Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 октябрь 2019, 16:03

Зилә МӨХӘММӘТОВА. Елама!

...«Ирина, зинһар, ач әле» дигән ир-ат тавышы ишетелде. Хатын, танышларын күңеленнән барлый-барлый, ишеккә сөялде. Шуннан: «Кем соң син?» – дип сорады. «Бу мин, Әнгам», – дигән сүзләрне ишеткәч, йөрәге сугарга тотынды, һәм ул: «Көтеп тор, хәзер», – дип, көч-хәл белән әйтә алды...

Ирина савыт-саба юа иде. Ишектә кеше барлыгын белгәч, ачарга юнәлде. Башта кем барлыгын сорады. «Ирина, зинһар, ач әле» дигән ир-ат тавышы ишетелде. Үзе таныш та шикелле. Хатын, танышларын күңеленнән барлый-барлый, ишеккә сөялде. Шуннан: «Кем соң син?» – дип сорады. «Бу мин, Әнгам», – дигән сүзләрне ишеткәч, йөрәге сугарга тотынды, һәм ул: «Көтеп тор, хәзер», – дип, көч-хәл белән әйтә алды, аннары кухняга атлады. Киштәдән корвалол алып, сулы стаканга тамызып эчкәч, ишеккә таба китте.
Әнгамны күрмәгәненә – унҗиде ел, кабат очрашмабыз, дип уйлый иде. Исенә төшкәндә дә әллә ни борчылмаска, фоторәсемнәрне дә тыныч кына карарга гадәтләнгән иде. Әле исә, бик нык үзгәрдеме икән, дигән кызыксыну өстенлек алды. Моннан унҗиде ел элек Әнгам соры күзле, кара чәчле һәм кап-кара кашлы 35 яшьлек күкрәп торган, гайрәтле ир иде. Ныкчым гәүдәле, күзләре һәрчак көлеп торыр... Шундый Әнгамны күрермен дигән уй белән ишекне ачты Ирина һәм... аптырашта калды. Аның алдында бик ябык, пычрак һәм гәүдәсе бөкрәя төшкән, үзенә бик иркен булып торган иске киемдәге 65 яшьләрдәге карт басып тора иде.
– Әйе, Әнгам мин, Әнгам Сәлихов. Әллә танымыйсыңмы? – дип ашыгып сорады карт һәм, япмасын тагын дигәндәй, аягын тупсага куйды.
Менә шушы таныш хәрәкәте һәм төссезләнгән соры күзләренә карап кына, Ирина элекке ирен таныды.
Бер якка тайпылып Әнгамне эчкә үткәрде дә, ишекне бикләп, үзе дә бүлмәгә узды. Әнгам исә, басарга кыймагандай, келәм алдында тукталып калган, “һаман шул икән, хәтта аяк киемен дә салмады”, – дип уйлап куйды хатын һәм аның аякларына күз салды. Ирнең аякларында кайчандыр кызыл булса да, пычранып соры төскә кергән, ашалып беткән хатын-кыз чүәкләре иде. Носки дигәне бөтенләй юк.
– Чүәкләреңне сал, – диде хатын һәм шкафны ачты. Түбәнге киштәдән чиста носки алып бирде. Ирнең аяклары зур түгел, һәрчак 38 үлчәмлесен киде. Ирина шуңа гаҗәпләнә иде. – Мә, ки, кыш җитеп килә, нигә носкисыз йөрисең?
Ирнең өс-башына күз салгач, аның күптән юынмаганлыгын, өс киемнәрен дә алыштырмаганын аңлады ул. Ирина үзе чисталык ярата. Ире эштән кайткач өс киемнәрен алыштырмаса, ваннада юынмаса, һәрчак ачулана торган иде. Бу юлы да аның каушап калуын аңлады һәм, шкафны ачып, сөлге белән халат алып бирде, һәм ваннага таба ымлады. Үзе, кухняга кереп, чәй куйды, калган савыт-сабасын юарга тотынды...
Үзен иркен тотарга кыймаса да, Әнгам ваннадан чыккач, кухняда кабаланмыйча гына чәй эчәргә утырды, тәлинкәгә кисеп куйган колбаса, сыр һәм икмәктән авыз итте.
Корвалолның файдасы тигәндерме, әллә үзен кулга алыптырмы, Ирина тынычлана төште. Берни дә сөйләмәскә, бәлки элекке ирен – Җәмиләсенең әтисен тыңларга булды.
– Сиңа килеп керүемә гаҗәпләнмә, Ирина. Хәзер барыр җирем калмады, – диде ул, ниһаять, чәен эчеп туйгач. – Хатыным белән аерылыштык, хәзер үзебезнең теге дачада яшим, ул минеке иде бит. Безнең предприятиене моннан ике ел элек тараттылар, эшсез калдым. Ике елны тартып-сузып үткәрдем дә бит, хатын куып чыгарды, фатир аныкы. Балалар да аныкы инде. Ярый әле дача үземнеке. Шунда көн күрәм. Җәйге чорда хәзерләнгән кадәресен сатып бетердем, әле ашарга да калмады, суытты да.
Әнгамнең хәл-вакыйгаларга бик тиз яраклаша белүенә Ирина һәрчак таң кала иде. Шофер булып эшләде ул. Үткер булганлыктан, башкалар белән бик тиз уртак тел таба, әңгәмәдәшенең кәефен сизеп, кеше күңеленең үзенә кирәкле кылларына кагыла белә иде.
Әле дә хатынның әдәпле булуыннан файдаланырга тели, күрәсең. Аннары, Иринаның кайчандыр үзен өзелеп сөюен дә онытмагандыр. Әйе, кайчандыр Ирина аны бөтен барлыгы белән бирелеп ярата иде шул. Бүген Ирина дәшми – менә бу Әнгамны уйландырды. Ул, савыт-сабаны җыеп, югыч янына юнәлде. Әмма хатын түзмәде, тешен кысып урыннан күтәрелде һәм аның кулындагы савытларны алып, юарга куйды. Шуннан ваннага юнәлде, ишеген ачкач, ирнең салган кием-салымын таска җебетергә куюын күрде. Нәкъ Ирина өйрәткәнчә эшләгән икән. Хатын көлемсерәде, әмма дәшмәде. Урындык алып, антресольгә таба китте. Шуннан бер төен алды да, Әнгам алдына идәнгә куйды. Төендә унҗиде ел элек калдырган киемнәр – трусигы-майкасы, күлмәге, эш киемнәре, носки, аяк киемнәре.
Әнгам ваннадан чиста киемнәрен киеп чыккач, хатынга күтәрелеп карарга кыймады. Карашы идәнгә төбәлгән иде. Ишек тебендә күптән таныш иске чемоданы тора – шушы чемоданы белән Ирина яшәгән бер бүлмәле фатирга килеп кергән иде бит ул. Аның эчендә буйдак чагындагы кирәк-ярагы тутырылган. Мангышлакта эшләгәндә Әнгам акчаны каерып алды, саранланып тормады, уңга-сулга туздырды. Дуслары күп булды, аның исәбенә яшәргә теләүчеләр җитәрлек иде. Ә бу ике бүлмәле фатирын Ирина соңрак – Җәмиләсе белән ялгызы торып калгач алды.
Әнгам барысын да аңлады. Чемоданын күтәргән килеш, ишек янында басып торды, фәкать шунда гына һаман үзе генә сөйләвен анлады.
– Бер сүз булса да әйтер идең я тиргә инде, – дип, ялварулы карашын хатынга төбәде Әнгам.
– Нигә?
Икесенең арасында никадәр зур аерма булуын ир шунда гына аңлады, ахры. Ә бит хатын аннан нибары өч яшькә генә кече. Иллесе тулмаган. Яше барса да, гәүдәсе берникадәр тулылана төшүенә карамастан, зифа сынлы һәм хатыннарда 40 яшьтән соң була торган матурлыгы белән күңелне әсир итәрлек иде. Йөзе игътибарны җәлеп итәрлек, ачык һәм туры карашлы. Кыска итеп киселгән чәчләре үз төсендә, дулкынланып төшеп, маңгаена, колакларына ятып тора. Башын горур тота. Пөхтә күлмәге үзенә килешеп тора, гәүдәсенең һич артык җире юк, тик аяклары гына бераз юаная төшкәндәй.
Авыр сулап, Әнгам ишекне ачты һәм подъездга атлады. Аның артыннан ишекнең йомшак кына ябылганы ишетелде.
Ул арада телефон шылтырады. Мәскәүдә укучы кызы дәшә икән.
– Good evening my dear mummy! How do you do?
– Very well? My dear daughter, very wel? O,key…
Бүген алар инглиз телендә сөйләшә. Ә икенче юлы әңгәмәләре французча булыр. Ә аннары немец телендә сөйләшерләр. Тик бу юлы Ирина татарчага күчкәнен үзе дә сизми калды:
– Яңа гына әтиең биредә булып китте. Җәмиләкәй, мин бик арыдым.
– Әнием, нәрсәләр сөйләде, бернинди начарлык та булмагандыр ич? – дип борчылып сорады кызы.
– Юк. Ул бик картайган, бәхетсез. Ваннада юынып, өс киемнәрен алыштырып чыкты.
– Әгәр тагын килсә? Ул чагында нишләрсең?
– Белмим.
– Ә теге гаиләсе белән ничек булып беткән?
– Дачада яши икән. Хатыны куып чыгарган. Эшсез.
– Әйе, бу турыда уйлап җиткермәгәнмен, – дип куйды кызы.
– Ярый инде, аңа ничек ярдәм итү турында уйлармын әле. Тагын килер ул, ваннада киемнәре дә калды.
Ирина, кызы белән сөйләшеп беткәч, ахирәтенең төзелеш конторасына җитәкчелек итүче ирен хәтеренә төшерде, һәм аңа шалтыратып карарга булды. Дуслары башта: "Танышларыңны оныттың", – дип шелтәләделәр дә, кайсы көнне, сәгать ничәдә очрашу турында сүз куештылар.
Ирина алардан Әнгамгә ярдәм итүләрен сорады. Өч көннән шалтыратырбыз диделәр. Икенче көнне дәштеләр дә.
Шалтыратучы ир-егет аны сәламләде дә: "Менә бит ничек. Ярар инде, барысы да дөрес, егылганны кыйнамыйлар. Ирина Вәсфиевна, сезне саф күңелле булганыгыз өчен яратам. Сезнең хакка гына, берәр нәрсә уйларбыз. Көтегез" – дип, трубканы куйды. Тагын бер көн үтүгә яңадан шалтыратты: "Бәхете бар икән. Яңа гына берәү эштән китте. Килсен, минем контораның кайдалыгын беләдер",– диде.
Аннан соң ике көн үтүгә, Әнгам килеп керде. Ирина ишек ачты да, юып киптерелгән өс киемнәре салынган төенчекне һәм язуны сузды. Кәгазьдә адрес һәм "Сине эшкә алачаклар" дигән сүзләр генә язылган иде. Әйберләрне биргәч, бер сүз дә әйтмәде, ишекне япты.
Әнгам аннан соң да байтак басып торды. Ирина да ишектәге күзчек аша аны карап торды.
Теге көнне ул йоклый алмады шул. Хәтер йомгагын сүтте. Ничек танышуларын, очрашып йөрүләрен, өйләнешкән көннәрен, Җәмиләнең тууын исенә төшерде. Әнгамнең авария ясап, төрмәгә утыруын күз алдына китерде. Өч ел буена барып йөрде. Укытучы иде, аз гына хезмәт хакыннан да өлеш чыгарып, посылкалар сала иде. Әнә шул көннәрдә, ник элек акча җыя бармаганмын, дип, үзен битәрләүләре исенә төште. Нәни кызын дусларына калдырып, төрмәгә иренең хәлен белергә бара иде. Ә ул кайткач, ярты ел буена төрле дарулар юнәтеп дәвалады – ашказаны җәрәхәте ачылган иде. Даруның яхшыларын, чит илдә эшләнгәннәрен, азык-төлекне дә диета буенча гына сатып алды. Аннары танышлары аша эшкә урнаштырды. Әнгам дип кенә яшәде, аяк астында туфрак булырга да әзер иде. Ире рәхәт яшәде, үзен яратканны ярата иде шул.
Аннары фаҗига булган көн исенә төште. Мәктәптә баскычтан беренче катка йөгереп төшеп барганда, үкчәсе эләгеп, аска кадәр тәгәрәде бит. Төп-төз аякларының нинди хәлдә калуын бүген дә тыныч кына хәтерли алмый... Берничә урыннан аяклары сынып, сигез ай буена больницада ятуы, берничә операция үткәрүе куркыныч төш сыман. Көн дә Әнгамны көтте. Әхирәтләре, дуслары гел килеп йөрделәр, Җәмиләне китерделәр. Әнгамың командировкада, диделәр. Аннары, әнисе авырый икән, шунда китте, дип ялганладылар. Ә Әнгам Ирина һушсыз ятканда бер тапкыр гына килгән һәм табиблар белән сөйләшкән. Алар, Иринаның аякларына басуы икеле, инвалид булыр, шуңа әзерлән дигәннәр.
...Кызлары Җәмиләне бакчадан килеп алучы булмагач, тәрбиячесе Ирина эшләгән мәктәпкә хәбәр иткән. Балалар бакчасына йөгереп килеп җиткән ахирәтләре сабыйның кесәсендә фатир ачкычын тапканнар. Өйгә кайтсалар, беркем юк. Кухня өстәлендә кечкенә язу ди: «Миңа гарип хатын кирәкми». Коллегалары, чиратлап, Ирина янына хәл белергә барып йөрделәр. Ирина больницадан чыккач, өйгә алып кайттылар, Әнгам калдырган язуны күрсәттеләр. Ирина култык таякларын караватка сөяп куйды да, сулкылдый-сулкылдый елады. Алты яшьлек Җәмиләсе кечкенә куллары белән аның башыннан сыйпап юатырга тырышты: «Елама, әни, барысын да үзем эшләрмен. Елама». Менә әле дә Ирина кызының шул чактагы сүзләрен хәтерләде, аның җылы учларын тойгандай булды. «Елама». Унҗиде ел буена шушы сүз аларның тормыш девизы булып торды.
Дүртөйле шәһәре.
Читайте нас: