Гафури!.. Балачакта бу сүзне берничә кат ишеткәнем булды. Картәнием тәмле коймакларын пешереп, безне – бар балаларын – чәй табынына җыйганда, картәтием төрле-төрле кызыклы хикәятләрен сөйләр иде. Менә шундый бер кичке җыелуда картәтием “Гафури” сүзен ычкындырды. Ул сүз минем, биш-алты яшьлек кызчыкның, хәтеренә шулкадәр нык кереп калган. Картәтием Мәҗит Гафури безнең Сөнәгатуллиннар гаиләсенең дә бер хәтер хәзинәсе икәнлеген әйтте, чөнки әдип минем карт картәтием Зиннәтулла белән бер мәдрәсәдә белем алган.
Кем ул Мәҗит Гафури? Бүген, татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты буларак, мин аның иҗаты хакында беләм, мәгълүмат бирә алам. Әмма “Гафури” сүзе әле түгел, ә ерак, балачак елларында ук, йөрәк түренә кереп, күңел пәрдәсенә чигелеп калган.
Быел исә безнең төркемебез язучының Уфа шәһәрендәге музеена юнәлде. Гомумән, мин музейда озак йөрергә, мине кызыксындырмаган мәгълүматларны тыңларга яратмыйм. Ә инде игътибарымны берәр нәрсә җәлеп итә икән, ул минем хәтер сандыгымнан урын ала һәм еллар буе шунда кадерләп саклана. Аны кайбер вакытларда алып карыйсың да, янә кадерләп, пөхтәләп салып куясың.
Халык шагыйре, зур әдип, татар халкының горурлыгы Мәҗит Гафуринең йорт-музее башка йортлардан әлли ни аерылып тормый. Белмәгән яисә ашыгып үткән кеше күрми дә калырга мөмкин. Кайсыбер музейларны алай гына узып китеп булмый бит: зур-зур, биек биналар, яхшы ремонт... Мин моны һич тә хурлап әйтмим, музейның тышкы кыяфәтен һичкем үзгәртмәгән, шуңа күрә хәтта күңел сөенеп куя: артык бизәлсә, матурланса, йорт үзенең элекке, ничәмә еллар элек булган төс-кыяфәтен югалтып, хак кыяфәтен, ягъни тарихын җуяр иде.
Безне елмаеп, колач җәеп каршы алдылар. Өс-башны салдык. Ике ягымлы экскурсовод ханым әдипнең тормыш юлын сөйли башлады. Башта – бер бүлмәгә, аннары икенчесенә уздык. Анда ниләр генә юк. Язучы балачакта яшәгән йорт макеты, фотосурәтләр, стендлар, өстәл, урындыклар, пианино... Дөрес, болар – һәр әдип музеенда була торган гадәти җиһазлар... Шулай уйлана-уйлана бер бүлмәгә килеп кердем. Әйткәнемчә, экскурсоводка ияреп йөрергә яратмаганлыктан, ялгыз гына үттем. Гаҗәпкә калдырырлык әллә нәрсә юк кебек иде. Йокы бүлмәсе. Ике биек карават, кабартып куелган мендәрләр, караватлар арасында кечкенә өстәл, аның өстендә борынгы тегү машинасы, читтәрәк ап-ак мич. Ике карават арасына кызыл төстәге тасма сузылган. Тарих юлына ябылып куелган тасма сыман... Ярамагач, тыелгач, ачып кермәс идем дә, шунда аңлашылмаган бер хәл булды. Тәрәзә ябык булса да, ниндидер йомшак җил истеме: өстәл янындагы урындыкта асылынып торган ак шәл, күл өстенә кунган ялгыз аккош кебек, акрын гына идәнгә шуып төште...
Мин, кызыл тасманы ачып, шәлне урынына элеп куярга уйладым. Әкрен генә аяк очларыма басып, тавыш чыгарудан куркып, тын да алмыйча урындык янына килдем дә кар сыман ап-ак шәлне кулыма алдым. Аны тиз генә утыргычка куеп чыгып китәрмен дип ниятләгән идем, булмады. Шәлне алу белән йөрәгем дөп-дөп тибә башлады, әйтерсең, мине арттан куып киләләр, мин йөгерәм, алар куа, ә өнемдә бит һичкем юк. Юк, курку хисе түгел иде бу. Шәл шулкадәр йомшак, кулларым, әйтерсең, аңа ябышкан. Ул ап-ак сөт сыман, үтә күренмәле, дүрт яклап нечкә генә чуклары бар. Кул эше генә дип әйтеп булмый аны ул – тарих байлыгы, хәтер хәзинәсе... Чөнки ул кибеткә барып, тиз генә сатып алынган шәл түгел. Ул – Мәҗит Гафуринең җәмәгате Зөһрә Камалетдин кызы көннәр, бәлки, төннәр буе, күз нурын кызганмый, армый-талмый бәйләгән шәл. Зөһрә ханым аңа бөтен күңел җылысын, күз нурын, йөрәгендә булган бар назын, сафлыгын салган. Шәл Зөһрә апаның пакь күңеле сыман... Шәлдән ниндидер аңлатып булмастай җылылык, нур, яктылык бөркелеп тора.
Гомеремдә андый хисләр кичергәнем юк иде. Дөньямны онытып, уйлар дөньясына чумдым. Шушы шәлне Зөһрә апа иңенә ябынгандыр. Мәҗит ага, балкып торган хатынын күреп, илһамланып, яңа әсәрләр язарга утыргандыр. Зөһрә апа Мәҗит ага өчен хатын гына түгел, киңәшче, тугры дус, ярдәмче, терәк, укучы, тәнкыйтьче дә булган. Ул аның илһам чишмәсе, моң елгасы булып агылган... Һәм бу шәл – аларның саф мәхәббәтенең бер билгесе, мәңгелек тамгасы...
Мин, экскурсовод янына барып, сорауларымны яудырырга ашыктым. Бу нәфис гүзәл шәл, чынлап та, Зөһрә апаның үз куллары белән бәйләнгән икән. Карават өстендәге мендәрләргә ябылып куелган чигүле челтәрләр дә – аның эше.
Сөйләшүдән соң да озак кына шәлне кулымнан ычкындырасым килмәде. Ләкин безнең – кайтыр вакыт, музейның ябылыр сәгате җиткән иде инде. Шәлне сак кына урынына илтеп куйдым да янә аңа текәлеп карадым. Тарих хәзинәсе җылылыгын тояр өчен әллә нинди олы байлыклар да кирәк түгел икән...
Зөлфирә Сөнәгатуллина 1995нче елның 16нчы октябрендә Стәрлетамак шәһәрендә дөньяга килә, бала чагы Иглин районы Турбаслы авылында үтә. Стәрлетамак шәһәренең 5нче санлы татар гимназиясен уңышлы тәмамлап, Башкорт Дәүләт педагогия университеты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты һәм тарих бүлеген тәмамлый. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Балачагыннан җыр-моңга, табигатькә, әдәбиятка гашыйк. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши һәм эшли.