Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 сентябрь 2019, 00:14

Көз хакында икеле-микеле уйлар

Көз – табигатьнең тутыккан чагы. Моңсу, пычрак, суык.

Табигатьнең һәр мизгеле матур, диләр. Ләкин миңа язның соңгы ае, пычраклар беткән, дөнья яшелләнә башлаган чоры ошый. Җәйне тулысынча ярата идем, тик соңгы елларда җәй җәйгә охшамый башлады. Коры, җылы көннәрне күрми дә калдым. Җылылык җитми калды. Көзнең тәүге аен яратам. Җылы, яңгырсыз, табигать мең төскә кергән чагын. Әбиләр чуагын. Елак һәм пычрак, суык көз минем өчен түгел. Андый чакларын табигатьнең начар көннәре юк дигәннәр яратсын. Быелгы көз көзгә охшамаган. Җәйләр – җәйгә, көзләр көзгә охшамый. Элек алар күпкә матур кебек иде. Әллә элек минем дөньяны кабул итүем башкача булган, әллә бер ворчунга әйләнеп барам? Белмәссең... Шулай да җәйнең, көзнең миңа ошамаган көннәренә карамый, уңыш мул булды. Аеруча бәрәңге һәм алма зур уңыш бирде. Бәрәңгене без башка елларда икегә бүлеп җыя идек: вагракларын орлыкка, эреләрен ашарга дип. Быел вак бәрәңге булмады диярлек. Алма мул булды. Соңгы алмаларны яңа гына җыеп алдык. Алма кайнатмасы, джемы, повидлосы, как, киптерелгән алма белән дөнья тулды. Балалар шарлотка һәм алма бәлешеннән гарык булды.
Алмада тимер бар, диләр. Аны киссәң, бераздан тутыккан төс керү шуңа ачык дәлил. Тимергә бай алма ашый-ашый тимер кебек ныгып буладыр да, ә азактан тутыктырмас микән?
Көз – табигатьнең тутыккан чагы. Моңсу, пычрак, суык.
Иң мөһиме – алда килер көзләр күп булсын!
Читайте нас: