Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 сентябрь 2019, 17:18

Ренат НУРЕТДИНОВ. УКЫМАГАЧ, НИГӘ ЯЗАЛАР?

Өченче класста укып йөргән Ибраһим абыемнан сорыйм:– Нинди хәреф? – дим.– Катылык билгесе.– Кай җире каты, ничек укыла?– Ул языла гына, укылмый.– Укымагач, нигә язалар?

Гаиләдә мин – иң кече бала. Төпчек. Үскәндә өч абыем, бер апам – дүрт опекуным булды. Алар миңа төрлечә ярдәм күрсәттеләр. Әмма бу хәлнең тискәре ягы да бар. Ягъни, бөтен власть та алар кулында. Тегендә-монда мине вак йомышка йөгертергә осталар. Ә миннән яшьрәк ярдәмчем беркем юк. Беркемгә дә боерык бирә алмыйм. Баштарак шушы мәсьәлә борчыды. Үсә төшкәч, үземнән кече энем яки сеңелем булмау ниндидер бер моңсулык өстәде, дөньяның бер чите китек кебек хис тудырды. Кемгәдер ярдәм итәсем, кемнедер кочаклап сөясем килде.
Өлкәннәрем үзләре тормыш корып, бәбиләре күренә башлагач кына минем сулыш иркенәйде. Барысын да яраттым. Энекәшләрем-сеңелкәшләремне кирәк чакта иркәлим, кирәк икән, әрләп тә ташлыйм.
Күңел булды, дөнья тигезләнде. Хәлдән килгәнчә ярдәм иттем ул сабыйларга.
Шулай бервакыт бер энекәшемне укырга өйрәтергә булдым. Мин үзем, беренче класска укырга барганчы, бер көн эчендә “Чаян” журналын укып чыга идем. Ул чакта бер генә кыенлык мине изалады. Озак вакыт калынлык билгесенең нинди хәреф икәнен аңлый алмый йөрдем.
Өченче класста укып йөргән Ибраһим абыемнан сорыйм:
– Нинди хәреф? – дим.
– Катылык билгесе.
– Кай җире каты, ничек укыла?
– Ул языла гына, укылмый.
– Укымагач, нигә язалар?
Соңгы сорауга абыем да җавап бирә алмый. Аңа педагог булырга иртә әле.
Менә шуларны искә алып, үземнең тәҗрибәгә таянып, үземә охшасын, энем беренче класска барганчы ук укый белсен дип, аңа дәресләр бирергә булдым.
Бер "дәрес"тә, рәсемгә карап, рәсем астындагы хәрефләрне өйрәтәм. Алай хәтердә ныграк кала. Бу – минем педагогик ысулым.
Менә матур үрдәк рәсеме төшерелгән. Аска, аңлашыла, “үрдәк” дип, эре хәрефләр белән язылган.
Берәм-берәм хәрефләрне күрсәтеп, укып барам: “Ү” хәрефе дим, баладан сорыйм, кабатлатам. Дөрес әйтә. Аннан “р” хәрефен , “д” хәрефен һәм шулай азакка барып чыгабыз.
– Хәзер бар хәрефләрне ятладың, молодец, – дим энемә. – Шуларның барсын бергә кушкач, нәрсә килеп чыга, җыеп укып күрсәт, – дим.
– Каз була! – ди "укучым".
Шула-а-й, җиңел түгел икән укытучы булуы.
Дүртөйле шәһәре.
Читайте нас: