүленешләр үзенә күрә тәрбия формасы иде. “Яшьләр” “өрәкләр”не өйрәтә, үзләре “бабайлар”дан “сабак” ала. Дөрес, өлкәннәрнең яшьләрне үзләренә хезмәт иттерү очраклары да булды. Ләкин суицид, ягъни кул салу, хезмәттәшләрен атып үтерү чигенә җитүчеләр булмады диярлек. Дөрес, бер дустым сөйләгән вакыйга һаман истә. Аларның частендә солдат кухнясында үзбәк солдатлары ашарга пешергән. Кухняга нарядка килгән яшьләрне бер үзбәк пешекче бик җәфалый торган булган. Бервакыт карасалар, үзбәк солдатларга аш пешерә торган казанда су җылытып шунда үзенчә моңлана-моңлана юынып утыра икән. Аннан җәфа шулпасы чөмергән яшьләр йөгереп барып казан капкачын ябып, утны көчәйтеп җибәргәннәр. Ашар вакыт җиткәч, кухняга дежур офицер килеп казанны ачып тәмләп карый һәм кеше сөяге тартып чыгара.
Мондый хәлләр сирәк булгандыр. Бүген җиңелрәк, элекке кебек ике ел хезмәт итәсе дә юк кебек. Ләкин бабайчылык һаман яши. Ул бүген акча таптыру, рухи изү рәвешен алды булса кирәк. Югары җитәкчелек мондый хәлләрнең сәбәпләрен ачыклап, системаны төзәтү урынына бу хәлгә тарыган кешеләрне гаепләү белән шөгыльләнә.
Байкал артында хезмәт иткән Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе уңаеннан аның һәм мәрхүмнәрнең гаиләләренә Аллаһ ярдәм бирсен.
Читайте нас: