Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 октябрь 2019, 13:09

Наҗия ГӘРӘЕВА. Хуптыниса

Нәзиләгә егет ошады-ошавын, тик эшкә сары буйлы ыштанын киеп килсә, кызның кәефе китә иде.

Төзүчеләр училищесын тәмамлагач, Нәзилә яраткан Уфасында эшкә калды. Ничәмә кыз арасыннан аның башкалада калуы сәбәпсез булмады, әлбәттә. Һәр эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкарырга өйрәнде бит ул уку барышында. Гел “бишле”гә тырышып укыды. Һөнәри бәйгеләрдә җиңеп килде.
Нәзилә иртәгәсен таңнан торып, проспекттагы тугыз катлы зур бина төзелешенә эшкә атлады. Хезмәттәшләре белән бик тиз танышты аралашучан кыз. Төзүче апалар һәм абыйлар, аның уңганлыгын күреп, бик тиз үз иттеләр. Яшь кенә булса да, иң җаваплы эшләрдән баш тартмады бит ул, курыкмады. Яшьләргә килгәндә, бу төзелешкә Нәзиләдән башка тагын бер егет җибәрелгән иде. Ул да беренче көннәрдән үк үзенең осталыгын күрсәтеп өлгерде. Исемен дә кычкырып, ишетерлек итеп әйтте: бик гади һәм матур иде исеме – Ринат.
Нәзиләгә егет ошады-ошавын, тик эшкә сары буйлы ыштанын киеп килсә, кызның кәефе китә иде. Нишләптер, җене сөймәде шул буйлы ыштанны. Иртәгә икенчене киеп килсен дип, беркөнне измә чәпәде ул Ринатның сары ыштанына. Юк инде, тагын шуны юып кигән! Нәзиләнең ачуы килсә дә күрсәтмәскә тырышты, шулай да егетнең танышырга теләвен күреп сюрприз ясады: үз исемен әйтмәде. «Матурым, исемең ничек?» – дип сорагач, «Хуптыниса!» – дип ычкындырды кыз. Эштәгеләр дә бу шаяртуны хупладылар күрәсең, Нәзиләгә күз кысып, Хуптыниса дип эндәштеләр. Ринатның күңеленә бу кызыкай бер күрүдә үк кереп утыргангадыр инде, исемгә әһәмият бирмәде ул.
Танышкан көнне үк озата барды. Нәзилә аны тулай торакка алып кермәде, дус кызлары белән таныштырмады. Ринат, киресенчә, әнисенә һәм сеңелләренә бик шәп кыз белән танышуы турында хәбәр итте. Аның да төзүче булуы турында әйтте. Әнисе бу хәлне бик хуплады, аның күптән инде улын өйләндереп, оныклар сөясе килә иде, тик Ринатның күңелен яулаган кыз юк иде әле моңа кадәр. Кызның исемен ишеткәч, Ринатның сеңелләре көлеп җибәрделәр, тик әниләренең җитди карашын күрү белән, туктадылар.
Атна уздымы юкмы, Ринатка әнисе кызны өйләренә чакырырга һәм гаилә белән таныштырырга кушты. Нәзилә шунда Ринатның Уфа егете икәнен белде, ләкин узенең Хуптыниса түгеллеген һаман әйтмәде, яшерде.
Җомга көнне эштән соң ике сәгать узгач очрашырга сүз куешып, яшьләр танышу кичәсенә әзерләнделәр. Нәзилә яраткан ак бөрчекле зәңгәр күлмәген һәм ак туфлиен киде, чәчен тарап икегә аерып үрде, ирененә бераз алсу төстәге помада сөртте. Тулай торакта ул үзе генә аерым бер кечкенә бүлмәдә яши иде. Нәзиләнең бүлмәсе иң чиста, иң пөхтә кызлар бүлмәседәй чиста һәм матур, зәвыклы итеп җыештырылган булса да, Ринатның бу бүлмәгә кергәне юк иде әлегә. Бүген дә алар подъезд ишеге янында гына күрештеләр. Аннары җитәкләшеп тукталышка таба атладылар.
Шәһәр үзәгендә урнашкан биш катлы йортның икенче катында иде Ринатларның өч бүлмәле фатиры. Аны Ринатның әтисе исән чагында ул гомер буе эшләгән заводтан биргән булганнар.
Фатирга килеп кергәч, Нәзилә ягымлы йөзле апаны күреп аның Ринатның әнисе икәнен аңлады һәм үзе дә ягымлы итеп исәнләште. Әни кеше кыз янына ук килеп: «Әйдә, Хуптыниса кызым, түрдән уз!» – диде. Нәзиләгә бераз кыен булып китте. Әлбәттә бу исемне ул шаярып кына үзенә таккан иде, инде бу хәлне ачыклар вакыт җиткәнен аңлады. Зур бүлмәгә кереп өстәл артына утыргач та, Нәзилә Ринатка карап болай диде: «Гафу итә алырсыңмы мине, белмим, мин бит исемемне Хуптыниса дип сине шаярткан идем, әниең белән туганнарыңны алдыйсым килми. Минем фамилиям Шакирова, исемем Нәзилә, Бөре шәһәренә якын гына урнашкан Үгез авылыннан Уфага килеп укыдым да, шунда эшкә калдым». Бу сүзләрне ишеткәч, бүлмәдәгеләр барысы да кычкырып көлделәр, шаяртуны кызык дип таптылар. Ринат бөтенләй үпкәләмәде, ә сеңелләре Нәзилә янына йөгереп килеп: «Мин Роза, ә мин Рита», – дип, икесе дә үзләре белән тиз генә таныштырды. Аннары өч кыз бергәләп сөйләшә-сөйләшә, чәй өстәле кора башлады.
Әни кешенең йөзе бу кич дәвамында ачык һәм ягымлы калды. Ул бер улына, бер кызларга карап елмаеп утыра бирде. Нәзилә аның күңеленә бик хуш килде, күрәсең. Ринатны янына чакырып ул пышылдап кына улы белән серләшеп алды, аннары түгәрәк өстәл тирәсенә балаларны утыртып чәй ясады, пешергән чәк-чәк һәм башка камыр ашлары белән сыйлады. Бу гаиләдә Нәзиләгә шулкадәр рәхәт иде, шуңа ул узен бик иркен тотты, кызыклы вакыйгалар турында, әтисе-әнисе хакында сөйләде. Бераздан кайтыр вакыты җиткәнлеген белдерде. Ринат озатып куйгач, егеткә гаиләсе белән таныштырган өчен рәхмәт әйтте Нәзилә. Тулай торакка алып кереп бүлмәсен күрсәтте. Шушы бүлмәдә алар беренче тапкыр кочаклашып үбештеләр.
Ринат армиядән кайткан, дөнья күргән егет булгангамы, кыю һәм акыллы Нәзиләне бик яратты. Кышлар узып, язлар житкәч, яшьләрнең мәхәббәте чәчкә атты һәм алар өйләнешергә булдылар. Бер матур җәй көнендә туйларын үткәрделәр. Нәзилә Ринатларга күчеп бергәләп яши башладылар .
Бик күп сулар акты ул вакыттан соң, күп гомерләр үтте. Ягымлы бианай да ахирәттә урын алды. Ринат белән Нәзилә өч бала үстерде, өчесе дә малай булды, шуңа әтиләренең сөенече, хатынына булган хөрмәте артканнан арта барды. Уллары үсеп башлы-күзле булгач, Нәзилә белән Ринатка оныклар алып кайтып шатландырдылар. Зур гаилә булып бергә җыелып, шаярышып-көлешеп вакыт үткәргән чаклары күп булды аларның.
Икесе дә пенсия чорына җиттеләр, ә мәхәббәтләре сүнмәде аларның. Бер-берсенә бик якын, бик кадерле кешегә әйләнделәр. Бер-беренә авыр сүз әйткәннәре дә булмады, дисәм дә ярый. Ринат абый гына кайчак Нәзилә апага ягымлы караш ташлап: «Минем яраткан сары буйлы ыштанымны пычраттың бит син, зараза», – дип шаяртып, хатыны янына килә дә кочаклап үбә иде.
***
Ринат абыйның Роза исемле сеңлесенең кызы булганга, мине бу гаилә бик якын күрә. Хуптыниса тарихын башта әнидән ишеттем, ә бераздан Нәзилә апамның үзеннән төпченеп сораштым мин. Хикәямдә бер ялган сүз дә юк, кадерле укучыларым.
Туймазы районы, Кандра-Котый авылы.
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: