Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 сентябрь 2019, 12:46

"Илһамлы мизгел" конкурсына. Рушан ШАБАКАЕВ. Кем җырлады?

"Тулпар" журналында 3 елга якын барган "Илһамлы мизгел" нәсер һәм парчалар конкурсы, ниһаять, азагына якынлаша! Бу чорда без 42 авторның әсәрләрен басмага әзерләдек. 2019 елның 5нче санында (ул сан журналыбызның 25 еллыгына багышланачак) янә берничә авторның әсәрләре басыласы гына калды. Бүген исә Рушан ШАБАКАЕВның 2018 елның 2 санында дөнья күргән нәсерен тәкъдим итәбез.Рушан ШАБАКАЕВ 1991нче елның 16нчы гыйнварында Пенза өлкәсенең Кузнецк районының Бистән авылында туган. М.Акмулла исемендәге БДПУда укый. Русия Ислам университетында укыта.

Җәйге аяз көн. Төш вакыты. Башка юлдашларым кебек үк, битараф кыяфәттә тибрәлә-тибрәлә автобуста китеп барам. Башымда дөнья мәшәкатьләре. Менә Ленин урамына якынлаштык. Минем тукталыш. Җылы оясыннан куып төшерелгән кош кебек, инде ияләшеп беткән урынымнан торып, ишеккә юлны каплап торучыларны этә-төртә, теләмичә генә автобустан чыктым... Уфаның тарихи үзәге булган бу урамда гомер бакый халык күп. Һәрберсенең үз уе. Беркем беркемне ишетми дә, күрми дә. Мин дә халык агымына кушылдым. Алар тизлегенә көйләнеп, солдатлар шикелле бер ритмга атлыйбыз шикелле тоела башлады.
Бер-ике адым атлагач, сискәнеп куйдым. Чү... Бик таныш һәм тансык моң ишетелә түгелме?! Тәнем чымырдап китте. Арка үзәгем буенча салкын йөгерде дә күкрәк турында чеметеп, дулкыннарын бөтен тәнгә таратты. Каян килә бу күңел кылларын тибрәндергеч моӊ? Каян агыла бу матурлык?.. Бу бит – “Сарман көе”! Җырныӊ сүзләре тел очыма килде... Адымнарым әкренәйде. Уфаның кафе-тәгамханәләр белән тулган, фаст-фуд, шаурма белән сәүдә иткән урамында кем татар көен уйный? Шәһәрнеӊ кызу ритмын бозып, өзелеп-өзелеп, бар урамга салмак кына татар моӊын сибү нигә кирәк булган аӊа?
Мин, әсәрләнеп, моң ишетелгән якка юнәлдем. Юк, юнәлмәдем, аякларым үзеннән-үзе моӊ чыганагын эзләп алга хәрәкәт иттеләр. Чаттагы светофорныӊ кызыл ут яндырып машиналарны туктатуы булды, пәрдә ачылып яӊа күренеш башлангандай, урамныӊ икенче ягында аккордеонда уйнаучы кеше пәйда булды. Чал башын кырын салып, уӊ кулбашын арткарак ташлап, аклы-каралы аккордеон телләреннән бармаклары белән моӊ түгүче ир-ат. Бу кадәр чит-ят халык арасында бернинди тартынусыз, хәтта дәртләнеп уйнавына хәйран калырлык! Мондый затлы уен коралын кулына алган кеше я артист, я берәр музыканттыр?
Тик аны урам чатында “Сарман”ны уйнарга нәрсә этәрде икән? Бер карасаң, кыяфәтендә мохтаҗлык билгесе дә күренми. Әллә ул ялгызлыктан туеп, күӊеленә җылы эзләп кешеләр янына ашыкканмы? Берәр кайгысы я шатлыгы булып, бүлешәсе килгәнме? Кешеләрнеӊ күӊелен күтәрим дип урамга чыкканмы?
Кешеләр агымы уйнаучыга әл­лә ни игътибар итмәде. Кемдер сәерсенеп караш ташласа, кемдер бөтенләй битараф кына юлын дәвам итте. Юл аша чыгып җиттем генә дигәндә моӊ өзелде. Шулчак аккордеончы янында бер карт­ны шәйләп алдым. Сихри моӊны бүлдерергә җөрьәт иткән кешегә ачулы караш ташладым... Өстендә костюм, кулындагы портфель, зыялылыгы йөзенә чыккан. Тукта әле, кул хәрәкәтләрендә, баш кагышында таныш чалымнар бар түгелме соӊ?! Үткән атнада гына безгә лекция укыган, һинд киноларындагы кылыч борынлы хакимнәрне хәтерләткән, күзләреннән ялкын чәчелеп торган профессорыбыз түгелме?
Ачуым бер мизгелдә юкка чыгып, күӊелем көйнеӊ дәвам итүен көтә башлады. Мөгаллимебезнең аяк астында буталып йөрүне килештермичә, бер агач янына басып, күзәтергә керештем. Менә ул кесәсеннән нәрсәдер алды да уйнаучының алдына куйды... Тагын да якынрак килеп, нәрсәдер сөйли, сораштыра башлады... Күнегелгәнчә, башын чөеп кага-кага сөйләшүен дәвам итә. Уйнаучы да, үз туганын күргәндәй, әллә танып, әллә үз күреп, елмая-елмая, аныӊ сүзләренә җавап бирә, ара-тирә уӊ кулы белән аккордеонын сыйпап куя...
Профессор китте. Янәдән моң агылды... Ләкин аның янына бүтән тукталучы булмады. Хәер, урам аны ишетмәде һәм ишетергә дә теләмәде бугай. Бәлки, ишетеп тә ишетмәгәнгә салышкандыр. Әмма нәрсә генә булмасын, мин ул вакытта аккордеонда уйнаучы абзый һәм аның янына туктаган карт профессор белән беррәттән бик бәхетле идем. Моңны ишетүем, аның яңгыравына соклануым һәм бу моңны тудырган халкымныӊ бөеклеге белән бәхетле идем.
Кем син, шыксыз дөнья уртасында күӊелемне актарып салучы моӊ иясе? Кем син, шау-шулы шәһәр урамында туган ягым хәтфәләрен, шаулап утырган урманнарын күз алдына бастырган сихри көч иясе? Күӊелем төрле сораулар белән бәргәләнсә дә, җавап табылмады. Юлымны дәвам иттем.
Читайте нас: