Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 сентябрь 2019, 13:00

Үрнәк алырлык җанвар

Бал ашар дигән бу җанварны җәнлекләр дөньясының Чак Норрисы дип атыйлар.

Бал ашар дигән бу җанварны җәнлекләр дөньясының Чак Норрисы дип атыйлар.
Шушы көннәрдә Африка һәм Азиядә яшәүче “медоед” дип аталган җанвар турында фильм карарга туры килде. Моңа кадәр андый җанвар барлыгын белми идем. Медоед – икенче төрле “пеләш бурсык” дип тә атала. Тик бу исеме сирәк кулланыла. Урыс телендә медоед дип кенә йөртелгән бу җанварның татарчага тәрҗемәсен тапмадым, туры тәрҗемәдә ул “бал ашар” буладыр инде. Бу җанвар галәмдә иң батыр, куркусыз ерткыч булып исәпләнә. Ул курку белмәве белән Гиннессның рекордлар китабына кертелгән. Бал ашар койрыгы белән бергә бер метр озынлыкта гына булуга карамастан, берүзе алты арыслан белән алыша, кобра еланын тотып ашый ала. Кобра чаккан очракта, ул берничә сәгатькә йокыга тала да, уянгач еланны ботарлавын дәвам итә. Аның иммун системасы елан агуына бирешми. Сантиметрга якын калынлыктагы тиресен ук белән атып та, сөңге ыргытып та тишеп булмый. Аңа арыслан, леопард һәм башка җанварларның да теше үтми. Бал ашарның исә теш казнасы шундый көчле, ул аның белән теләсә нинди сөякне өзеп ыргыта ала.
Бу җанвар батыр булу өстенә акыллы да. Зоопаркта бал ашар тимер капканың эшермәсен (задвижкасын) ачып чыга. Өстән тагы бер эшермә куеп, анысын тимерчыбык белән бәйләп карыйлар, ул аны сүтеп, бу эшермәне дә ача. Йозаклап куйгач, ул тимер койманың астын казып килеп чыга. Тирән канау казып, бетон койма ясыйлар. Чокып чыгалмагач, ул ихатасындагы агачны аударып, аны коймага сөяп, шуннан үрмәләп менә. Агачны алгач, ихатасындагы ташларны җыеп койма буена өя дә, шуңа менеп тая. Ташларны да алгач, җирне казып юеш балчыкны әвәләп ташлар кебек катыра да, шуларны өеп качу юлын ясый. Шулай итеп, теләсә нинди юл белән максатына ирешә. Куркусыз, калын тиреле, ныклы иммунитетлы һәм акыллы җанвар булу өстенә, ул һаваны сасыту сәләтенә дә ия. Зур ерткычларга каршы көрәшкәндә ул моны өстәмә көч буларак файдалана.
Бал ашар дип аталгач, ул бал ашап шундый иммунитет туплаган, шуңа акыллыдыр инде дип уйлыйм. Без дә баллы төбәктән. Димәк, бездә дә иммунитет ныклы. “Тиребез” дә шактый калын дип беләм. Бәлки безгә дә үзебезне, телебезне яклауда бал ашардан үрнәк алыргадыр?!
Читайте нас: