“Байлар да елый” телесериалында үзәк каһарман Марианна, “Кыргый роза”да Роза рольләрен башкарган ВЕРОНИКА КАСТРО шәхси тормышта бәхеткә ирешә алмаган. Быел 67 яшен тутыручы актриса беркайчан да кияүгә чыкмаган. Шулай да аның ике улы бар. Өлкәне – билгеле композитор һәм җырчы Кристиан Кастро 1974 елда дөньяга килгән. Беренче хатыны белән аерылышканнан соң әнисе аның белән аралашмый башлаган. Оныгы тууы турында да ул гәзитләрдән генә укып белгән. Кече улы Мишель Кастро быел 35 яшен тутыра.
Югарыда аталган “сабын сериаллары”нда төшкәннән соң Вероника Кастро телевизион тапшырулар алып бару белән шөгыльләнә. Бу эшеннән аның әле дә туктаганы юк.
СССР телеэкраннарына беренче булып чыккан “сабын сериалы” “Кол кыз Изаура”да үзәк роль башкарган ЛУССЕЛИЯ САНТУС 20 майда үзенең 62 яшен билгеләде. 1976 елда уйналган Изаура роле аңа чиксез популярлык китерә, төрле кинокомпанияләр актрисаны үзләренә чакыралар. Лусселия Сантус дистәләрчә фильмнарда төрле рольләр башкара, режиссер сыйфатында көчен сынап, ике документаль фильм төшерә. Ләкин 2006 елдан соң аның бер кинода да төшкәне юк.
Яшьлегендә актриса Бразилия дирижеры Джон Нешлингка кияүгә чыккан була, ләкин никах озайлы булмый, алар аерылыша. Быел 37 яшен тутыручы уллары Педро Нешлинг – бүгенге көндә танылган актер.
Әйткәндәй, Лусселия Сантус Будда динен тота.
1989 елда төшерелгән “Гади Мария” сериалында үзәк рольне башкаручы ВИКТОРИЯ РУФФОга быел 57 яшь тула. Аның да шәхси тормышы җил-давыллы була. “Гади Мария”да төшкәндә ул үзенең беренче ире – актриса Сильвия Дербесның улы Эухенио Дербес белән таныша. Озакламый алар өйләнешәләр. Бер уллары туа. Ләкин никах озакка сузылмый – 1996 елда яшьләр аерылышалар.
Бүген Виктория Руффо Мексика сәясәтчесе Омаром Файядта кияүдә. 2004 елда ул иренә игезәк Виктория белән Ануарны бүләк итте. Балалары туганнан соң актриса берничә елга кино эшчәнлеген ташлап тора, ләкин тиздән сәхнәгә кайта.
Шулай итеп, “сабын сериаллары”ның финалы һәрвакыт якты булса да, аларда төп рольләрне уйнаучы актрисаларның шәхси тормышы һәрвакыт аяз түгел. Хәер, кино – бер нәрсә, ә тормыш – бөтенләй икенче.