– Кибеттә шул. Болай булырын белсәм, алмаган булыр идем. Пенсиягә хәтле ризык алырга дип инде. Унитазым бик искергән иде. Яңаны сатып алып куйдырдым. Пенсиям шуңа кереп бетте дә бурычка алырга мәҗбүр булдым.
– Ул акча кемгәдер егерме сум гына кебектер. Кемгәдер тиеннәр генә дә булуы мөмкин. Һәркемнең хәленә карап инде. Минем өчен – зур акча. Күп инде. Күп. Ике мең!
– Әз түгел. Нишләп ялгыштың соң?
– Миңа язмаган булгандыр. Шундый юньсез булмас идем. Кемгәдер икенче кешегә язган булгандыр.
– Шулаймы икән. Ник алай дисең?
– Шулай дими. Ни диим? Бер мең сигез йөзне алдым да йомарлап кулымда тотып торам. Кая куярга белмим. Күз алдым томаланып китте. Күз дә юньле күрми бит минем. Плащ кесәм тирән. Шунда салсам да була иде. Кулда чүпрәк сумкам да бар. Нык. Ертылырлык түгел. Анда салсам, ак сакаллы карт була идем. Ә мин эчкә, кофта кесәсенә салам янәсе. Эчтә ышанычлырак була, дип инде. Плащ кесәсенә, я чүпрәк пакетыма салган булсам, ни була иде. Үземчә акчаны ышанычлы урынга салдым да, банан да алырга булдым. Бананга, дип, йөзлекне кулга тоттым. Бер ир, алтмышларда булыр, банан сайлап маташа иде. Тиз генә минем янга килеп басты. Идәндә йомарланган нәрсәдер ята иде. Мин иелебрәк караган булдым. Нәрсә икәнен аера алмадым. Ә теге ир аягы белән миннән ераккарак этәреп, тибеп җибәргән булды да минем яннан урап үтеп, иелеп шул нәрсәне алды. Үзе шатлана, үзе сөйләнә. Шатлыгыннан нишләргә белми, үзе сатучы белән гәпләшә. Сайрый инде менә.
Бананга акча түләдем. Кибеттән чыктым. Кайтып барам. Күңел тыныч түгел. Кинәт исемә төште. Кофта кесәсенә тыгылдым. Акча урынындамы, янәсе. Акчам кесәдәме, дип. Акча юк. Акчаны кофта кесәсенә салганымны яхшы хәтерлим. Шулай булса да плащ кесәләрен дә, пакетымны да карыйм. Акча юк. Алган ризыкларымны җиргә бушатып, пакетымны әйләндереп селкеп карадым, тагын бер кат кесәләремне тикшердем. Кибеткә кердем. Теге ирдән җилләр искән. Кассир хатыннан:
– Сез шушы кешене таныйсыздыр, сезнең белән күптәнге танышы кебек озак сөйләште. Кем ул? – дип сорадым.
Белүен белә, сиздем. Тик әйтмәде, яшерде. Мин ишектән кергәч тә, хатынкай үзгәреп киткән иде шул.
– Ни булды? Ник кабат кердегез? – дигән булды.
Бәлки теге ир аңа акча төртеп, килсә, мине сатмагыз, дигәндер. Я бүлешеп үк алганнардыр. Менә шулай минем сукырлыктан файдаланып, акчамны үземнең күз алдында урладылар.
Ул бит әйтергә тиеш иде. Әби, акчаңны идәнгә төшердең, ал, дияргә иде. Алып бирсә дә олы кешегә, зыян итмәс иде. Саваплы булыр иде. Акча да биргән булыр идем. Ул бит мине күрмәсен, алмасын, чүп дип уйласын дип, тибеп җибәргән булды. Азак үзе үрелеп алды. Оятсыз! Бөтенләй оятын югалткан. Менә нинди заманда яшибез. Күрәләтә талау бу. Кешенең акчасы төшкәнен күрә торып, шуны алып бирмәде, шуны әйтмәде. Киресенчә, кесәсенә салып куйган. Шул акчага алган ризыгын ничек йота алыр икән? Олы кеше, карт кеше икәнне күрә торып, күз алдымда талады. Очратсам, бәлки, танырмын да әле. Кешеләрнең шундый комсыз, оятсыз булганына әрнеп елап утырам.
– Елама, апа. Барыбер игелеген күрмәс.
– Анысы дөрес. Кешедә оят калмады. Кеше хакына керүдән һич кенә дә курыкмыйлар. Заманы шундый. Акча, дип үләләр инде.
– Кайдан, ничегрәк эләктерергә генә карап торалар. Мулладан да, Аллаһ Тәгаләдән дә курку юк.
– Шулай шул. Минем үземне дә күп төп башына утырттылар. Сөйлим әле. Беркемгә дә сөйләмәгән идем. Бакчам бар бит. Шунда йөргән булам. Күпме булса да үзеңнеке. Үзеңнеке – үзеңнеке, дип инде. Тәмле дә, ничек эшкәрткәнеңне дә, үстергәнеңне дә беләсең. Курыкмыйча, җирәнмичә ашыйсың.
Бакчама яртылаш диярлек (дүрт сутый була инде) бәрәңге утырттым. Аны тырышып тәрбияләдем. Көндә йөрдем. Тәүге электричка белән барам, соңгысы белән кайтам. Арада бер көн кибеттән азык хәстәрләү өчен генә өйдә калам. Теге “колорадо жугы” дигән кортны иртән дә чүплим, кайтып китәр алдыннан да җыеп алам. Күпме утырттым, бәрәңгемне бер тапкыр да агуламадым. Ә бит сатып алганы – ашарлык түгел. Әче. Агуны җәлләмиләр. Аеруча, сатарга ниятләп, утыртканын коендыралар гына.
Бәрәңгем бик матур булып үсте. Ел да әйбәт килде. Көннәр дә кояшлы, кирәккәндә яңгыры булды. Казып алдым. Машинам юк, ярдәмчем юк. Ала барам, чокыр ясап җиргә күмә барам. Ялан буш, беркем юк. Көн җылы, кояш ялтырап тора. Ә бәрәңге юган кебек таза, саргылт ак бәрәңге. Искитәрлек инде. Соклана-соклана, шатлана-шатлана җыям. Гөнаһ шомлыгы, буп-буш яланда юлдан бер хатын килә. Танытмаска була, йөзен пакеты белән ышыклаган. Хәерсафа! Көн дә диярлек минем бакча яныннан үтеп йөри. Танымый буламмы соң?!
Күңелем сыкрап куйды. Нишләп йөри? Кешеләр кайтып бетте. Ул килә. Хәерлегә түгел бу. Дәшми генә үтеп китте. Мин дә эндәшмәдем. Дәшәргә, таныганымны сиздерергә кирәк булгандыр, бәлки.
Шул дошман минем кабакларымны алып киткән иде. Апамның кызы биргән иде орлыгын. Казахстаннан килгән кабак. Бик тәмле, яхшы уңа, тәлгәшле була, дип мактап бирде. Чыннан да, алар искиткеч иде. Ап-аклар, барысы да бер төрле зурлыкта. Күп тә иде.
Беркөнне иртән электричкадан төшеп, бакчага таба китеп барабыз. Хәерсафа каршы килә. Кайтып бара. Зур капчыкка кабаклар тутырган. Ап-аклар. Әллә минекеләрне алганмы, дип уйлыйм. Ул минем яктан түгел, икенче як кырдан урап узып китте. Бөтенесе, аның кабакларына карап:
– Әй нинди матурлар, бер төрле зурлыкталар, ап-ак – дип борылып-борылып карап, сокланып тордылар.
– Берәрсенекен алгандыр әле. Хәзер ике тукталыш кына барып, станса базарында сата инде. Кешеләрнекен урлап сатып йөри бит ул. Үзенең аның бернәрсәсе дә юк, -дигән иде шул. Арадан берәү – урлашып йөри ул.
– Бакчама килеп җиттем. Кабакларым юк.
– Кара син аны, нинди оятсыз икән дә. Ә син, Газимә, аңа әйттеңме? Тиргәдеңме? – дип сорады Бибигөл апа.
– Юк. Бер сүз дә әйтмәдем. Мин бит аның өзеп торганын күрмәдем. Ничек итеп бәйләним?! Тотылмаган бур бур булмый шул. Әнә бит, ничек йөри. Кеше юкта. Ул шуннан соң бик озак күренмәде дә әле үзе. Минем күз карашыннан кабакларымны таныганымны аңлагандыр. Бер усал булса, шундук эләктереп алыр иде дә. Миннән булмый. Инде менә бәрәңгемне дә алып киткән. Ялгызым гына бәрәңге алып йөрим, машина юк, кеше юк. Бәрәңгене кая куям. Билгеле, җиргә күмәм. Сәнәк белән җиргә тыккалап, ояларны табуы авырмыни? Хәерсафа шулай уйлап, шуны аңлап, миннән алда алып киткән. Ул гына алган, бүтән беркем дә түгел. Икенче көнне генә килә алмадым. Өченче көн килсәм, бәрәңгем юк. Бакчамның бәрәңге чәчкән өлешен бер ун тапкыр гына казыганмындыр.
– Им өчен бер бөртек кенә дә калдырмаганнармыни?! И балакаем, син дә күргәнсең икән.
– Бер бөртек кенә дә калдырмаганнар. Берәр чиләклек калдырсалар да, ичмасам. Шул тиклем дә булырга кирәк. Утыртып үстергән кешегә рәхмәт йөзеннән бер биш килограмм калдырсалар да, ачуың килмәс иде. – Хәзер ничә ел инде бәрәңге утыртканым юк. Кемдер өчен үстерергә. Корты гына аның күпме үзәкләргә үтә. Башкача ул хатын безнең бакча тирәсендә күренмәде. Бакчасын ташлаган, аның тагын тегендә, тагын, тагын бакчалары күп икән. Берни утыртмый җир генә алып, күршесенекен урлап сатып йөри, диделәр. Үзем күрдем, дип тә өстәделәр. Исемә төшкән саен әлегә хәтле әрним. Әмма берни эшләп булмый. Ис-акыл китә инде ул бурларның оятсызлыгына. Ул хатынны күргәч тә, таныгач та бәрәңгемнең күршемнең бакчасына күчереп күмәргә кирәк булган. Ул бәрәңгесен алып кайтып бетергән иде, дип тә уйлап үкендем.
– Татар акылы төштән соң, диләр. Азак болай итәргә, тегеләй эшләргә кирәк булган, дип, уфтанып, әрнеп йөрибез. Бурны гел генә тотып булмый. Тотыла торган булса, ул бур да була алмый. Үзебезгә уяу булырга кирәк.
– И балакаем, син дә күргәнсең икән. Дөрес әйтәсең, уяу булырга, сакланырга кирәк шул.