Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 сентябрь 2019, 13:49

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй...

Кәҗә өчен СИЗО!

Без авылда сыер, сарык ише маллар тотсак та, кәҗә асраган булмады. Әти-әнинең бу җанварга карашлары да бик уңай түгел иде кебек. Ләкин мин кәҗә халкын ни өчендер хөрмәт итәм. Алар сарыкларга караганда чиста һәм көяз. Көтүдә сарыклардан аерым йөриләр, ягъни үз дәрәҗәләрен беләләр. Шуңа бәйле бер вакыйга да исемдә калды. Асылыкүл буеннан узып бара идем, күрәм, юлның бер ягында сарык көтүе йөри, икенче якта сыер көтүе. Сыерлар арасында кечкенәрәк буйлы, башка төстәге тун киеп алган бер нәрсә йөреп ята. Янына барып карасам, галәмәт зур кәҗә иде ул. Күрәсең, сарыклар янында йөреп вакланмый, үзен сыер кебек зур мал дип уйлагандыр инде. Кәҗәләрнең мин кыя читендә йөргәннәрен дә күреп һушым киткәне булды. Димәк, алар кыю, альпинистлар затыннан. Аларга да адреналин кирәк. Кәҗәләрнең агачка менеп, астагы ботакларда да басып торганнарын күргәнем булды. Димәк, алар күккә омтыла, күңелләре белән кошлар затыннан.
Ләкин кәҗә асраганнар бер дә бу халыкны яратып бетми. Бакчага керә, урлаша диләр. Безнең дә кесәгә керәләр, хезмәт хакыбызны урлыйлар, димәк, бу җанварлар үзләре бер фирка. Кәҗәләрнең сакаллы булуы да нәрсәнедер аңлата. Бездә аксакаллар гына сакал йөртә иде. Кәҗәләр, сакалларына караганда, бик мудрый җанварга охшаган.
Үзләре кәҗә асраган халык аларны миннән яхшырак беләдер инде. Мәсәлән, Уфада яшәүче юморист Әлиф Галимов кәҗәләре өчен махсус СИЗО булдырган. Тәртип бозганнарын изоляторга яба икән. Изолятор бер дә буш тормый ди. Ә бездә, кешеләр арасында, изоляторга сарыклар гына эләгүчән...
Читайте нас: