Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 октябрь 2019, 15:54

Ренат НУРЕТДИНОВ. ҖЫЛЫ БУРАН

...Әнисенең: “Аякларың өшемиме, бала-а-м?” – дигән сүзләре томан артыннан гына ишетелеп калды. Калган күренешләр чын йокыдамы, ләззәтләнеп чумган хәтер тирәнлекләрендәме – кайдадыр моңсу яктылыкта күз алдына килеп баса башладылар. ...Менә әнисе аның оекбашларын тартып кидереп куя, калган киемнәрен дөресләп, төймәләрен каптыра...

Туган абыем – Ибраһимның якты истәлегенә…
Кара әле… Кар бураны шулай җылы булыр икән… Куе булып яуган кар бөртекләре биткә тигәнче үк эреп торалар. Буран үзенең җылысын тирә-якка таратырга тырыша, ахры. Тирә-якта агачлар яфраксыз ботакларын иркенләп җәеп җибәрергә әзерләгәннәр, аларга ялан кул белән кагылсаң, җылылык сизәсең. Андый җылылык бигрәк тә электр һәм элемтә-телефон чыбыклары сузылган агач баганаларда аеруча сизелә. Кулың өшесә, аларга терәп алырга була. Әйтергә кирәк, нефть чыгарган урыннарда ул баганалар рәт-рәт булып күп якларга таралганнар: билгеле юнәлешләргә тиешле хәбәрләрне, җитәрлек энергияне туктаусыз илтеп торалар. Аларга аркаңны терәп, хәл җыеп җылынып торырга да була. Җитмәсә, юнәлешне бутамас өчен, маяк ролен дә башкаралар. Нинди генә күз ачкысыз буранда да аларга карап адашмый барасы җиреңә барып җитеп була. Тимерчыбык үткәргечләрдә җил чыгарган музыканы тыңлап бар да бар… Югалмассың.
…Ибраһим, шушы шартларны искә алып, сменасы бетү белән, үзе хезмәтләндергән скважиналар яныннан туры Приют поселогындагы тулай торагына чаңгыда кайтырга карар итте. Туры дисәң дә ара 30 чакрым тирәсе булыр. Иртәнге алтыда торып, сигез сәгать буе физик эш эшләп, берничә нефть скважинасын хезмәтләндергән булуына карамастан, ару да, ераклык та куркытмый. Егерме яшьлек көчле чаңгычы, нефть табу операторы ул. Күптән танылган беренче разрядлы спортчы. Җиденче класста укыганда ук, район күләмендә барлык мәктәпләр арасында гына түгел, шәһәр, поселоклардагы завод-фабрикаларда эшләүче чаңгычылар арасында абсолют чемпион исемен яулаган легендар чаңгычы егет. Менә әле дә күптән түгел аны Башкортстанның «Спартак» ирекле оешмасының җыелма командасы составына алдылар. Горурлык та бар. Ышанычны да акларга теләк зур. Көч һәм дәрт ташып тора. Ниндидер юк-бар чакрымнар нәрсә инде ул. Уйламый да үтәчәк ул аларны.
Бураны барлыгын бар. Булсын – җылы буран бит ул.
Чаңгыда кайтуның төп һәм бердәнбер сәбәбе — тренировка ясау. Чөнки күнегүләр ясау өчен башкача вакыт юк. Атнасына бер генә ял көне – якшәмбе. Алары да спорт яисә башка чаралар белән тулган була. Барысында да катнашырга кирәк. Профессиональ спорт юк чак. Хәтта, чаңгычыга аз гына аерым бер вакыт биреп, әзерләнергә мөмкинчелек ачу турында сүз кузгатырлык түгел. Болай да нефть промыселларында ир-егет җитешми – гүзәл затларыбызны шушы авыр хезмәткә җәлеп итәргә мәҗбүр булган чор.
Ә спорт белән шөгыльләнергә теләк зур. Спорт бит ул – тазалык, патриотлык. Күнегүләрсез булмый. Вакыт табарга кирәк. Эштән кайтышлый ул теләкне үтәү – иң отышлы вариант.
...Икеләнүсез юлга чыга егет. ...Буран җылы бит ул. Ялан җиргә чыккач, азрак көчәя төшә төшүен. Үзенең җылысына спортчыныкын да кушып алып китмәкче була, тынны куырып алгалый, аякка чаба. Кыш көне тиз төшкән караңгылык белән мәкерле килешүгә кереп юлны каплый.
Спортчыны какшатырга тырышкандай, кайчак юнәлешен үзгәртеп куя – каршы исә. Җылы буранның тагын нинди мәкерлекләре бардыр – билгесез. Бу, күренеп торганнары исә, яңа гына спорт мастерлыгына кандидат булган егетне куркыта алмыйлар. Спортчы авырлыкларны җиңәргә тиеш. Җиңәргә өйрәнгән. Юлны атлаучы гына үтә ала. Безнең очракта әле аны зур тизлектә үтәргә дә кирәк. Юкса тренировканың фәтүәсе аз булачак. Тәэсире җитмәячәк.
...Баганалар артыннан баганалар җитез генә артта кала бардылар. Ярты юл чамасы узгач, батырга да ял кирәк, дигәндәй, Ибраһим ял итәргә туктала. Адәм баласын көрәшкә чакырган җил, баганага терәлеп, көчен югалта. Монда ышык. Багана ялгавына утырып ял итәргә була хәзер. Арка, багананың чынмы-ялганмы булган, җылысын тоя. Аяклар кар өеменә күмелгәннәр. Кар җилне үткәрми, аяк киеме эчендәге җылыны саклый. Җил инде туры биткә бәрелә алмый, күзләрне капламый, багананы урап үтәргә мәҗбүр. Көчен югалтып, аз гына бит очларына кагылып, назлап, сыйпап исеп үтә.
Арыган битне иркәләп шуып китә. Тәнгә сихәт өсти кебек. Тәнне оета, тынычландыра. Аңны томаландыра. Нинди сихри назлы җил бу.
...Юк, җил түгел бу. Бу, Ибраһимның әнисе Хәлимәнең, туктаусыз эшләп кытыршыланган, шулай да дөньяда иң йомшак булып калган кулларының ягымлы кагылуы икән. Инде болай да йомылырга торган күзләр шушы назлардан тәмам йокыга китеп беттеләр дияргә ярый. Әнисенең: “Аякларың өшемиме, бала-а-м?” – дигән сүзләре томан артыннан гына ишетелеп калды. Калган күренешләр чын йокыдамы, ләззәтләнеп чумган хәтер тирәнлекләрендәме – кайдадыр моңсу яктылыкта күз алдына килеп баса башладылар. ...Менә әнисе аның оекбашларын тартып кидереп куя, калган киемнәрен дөресләп, төймәләрен каптыра. Педагогик түгел, бәлкем бөтенләй урта белеме дә булмаган ана, баласына саф һаваның, азак килеп физкультураның ничек кирәк икәнен аңлап, 3-4 яшьлек сабыйга — төпсез ыштан белән генә урамга чыгарга яраган балага – чаңгы шуарга рөхсәт итә. ...Тышта җил тизрәк исә башлыймы, җылы буран тагын ниндидер мәкерлекләр уйлап чыгарамы, Ибраһимның күз алдында күренешләр тизләнәләр, ләкин мәгънәләрен, бәйләнешләрен, башка төш күрүдәге кебек, югалтмыйлар. Гаҗәп, нинди кызыклы да, шөбһәле дә вакыйгалар тезмәсе...
...Яңа гына әле төпсез ыштан киеп чыккан Ибрай үзеннән зуррак малайлардан узып, биегрәккә менеп, таудан очып шуып төшә иде. Ах, ул мизгелләр! Үзеңне зур малай итеп сизәсең. Өшегәнең сизелми. Яшь балада беренче кат җиңү хисе туа. Икенче карасаң, ул инде 7 нче класс укучысы. Үскән егет. Спортта зур казанышлар килеп өлгергән. Бик яшь булуына карамастан, хәзер мәктәп чемпионы гына түгел, бөтен район күләмендә мәктәпләр һәм предприятиеләр арасында ярышларда абсолют чемпион исемен яулый. Легендар спортчыга әйләнә. Хәзер күпләр белә. Кемдер русчалатып Игорь яисә Игорек дип, кемдер үз исеме – аны Ибраһим дип дәшә. Дусларына гына, һаман, яланаяк йөгергән чакларындагы сыман – Ибрай булып кала. Аңарда “йолдыз” чире беркайчан күренмәячәк. Андый хәлгә туарга урын юк түгел иде. Чөнки спортта гына түгел, укуда да, каллиграфик язуда да мәктәптә алдынгылар рәтендә була. Төсе-бите, гәүдә-килеше – бар да аңа табигатьтән үпкәләмәслек бирелгән. Могҗиза бала. Хәзерге вакыт булса – вундеркиндның ясап куйганы....
...Бигрәк тә спорт маҗараларына бай эпизодлар күз алдыннан әкияттәге кебек үтеп кенә торалар. Әнә, йөгерү буенча барлык ярышларда җиңүче. Урта дистанциядәме, марафондамы – аңа тиңдәш юк. ...Әнә 15 чакрымга чаңгы ярышы бара: 22 нче булып китә – беренче килә; ярышучы – көндәшләр, көнләшүчеләр арасында ыгы-зыгы... Бу хәлнең булуы мөмкин түгел?! Кат-кат судьяларның протоколларын тикшерәләр. Әмма фактларга каршы берни эшләп булмый!
...Күп эпизодлар күз алдыннан үтәләр. Ә “җылы буран” – “елан буран”, “буар елан” кебек кеше гомерен акрынлап кысып, аның хәтер капчыгыннан истәлекләрен чыгарып хуҗасына: “Менә күреп кал эшләреңне”, – дигән кебек кылана. Җылы булса да, буран буран булып кала. Күз ачырмаслык көчкә әверелергә мөмкин. Бөтен биографияңне язып, нокта куярга күп сорамас. Кара эшен эшләргә комачаулаучы күренми. Батыр аңа карты көрәшә алмый – тирән йокыда ул...
Ул төшендә һаман спорт белән шөгыльләнә. Эшендә дә уңышлар яулый, ике яктан да мактау кәгазьләре юеш кар булып явалар, битләргә, күкрәккә килеп ябышалар. Республика күләмендәге ярышлар узышлы үтәләр, “Хезмәт алдынгысы” дигән исеме дә бар икән. Тирә-якта күп дуслар йөреп тора. ...Тик алар нигәдер эндәшмиләр. Йөзләре моңсу. Эндәшсәләр, Ибраһимга ишетелмәс дип уйлыйлармы? Нигәдер әнисенең дә, кечкенә чакта урамнан кергәч: ’’Өшемәдеңме, балам, аякларыңа кар кермәдеме, битләрең туңмадымы?” – кебек сүзләре ишетелми. Үзе дә нигәдер күренми...
...Җылы буран шатлана. Кара эшен дәвам итә, акрынлап кешенең җылысын үзенә суыра. Җылы булса ни – кешегә миһербанлыгы булмагач. Өермә буранга әйләнгән — кара уйлары батырның аягына уралып, югарыга үрмәлиләр, йөрәккә якынаялар... Батыр аларны сизми, таякларын этеп, тизлеген арттырырга тырыша. Тик тизлек аның саен түбәнәя генә, аяклар нигәдер атларга теләмиләр. Торган саен караңгылык куера, дуслары шанда кереп югалалар. Янында, авылда үскәндә тел үзенә ияреп йөргән яраткан эте Барбос кына торып калган.
Һаман хуҗасы тирәли бөтерелеп йөри. Эт – тугры дус шул. Хуҗасын ташламый. Менә әле дә чокырдан биек үргә үрмәләп менә алмый торган хуҗасына килеп бәрелеп, аңа ярдәм итте. Рәхмәт аңа!
...Ибраһим, ниһаять, тау башына менеп җитте. Өстә якты икән – якты кояш нурлары чагыла. Чаңгычыбыз зур, матур күзләрен якты дөньяга ачып җибәрә. Шунда ул яныннан чынлап та бер соргылт җан иясенең чабып китеп барганын ныклап күреп кала. Аера тына алмый – эт идеме бу, бүреме? Кайсы булса да урынлы. Эт дисәң – авыллар ерак. Бүре дисәң — тешләргә уйламаган. Кайсы булмасын, бәрелеп, туңып барган кеше баласын уятып, үлемнән коткарып киткән!
Ибраһим бу җанварга гомергә рәхмәтле булачак. Әлегә, билгә кадәр туңа язган аякларны яздырырга, атлар хәлгә китерергә кирәк. Ярый әле куллар исән – туңган урыннарны ышкырга була. Тырыша торгач, ул үзен азрак йөрер хәлгә китерә. Акрынлап зур юлга чыга. Машина очрап, кайтып китә.
Җылы буран – елан буран җиңелүен күреп елап кала. Күрәсең, соңрак үч алырмын әле дип уйлагандыр...
...Ибраһимның аякларына зыян тими. Спортын ташламый. Уңышлы эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Шул чорда Советлар Союзында популяр булган Ужгород шәһәрендә үтә торган Бөтенсоюз йөгереш ярышларында уңышлы чыгышлар ясый.
Оренбург өлкәсендә, Тоцкий лагерларында, полк мәктәбендә өйрәнү үткәннән соң аны Польша Халык республикасы җирләрендә хезмәт итергә җибәрәләр. Солдат өчен бу үзенә күрә ышаныч күрсәтү, Совет солдаты кайда да Ватанын саклар, илен мактар, әхлак яктан, хәрби яктан өстен булыр. Шундый ышанычны акларлык егетләрне генә чит җирләргә җибәрәләр.
Ибраһим яхшы хезмәт итә. Зур мәктәп үтә. Бөек Ватан сугышы ветераннарыбызның җиңү яулап, кан коеп үткән юлларын күреп, аларның батырлыкларын ныграк аңлый, горурлана. Урындагы халыкның, азатлык алып килгән Совет солдатларына булган һәм сакланып калган җылы мөнәсәбәтләрен тоеп тирән тәэссоратлар ала. Ягымлы халык булып истә кала поляк кешеләре. Урамда йөгереп килеп пилоткадагы йолдызны сыйпап караган поляк малайларын онытмас ул.
…Менә өч ел хезмәт үтеп тә киткән. Ватан алдында бурыч үтәлгән. Өлкән сержант, хәрби часть командирының “Рәхмәт хатына” лаек булып, туган ягына кайтып төшә.
Хәзер инде яраткан шөгылеңне – нефтче булып яшәвеңне дәвам итәргә була. Ә чаңгылар ничек сагынганнар! Алар күпме вакыт аякларга тагылмаганнар, хуҗасын яхшы атлардан тизрәк итеп йөгертеп уздырмый торганнар. Хезмәт иткән өлкәдә Русиянең карлы таулары юк шул. Чаңгы эзләрсез үткән юллар, чаңгы ярышларсыз үткән еллар азрак моңайтып та куя. Тик тирән борчылырга кирәкмәс. Дөнья бит туктамаган – алга бара. Яшьлек әле дәвам итә. Көч күп, яшәү дәрте гөрләп тора. Яраткан эше, спорты аны түземсезлек белән көтәләр…
Матур тормыш дәвам итә. Ибраһим яраткан кызы белән гаилә корып җибәрә. Алар кулга-кул тотынышып яңа йорт салалар. Төзелеш эше бик җиңел булмаса да, энергиялары ташып торган ике яшь йөрәкнең яшәр өчен җылы оя корулары дөнья авырлыгы итеп кабул ителми. Балкып торган яңа йортны бизәп, гаиләгә тагын нур өстәп, кызлары туа.
…Тик бәхет тигез юлдан гына бара алмыйдыр шул. Аңа, көтмәгәндә каршылыклар, киртәләр очрарга гына тора… Кемгә ни очрый, кем нинди бәла-казага тарый – һәркемнең үз язмышына бәйле буладыр.
…Ибраһимның тормыш иптәше астма чире белән авырып китә. Врачлар кичекмәстән климатны алыштырырга кирәген аңлаталар. Бу киңәш кенә түгел, ә яшәү өчен бердәнбер чара икәнен ассызыклыйлар. Монда аңлатып, яисә яшереп торасы да юк – яшь хатын үзе медицина училищесын беткән белгеч. Яшәү белән шаярырга ярамай. Үзе әле зур тормышка яңа аяк баскан, янында күптән түгел генә тәпи киткән кызы, янында дөньяга килергә әзерләнгән улы бар…
Ике уйлап торырга урын юк. Өч гомерне куркыныч астына куя алмый Ибраһим. Ашыгыч рәвештә юлга чыгырга әзерлек башлана. Яңа салынган йортны, йорт-кураларны калдырып, туганнардан, дуслардан аерылып, Башкорт дәүләт университетының дүртенче курсында читтән торып укуны ташлап китергә туры киләчәк. Нинди генә авыр күренмәсен, бу хәл өч кеше – өч иң якыннарының гомере, тазалыгы белән чагыштырырлык үлчәү түгел.
…Уйлар, уйлар… Аяз көндә яшен суккан кебек булды бу хәбәр. Булды бу хәл. Бар да әйбәт кенә барганда, нидән шундый авырлык килеп туды? Язмышмы бу, ялгышмы. Әллә теге җылы буран – елан буран, көтмәгәндә, үткән еллардагы җиңелүен искә алып үчләшәме? Хәзер ул салкын, буранлы җилләре белән җиңә алмагач, кансыз Хамелеон кебек, йән өшеткеч җиле тунын кайнар комлы, өермәле, чаяннар тулы Урта Азия чапанына алыштырып, яңа һөҗүм башлыймы? ...Уйлар, уйлар… Тормышны яңадан юлга салырга кирәк. Алда ни көткәнен күреп булса иде… Һәрхәлдә җиңел булмаячак.
…Ата-бабаларыңның туып-үскән җире – гүзәл Башкортстаныңны ташлап китү – үзе бер драма – авыр кичереш бит ул. Уйларга кушылып, бабасының, атасының сөйләгәннәре күз алдыннан бүген булган вакыйга кебек йөзеп узалар. Алар кичергән авырлыклар ачыграк төскә керәләр. Аларның хәлләрен, сүзләрен, кичерешләрен тирәнрәк төшенәсең. Алар күченүнең иң авырларын җаннары, тәннәре, изге туфрагыңны кораллы дошманга калдырып китүне аңлатып бетерү генә дә авырлыкның чиксезедер…
…Бабайның ишеткәннәрен, күргәннәрен сөйләүләре буенча Бишенде халкы 1552-1600 еллар тирәсендә Әй елгасы буенда, Башкортостанның урта өлкәләрендә яшәгәннәр. Күбрәк вакыт күченеп йөргәннәр. 1600 елларда яшәү рәвешләренә үзгәрешләр керә башлаган. Күчмә халык булып та, мал асрап та, иген игеп тә көн күргәннәр.
Кыш чыгу Казахстанның Актүбә буенда узганы хәтердә калган. Яз көне Әй елгасы буйларына, җәйләүләргә кире юнәлгәннәр. Тора-бара бу җирләрдә башкортлар, урыслар, мишәрләр, болгарлар күпләп бер урында төпләнеп, торып кала башлаганнар. Иген игеү алга киткән. Җир хуҗалары барлыкка килгән. Җәйләүләрдә йөрү мөмкинлекләре кысылган. Урыс алпавытлары, морзалар да бабаларыбызныы җирләреннән кысрыклап чыгара башлаганнар. Картлар үзләрен Әй, Кызаш башкортлары дип, туган җирдән китүдән дә авыр нәрсә юк дип сөйләүдән туктамаганнар.
Билгеле, бабайлар төрле ысуллар кулланып, җирләрен бирмәскә тырышып караганнар… Ләкин көч алар ягында булмаган. Җир өчен көрәш буатлар буе каты, кырыс, канлы булган. Чит алпавытларны үз җирләренә кертмәскә тырышып, урыс патшасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итергә уйлаганнар. Һәр ырудан, гаиләдән патшага бүләк итеп яхшы атлар, алтын-көмеш җыеп, берничә кешедән торган төркем – делегацияны юлга озатканнар.
Патшадан яклау вәгъдәсе килеренә ышанып, халык көтеп калган. Бик озак көткәннәр. Күпме вакыт үткәнен, юлбашчының исемен беркем дә хәтердә калдырмаган. Елъязмалар, документлар юк. Озатып калучылар да күптән бакыйлыкка күчкән. Шунысы гына билгеле – ни сәбәптәндер төркем кире әйләнеп кайтмаган. Киресенчә, озак вакытлардан соң, ниндидер кораллы чит кешеләр килеп, бабайларны торган җирләренән куып чыгарганнар, еракларга китергә мәҗбүр иткәннәр.
Күчеп китергә мәҗбүр булган халык әлеге Бишенде авылларына нигез салып урнашканнар. Башта бер-ике булса, соңгарак авыллар саны бишкә җиткән. «Җитәр, башкача бер кайда китмибез, хәзер биш булдык – үзебезне үзебез яклыйк!» – дип, бар авылларга да Бишенде исеме биргәннәр. Ничә буын монда җир эшкәртеп яшәгән һәм яши! Тирә-як күптән Башкортстанның гүзәл бер почмагына әверелгән, бабаларыбыз көче-кулы белән. Беркем моннан китергә җыенмый. Беркем өлкән буыннарның васыятын бозарга уйламый.
…Ибраһим олылар сүзеннән чыгырга башына да китермәс иде… Тик әлегә, язмыш алга чыгарып куйган киртәне ерып чыгу өчен, авыр адымны ясарга мәҗбүр. Гаилә белән җыенып, туган якларыннан кузгалырга язган бит. Язмыштан узмыш юк. Юк!
…Туган ихатадан чыгып китү нинди авыр… Тирә-якта бар нәрсә сыкрап тора. Йорт-куралар, корамалар, бакча, җимеш агачлары моңсу томанга күмелгәннәр. Бәләкәй чакта ялан аяк йөгергән бәбкә үләнле сукмаклар, төпсез ыштан киеп чаңгы шуып йөргән тау битләре, бакча артындагы инеш, аның буендагы тал-тирәкләр артта кала бирәләр. Барысы да: «Китәсезмени, безне ташлыйсызмыни?» – дип сорыйлар кебек. Саф, салкын, көмеш сулы чишмәләр, авыл өстендәге морҗалардан чыккан аксыл төтеннәр – туган ил төтеннәре, әрем исе – әрем тәме, урман шаулаулары искә төшеп әрнетер күңелләрне. Бала чагың күз алдына килер, төшләреңә керер, үзәкләрне өзәр, сагындырыр инде туган як.
Кулга ике чемодан тоткан, кечкенә кызын, авырлы хатынын иярткән ир кеше сәфәр чыгып бара. Ике чакрымнан артык ара үтеп «Бишенде чаты» дигән тукталышка башта җәяү чыгасы бар. Бу юл да күңелгә ятыш, сагындырырлык урын.
Тарихта бу чат юлында фаҗига булганы бер кайда да искә алынмый. Легендар юл булып тора. Салават Юлаев атлылары да, ак армияне куып үткән булачак маршал Блюхер гаскәрләре белән узган, 1812 елгы сугышка, Бөек Ватан сугышына киткән атлы башкорт егетләренең эзләре дә калган. Дуслар гына түгел, дошманнар да узган. Шуңа карамастан, юл өстендә бернинди бәла-каза чыкмаган. Бу ниндидер изге урын. Монда һәрвакыт урыннан «Роза ветров»ка ярашлы көньяк-көнбатыштан талгын җил исеп тора. Талгын булса да, анда ниндидер тылсымлы көч бар. Үз агымына ул җылы буран – хәйләкәр буран кебек җилләрне якын җибәрми. Менә бүген дә зур юлга чыккан кешеләрне, бәлки соңгы тапкыр, аркаларыннан сөеп озатып барадыр.
…Сәяхәт өч тәүлек буена «Уфа-Ташкент» поездында дәвам итә. Эссе көннәр, тынчу вагон – яшь балага, авыру хатынга җиңел хәл түгел. Әти кешегә һәр станциядә «кипяток» ноктасына йөгерергә, якыннарына юл газабын җиңеләйтергә хәтсез хезмәт салырга туры килә. Анысына түзәргә була. Юл буена «алда нәрсә көтә, ничек урнашырбыз, кайда эш табылыр» дигән уйлар, вагон тәгәрмәчләренең шак-шок бәрелүеннән катырак итеп, гаилә башлыгының миенә сугып киләләр – шунысы авырырак.
«Ташкент – икмәкле кала» дигән әйтем бар ла ул… Башкортстаннан, хәтта якын-тирәдәге авыллардан киткән, анда яшәгән кешеләр дә юк түгел. Зур җир тетрәвеннән соң шәһәрне тергезергә килгән белгеч-якташларыбыз әле һаман анда эшлиләр. Заводларда, йорт төзелешләрендә, уку учреждениеләрендә Башкортстаннан, Татарстаннан килгән кардәшләребезне еш очратырга мөмкин. Тик алар билгеле шартларда, ни буласын алдан белеп килеп урнашканнар.
Ибраһимга, аның гаиләсенә шартлар әзерләнмәгән. Әлегә ерак туган-тумачаның бер бүлмәсенә фатирга төшәсе генә билгеле. Монысы алдан сөйләшеп куелган.
…Кеше өстендә торуны үзе кичермәгән кеше аңлап та бетермәскә мөмкин. Нинди генә хужаң ягымлы булмасын, үзеңне калыпта тотырга, тавышсыз, йомшак басып йөрергә, суны сак түгергә тырышасың. Кечкенә бала бу кагыйдәләрне аңламый, аңласа ла инкарь итә. Кайдадыр барып бәрелергә, сикерергә, нәрсәдер ватырга күп сорамыйй. Күп тә үтми дөньяга бер теремек кара матур малай килә. Ә ул инде үзенең хокукларын белә – тәүлекнең теләсә кайсы мизгелендә тавыш күтәреп җылый. Ансыз булдыра алмый. Баланы кызганып, хужаларыннан кыенсынып әни кеше дә аз еламагандыр.
Әти кешегә, тешне кысып, яшәү чыганаклары эзләргә кала. Ике яшь бала белән утырган ана эшкә урнаша алмый әлегә. Ярый әле Ибраһимны, озак көттермичә, Ташкент тракторлар заводына эшкә алалар. Токарь булып эшли башлый. Урнашу тиз һәм әйбәт хәл. Шунысы бар – яңа профессияне тагы да тизрәк итеп үзләштерергә кирәк. Башкортстанда профтехучилищеда теоретик яхшы белем алган булса да, профессиядә практикасы юк.
Аның серләренә төшенергә кирәк. Ә завод аның өйрәнгәнен озак көтеп тора алмый. Дәүләт планын вакытында үтәү кирәк. Ә бу һәр кешенең хезмәт җитештерүчәнлегенә бәйле. Яңа кешегә көндез эшләп, икенче сменага калып, оста токарьлардан тәҗрибә отарга туры килә. Цехта, заводта Башкортстаннан, Татарстаннан килгән белгечләр Ибраһим – якташларына бар яклап ярдәмгә киләләр. Хәлен аңлыйлар, коллективка үз кеше итеп кабул итәләр.
Үзбәк егетләре белән дә уртак тел тиз таба. Кап-кара чәчле, каракучкыл, җыйнак гәүдәле яшь кешене урындагы яшьтәшләреннән аерып ала да алмыйсың. Исәнләшкәндә: «Морхомәтле кардәшләр, туганнар, кул ташлыйкчы», – дип елмаеп җибәрсә, дусларының җаннарына сары май сыланып ята. Мәслихәт. «Син башкорт, без үзбәк дигән сүзне беркайчан да аңа ишетергә туры килми. Кайберсе шаярып кына «татар барда – хәтәр бар», дип ычкындырса, Ибраһим андый тәгълиматны ягымлы гына инкарь итә. Татар туганнарыбызны яклап чыга. Башкортстанда башкорт, татар, мари, удмурт, рус һәм башка милләтләрнең ничек бер гаилә, тату булып яшәгәннәрен сөйләп ала. Шуннан да файдалырак агитация буламы икән? Гомумән, бу чор – илдә милләтләр дуслыгының иң югары дәрәҗәдә булган чагы. Эшче халык ул елларда ла, хәзер дә милләт бүлешмәде. Кайбер чакта гына «илебезне башка халыклар басып алды» дигән сүз чыкса, аңа һәрвакыт гадел җавап бирелә. Завод директорымы, башка җитәкчеме, хәтта Республиканың Партия Үзәк Комитеты беренче секретары Ш.Р.Рашидов андыйларга: «Бездә станоклар артында эшләгән, йортлар салган, индустриябызны күтәргән кешеләрнең күбесе – башкорт, татар, рус кардәшләребез. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Бүгенге көндә гел карбыз үстереп кенә алга китә алмыйбыз», – дип, йомшак кына, әмма канга сеңерлек итеп әйтеп торалар.
…Аю баласын да биергә өйрәтәләр. Тырыш кеше баласы һөнәргә тиз өйрәнә. Ибраһим да токарь эшен 2-3 ай эчендә ныклап үзләштерә, производство күрсәткечләре тәҗрибәле иптәшләренекеннән түбән булмый. Әкренләп аңа да яшь токарьларны өйрәтү вазифасын өсти башлыйлар.
…Тормыш юлы тигезләнә бара. Эштә уңышлар күренә. Яшь гаиләгә ике елдан – бер бүлмәле, тагы бер елдан – ике лоджиясы булган өч бүлмәле фатир бирәләр.
Тын алу турыга әйткәндә лә, уратып та – иркенәя. Кәеф ярыйсы югарыга менә. Билгеле, бар мәсьәләләр чишелеп бетмәгән. Гаилә финансысы әле җырлап кына түгел, ачы сызгырып тора. Үзенең иң югары разряд белән эшләве, хатынының эшкә урнашуы проблеманы җиңеп бетерә алмыйлар. Балаларны киендерергә, ике чемодан белән килгән килеш бит – өй җиһазларын җыерга вакыт. Акча кайдан җиткерәсең. Гаилә башлыгы төннәрен икенче урында эшләргә мәҗбүр була. Тәүлек аркылы бер төн каравылда торучы булып балалар бакчасына урнаша. Ике төнгә бер генә йокы тия башлый.
Йокысыз төн сиздерә. Йөрәккә авырлык төшә. Станокчы һәр микронны үлчәп эш итә. Зур шпинделе әйләнеп торган, катлаулы авыр деталне кырып торган механизмны көйләргә, күзәтергә көч һәм зур игътибар таләп ителә. Берчак цех начальнигы килеп:
– Ибраһим-ака, нигә күзләрең кызарган? – дип сорый.
– Коленвал точить итер өчен яңа җайланма эшләп куерга уйлыйм. Төне буе шаның чертежын сызып утырдым…
– Төнлә йокларга кирәк. Алдынгы техника, технологияләрне өйрәнергә башка юллар бар. Менә озакламый шундый максат белән тәҗрибә уртаклашырга сезнең күрше өлкәгә – Чиләбе шәһәренә бер төркем эшчеләрне, инженер-техникларны командировкага җибәрәбез. Бәлки, сине дә составка кертербез.
…Озакламый командировкага – алдынгы тәҗрибә мәктәбен үткәрергә группа җыялар. Чиләбе тракторлар чыгару заводына барып, тәҗрибә уртаклашып, яңа технологияләр белән танышып кайтырга төрле профессия эшчеләре, техниклары, инженерлары тәгаенләнә. Станокчылар исәбеннән Ибраһим языла. Аңа бу зур вазифаны тапшыру алдынан кызыклы сөйләшү үтә. Кадрлар бүлеге мөдире барасы кешеләр исемлеге белән директор бүлмәсенә керә:
– Иптәш директор, список әзер. Тик менә Ибраһим-ака турында әле сорау ачык килеш – аны җибәрәбезме, әллә берәр үзбәк егетенме?
– Бәй, мөдир туган, син үзең чишә ала торган нәрсә бит бу. Мәсьәләнең чишелеше – синең нинди теләгең булыу белән бәйле. Син Чиләбедә кемне күрсәтергә телисең: матур үзбәк егетенме – әллә алтын куллы токарьнымы?!
– Аңладым, иптәш директор.
Мөдир чыгып барганда җитәкче, мыек астыннан гына елмайып, өстәп куя:
– Мөхтәрәм иптәш, син миңә үпкәләмә. «Восток – дело тонкое», дип сиңа ишарәләр белән генә киңәш бирде дип уйлама.
Шуңа күрә бер анык фикеремне әйтми булмас. Ул ике өлештән тора: беренчедән, синнән беркем дә, анда баргач, бу үзбәкме, башкортмы дип сорамаячак, икенчедән, Чиләбе өлкәсе ул Башкортстанның туганы кебек, өлкәне – башкортларның икенче кече Ватаны дисәң, хата булмас. Ибраһим кардәшебез үзен туган иленә кайтып килгән кебек хис итәр.
…Вакыт үтә. Менә берничә көнлек Чиләбедәге командировка да азагына якынлаша. Тәҗрибә уртаклашу югары кимәлдә. Һәр ике як – ике завод эшчеләре – бер-берсеннән файдалы киңәшләр дә җыялар. Азаккы көндә күрсәтмә чыгышлар ясала. Тагын бер кат осталыгыңны акларга форсат туа. Ибраһимның да эшен хуплап, югары бәя куялар.
Инде тынычланып, башкаларның хезмәтләрен карыйм дигәндә Ибраһим өчен тагын бер күңелсез хәл туа. Соңгы чыгыш ясарга җыенган токарь, асылмалы кран ярдәмендә авыр деталь күчергәндә, ялгыш хәрәкәт ясап, Ибраһимны йөк белән станок арасына кыса. Травма авырлардан булып чыга…
…Хирурглар егетнең талагын коткарып кала алмайзар.
…Нинди хәл бу… Нигә һәрвакыт көтмәгәндә тузга язмаган хәлләр чыгып тора?
Гөнаһлар да юк бит. Эш белән, спорт белән генә шөгыльләнгән, тату гаиләдә балалар үстереп, дөнья көйләргә тырышып йөргән яшь ирнең язмыш алдында нинди гаебе бар?! Чиләбе хастаханәсендә ятканда шул уйларын тирән кичерә ир-егет.
Бабайлар гөнаһ күрми, җир эшкәртеп, эшләп, тир түгеп, һөнәрләрен алга куеп яшәгәннәр. Кеше өлешенә кермәгәннәр, каргыш алмаганнар. Үзләре лә башкалардан зыян күрмәгән. Гомумән, ераклардан күчеп килгән ыру тату, бердәм яшәгән. Хәтта якын буын бабасы туганнар арасында нык аякта торучы, урта хәлле крәстиән булса да, раскулачивать итүче кырыс кылыч астына да эләкмәгән. Ул турыда Ибраһим Нуретдин бабасының бер яшь авылдашына аңлатма биргәнен ишетеп белә.
Теге агай сорый икән:
– Нуретдин бабай, элек без яшәгән авылда барлык бай кешеләрнең олы йортларын тартып алып бетерделәр, «кулак» дип хуҗаларын Себергә сөргенгә җибәрделәр. Сезнең йортлар да бик зур, бик матур – аларны ничек үзегезгә калдырдылар соң?
– Әй, улым! Бик җыенганнар иде дә, тирә-як авыл халкы бергә җыелып килеп, моңа юл куймадылар. Ул чакта утызлап ат белән раскулачивать итергә килгән иделәр. Комиссия җитәкчесе әйтә:
– Нуретдин бабай, йортларыгызны бушатырга туры килер. Менә: «Торгуй начальнигы» алдыңда басып тора. Ул бу йортларны безгә сатты.
Шунда халык тавышлана башлый. Авыл Советы рәисе сүзгә килде:
– Җәмәгать, болай эшләргә ярамый, кичә халык җыелып «аларны раскулачивать итмәскә», дип, бертавыштан карар чыгардылар. Протоколлары бар. Нуретдин бабай һәм аның туганнары беркайчан да ялчылар, батраклар тотмадылар, җирләрен үзләре эшкәрттеләр, тир түгеп, көч түгеп көн күрделәр. Кышларын халыкка тун, бүрек, башка киемнәр тектеләр.
Тирә-якта бар халык алар теккән киемдә йөри. «Менә бу чалбарыңны кем текте, менә бу күлмәгеңне кем текте», дип, урындагы кайсыбер комиссия әгъзаларының киемнәрен чеметеп-чеметеп тотып күрсәтә икән. Шунда тәннәрен дә эләктереп ала ди…
Мәсьәлә азрак ачыклангач, районнан килгән җитәкче «бу эшне туктатырга, йорт-курага тимәскә, раскулачивать итмәскә» кушып, комиссияне кайтарып җибәрә. Шуннан соң аларны борчучы булмаган.
…Ибраһим күп буын туганнарының тормышын-яшәвен белгән, булдыра алган кимәлдә күз алдыннан үткәреп карый. Гөнаһлы урын күренми. Ә нигә болай булды. Әллә теге усал, кансыз буран аны һаман озатып, сагалап йөриме….
Кешенең кара сакалы хуҗасы кая барса да аның белән була диләр. Әллә кара сакалы шул буран кыяфәтендә аны озатып йөриме? Булдыра алган тиклем зыян салып кына торамы? Азәрбәйҗан халык батыры Бабекны дошманнары әкренләп тураган кебек, «буран да минең тазалыгымны сындыру өстендә туктамыйча, арымыйча эшлиме?» – дигән уйлары да башка керә.
Күптән түгел генә бөтен гаиләсен авырлык астына куеп, туган якларыннан каерып алып ташлаган иде. Гүзәл Башкортстаннан аерып, туганнар белән яшәүдән мәхрүм итеп, курай моңнарын ерагайтып, яшәүгә күләгә каплаган иде. Хәзер килеп, яраткан шөгыле – спортны мәңгелеккә читләштерде…
…Врачларның алтын куллары Ибраһимны яшәрлек, эшләрлек итеп аякка бастырдылар. Югалтулар булса да түзергә, дөнья көтергә кирәк. Балаларны аякка бастыру бурычы, язмышка сылтанып, мескен булып торуны өнәми. Спортсмен характеры, табигать каршылыкларны җиңергә өйрәнгән, җиңергә бирешмәскә өнди.
…Чирек буаттан артык гомер үтеп киткән. Урта Азия климаты, һавасы тәндә, җанда күпмедер кимәлдә үз урынын яулаган. Кеше белән табигать бер-берсенә җайлашкан. Дусларсыз да үтми гомер. Яңа дуслар искеләрне алыштыра алмаса да, дөньяны ямьлиләр, җанландыралар. Ярдәм итәләр.
Ачык һавада, урам уртасында яшел чәйле чәйханәләр, шау-шулы, үзенчәлекле шәрек базарлары, коймак пешереп торган әзмәвердәй буй-сынлы егетләр-ирләр, бар кешегә дә берүк бидрәдәге суда стакан чайкатып, шарап сатучы агайлар инде ят-әкәмәт нәрсәләр булып күренмиләр.
Кызуга түзәргә дә була. Дөнья хәлләре бер тыныч эзгә төшеп бара. Берничә ел җылы буран үзен сиздерми тота. Бәлки, ул да арыгандыр.
Тик тынычлыкны, үткән гасырның 90нчы елдары алдыннан исә башлаган яман сәяси җилләр, алда ни булырын белми торып, бөтен ил күләмендә уйсыз җимерәләр. Ул еллардагы Советлар иленең җитәкчеләре ясаган хаталар, Союздаш республикалар башында, әле милләтчелектән, «падишаһ» буласы килүдән аерылып бетә алмаган – булачак «президентлар» утыруы зур илебезне таркатуга китерәләр. Үзбәкстан, аның башкаласы өстеннән дә шул шаукымлы давыл күтәрелә. Соңгы җир тетрәвенә караганда да халык ныграк зыян күрә. «Халыклар дуслыгы»на һөжүм итүчеләр табыла. Болганчык суда балык тотарга тырышучылар юк түгел икән. Кемнеңдер котыртуы буенча әшәке лозунглар күренә башлый.
Бу лозунглар коры сүз булып кына калмый. Сүзләр белән генә чикләнмәгән хәрәкәтләр туа. Күпләр кире туган якларына кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Алар арасында Ибраһимның булуы артык гаҗәп түгел.
Тагын җылы оя – уңайлы фатирны калдырып, кулга бер чемодан тотып, гаиләдән аерылып, сәфәр чыгырга язган икән. Ялгызы гына юлда. Гаиләне алып кайтканчы авылдагы йортны ремонтлап куясы бар. Аңа тиклем, бәлки, тормыш иптәше Ташкенттагы квартираларын, өй җиһазларын сатыр. Аларга бит ничәмә еллар түккән көч салынган.
…Уйлар, уйлар. Алар ага. Туган як якынлаша. Поезд бу юлы өч тәүлек кайтмый инде. Юлны күпкә тизрәк үтә. Хәтсез вакыт узган – техника зур адымнар алга ясаган. Вагон эчләре күңеллерәк, һәр тукталышта «кипяток» кранына йөгерәсе юк. Яшеленме, карасынмы – чәйне китереп бирәләр. Тәгәрмәчләр шакылдавы гына элеккечә. Уйлар гына һаман ямансулар. Күпме вакыт гаиләдән аерылып, ялгыз торырга туры килер. Кайчан торак мәсьәләләре чишелеп бетәр. Нинди авырлыклар күрәсе бар икән тагын… Эч нидер сизә, җан шомлана. Менә бит әле тәүлектән артык кына ялгыз бара – ә күңелдә бушлык-юксыну.
Юк, ялгыз түгел ул. Ул белми генә – аның белән күзгә күренмичә кара сакалы кайта. Ул белми – теге елан буран аны көтеп тора. Кайтып, озак та тормыйча аның этлекләрен күрәсен белми. Гаиләсен каршы алырга әзерләнеп, ремонтланып беткән йортының, беленмәгән сәбәптән янып китеп көлгә әйләнәсен, гомеренең яшьли өзеләсен, гаиләсен башкача күрә алмаячагын – берсен дә белми.
Шунысы гына билгеле: әгәр исән булса, авырлыкларның ниндие генә очраса да, ул алар белән көрәшер һәм җиңеп чыгыр иде.
…Язмышмы бу, хатамы, теге җылы буран үчен аламы – 1997 елның кышында Ибраһим фаҗигале һәлак була. Бу юлы җылы буран җиңүгә ирешә. Һәлакәтне яшерерлек кара өермә күтәрелә – аның эчендә нәрсә булганын белә алмыйлар. Сәбәпне эзләүче суд тикшерүчесе ваемсызлык күрсәтә.
Җылы буран канәгать! Ул көлә. Кайсыбер кешеләрнең ваемсызлыгыннан көлә. Җансызларның, дөресрәге – юньсезләрнең кайчан да булса шулай ук аның кочагына эләгүләрен алдан күреп көлә ул.
Дүртөйле шәһәре.
(Автор орфографиясендә бирелә.)
Читайте нас: