Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 сентябрь 2019, 11:15

АЧ КЕШЕНЕҢ АЧУЫ ЯМАН!

Тарихчылар билгеләвенчә, 1921-1922 еллардагы ачлык Идел-Урал төбәгендә яшәгән татар һәм башкорт кешеләренең 33 процентын, ягъни өчтән берен алып китә. (Фән докторы Рафаэль ДӘҮЛӘТШИННЫҢ хезмәтләрен карагыз.) Бөек әдипләребез Галимҗан ИБРАҺИМОВНЫҢ “Адәмнәр” повестенда, Мәҗит ГАФУРИНЫҢ “Кеше ашаучылар” поэмасында, “Ачлык тырнагында” дип аталган мәкаләләр җыентыгында бу фаҗига җанны тетрәндергеч итеп сурәтләнә. Моның төп сәбәбе – корылык һәм “кызыл” гаскәрләрнең авыл халкын талап, аның соңгы икмәген тартып алып йөрүе. Большевистик система авыл крестьяннарына карата алып барган җинаятьчел сәясәт нәтиҗәсе булган 1921-1922нче елгы ачлык фаҗигаләре фольклорда да натуралистик сурәтләр аша ачыла. Нахакка караклыкта гаепләнгән кешеләрне тереләй күмү, хәтта кеше ашау очраклары да күренә халык иҗатында.Түбәндә без сезнең игътибарга Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеге студентлары тарафыннан республика районнарында язып алынган әлеге риваятьләрнең берничәсен тәкъдим итәбез. Хәзер аларны хәтерләүчеләр юк дәрәҗәсендә калды... Текстлар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ тарафыннан төзелгән “Башкортстан татарлары фольклоры. Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” (Уфа: Китап, 2018) томыннан алынды.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

1. АЧЛЫК ФАҖИГАЛӘРЕ
Ачлык елны булган бу хәлләр. Бер кеше сарык урлаган. Белеп калып, аны тотканнар. Бөтен авыл җыелып, бу кешене кирпеч белән тукмый башлаганнар. Шулчак Шавытдин исемле берәү: “И, алай сугалармыни аны?! Менә ничек сугарга кирәк!” – дип, сарык бурының йөрәк турына кирпеч белән бәргән. Теге кеше үлгән.
Икенче көнне Шавытдин үзе күршеләреннән бер капчык тары урлаган һәм өй алды астына күмеп куйган. Капчыгы тишек булганга күрә, аның тарысы коелып барган. Икенче көнне шул эздән барып, бурны тапканнар, һәм, үзе өйрәткәнчә, кирпеч белән йөрәгенә сугып үтергәннәр.
Шәмсеямал исемле бер хатын каз урлаган. Моны кешеләр белеп алгач, аны атка тагып, аркасына казан асып, итәгенә себеркеләр бәйләп, урам буйлап йөрткәннәр. Ләкин бик интектерсәләр дә, Шәмсеямал исән калган.
1. Ачлык фаҗигаләре. 1998нче елда Шаран районы Дүрмән авылында Рәкыя Гарифуллинадан (1915нче елгы) БДУ студенты Миләүшә Шәяхмәтова язып алган.
2. 1921 ЕЛГЫ АЧЛЫК
Ачлык ел җитте. Кешеләр ашарга яраклы үләннәрне ашап бетерделәр, бер нәрсә калмады. Күршеләр этебезне суеп ашадылар. Хәер сораучылар күбәйде, алар әйберләрне дә урлый иде. Бер унике яшьлек кызны караклыгы өчен, әрәмәгә алып барып, тереләй күмделәр. Ул бер кадак май һәм бер бидрә бәрәңге урлаган иде. Көндез хәер сорашып йөрде, бу кешеләрдә бәрәңге барын шунда күргәндер инде.
Ул кыз үзенә кабер казылганда утырып көтеп торды. Без, бер көтү бала-чага, карарга бардык, ләкин кабер казылып бетү белән, безне куып җибәрделәр. Шулай итеп, елый-елый авылга йөгердек. Теге кыз әле дә күз алдымда тора. Сәдәфләре тезелеп торган ак күлмәк кигән матур бала иде ул.
Ачлык елларында бурларны тереләй күмү еш очрый иде. Ямады авылында бер гаиләне, сарык урлауда гаепләп, тереләй күмделәр. Йорт хуҗасын, хатынын, улын һәм ике балалы киленне – берсен дә жәлләмәделәр. Бер баласы – имчәк сабые гына иде әле.
2. 1921нче елгы ачлык. 1998нче елда Шаран районы Дүрмән авылында Мәгъния Нафиковадан (1911нче елгы) БДУ студенты Айгөл Кашапова язып алган.
3. ҖИДЕ КАЕН
“Ач кешенең ачуы яман”, – диләр. Бик дөрес сүзләр бу. Моны исбатлаган хәл 1921нче елда була.
...Бер хуҗаның тана бозавы югала. “Тананы урлаган” дип, башта бер кешене гаеплиләр. Ул: “Мин алмадым, тимәдем синең бозавыңа”,– дигәч, гаепне икенче берәүгә салалар. Шулай итеп, җиде кеше шик астына алына. Күпмедер вакыт үткәч, “бүтәннәр урлашмас өчен, барысына да сабак булыр” дип, аларны тереләй күмәргә булалар.
Үзләреннән зур чокыр казыталар, җидесен дә шунда төртеп төшерәләр. Чокырдан чыгарга тырышканнарны без белән пешеклиләр. Туйганчы җәзалап, тереләй күмеп, кайтып китәләр.
...Берничә көн үткәч, теге кешенең танасы үзе кайтып керә. Ләкин эш инде узган була...
Берничә елдан соң, җиде кешенең кабере өстендә җиде каен үсеп чыга. Әле дә Саклау урманында алар шаулый-шаулый үсә. Бер дә юкка җәзалап үтерелгән җиде кешенең каберләре югалмасын дип, Аллаһы Тәгалә ул каеннарны үзе үстергәндер инде. Штәнде авылы халкы аларны күз карасыдай саклап тота.
3. Җиде каен. 1997нче елда Балтач районы Штәнде авылында Мәсәгудә Такиевадан (1935нче елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган.
4. ЧЕЛТЕР ЧИШМӘ
1921нче ел... Ачлык... Алты яшьлек бер кыз Штәндедән Әрдәгешкә җиләк җыярга дип килә. Инде ничә көн ашамаганлыктан, хәле бетеп егыла. Азрак яткач, торып җиләк ашап та карый. Ләкин хәле беткәннән-бетә генә бара, ярдәмгә чакырырга якын-тирәдә кеше дә булмый. Кыз үлә. Авыл халкы аны шул үлгән урынына җирли.
Күпмедер вакыт үткәч, аның кабереннән чишмә ургылып килеп чыга. Кешеләр бу хәлгә аптырыйлар. Әле дә ул чишмә челтер-челтер агып ята. Бәлки ул чишмә бер гөнаһсыз сабыйның өзелгән гомерен дәвам итәдер. Кем белә...
4. Челтер чишмә. 1997нче елда Балтач районы Штәнде авылында Мәсәгудә Такиевадан (1935нче елгы) БДУ студенты Гөлсинә Кәлимуллина язып алган.
Читайте нас: