Кояш байый. Ул да, кешеләр кебек үк, күп эшләде бүген. Арды, талды... Тау-яланнарны,
үлән-агачларны җылытты. Йөри, чаба, шуыша алган җан ияләренә көч өстәде. Ә Адәм
балалары күңелендә яшәүгә зур өмет, дәрт уянды. Дөнья шундый матур! Аның бу
гүзәллеген күреп елмаясы, шаярасы килә...
Җәйнең соңгы көннәре. Өлкәннәр әйтмешли, акрынлап еллар картая. Җәй булмаган да
кебек. Эш белән вакыт сизелми дә тиз үтте, дия идек элек. Ә быелгы җәй салкын килде.
Җылы көннәр әллә нигә аз булды. Әллә шуңа да бүгенгедәй кояшлы көннәр бигрәк
тансык. Ләкин салкын җәй ул әле җәй бөтенләй булмады дигән сүз түгел. Мондый чагу
яшеллек бит бары шушы ел мизгелендә була ала! Күзнең явын алырлык чәчәкләр дә тик
җәйләрдә генә алан-болыннарны бизи. Бакчаларда яшелчә-җимеш күз явын алып утыра.
Бакча җиләге өлгереп җыюга – кура җиләге тулыша. Аннан карлыган карая, чия кызара.
Август урталарыннан башлап алмалар аллана, алардан тирә-якка гаҗәеп бер тәмле ис
тарала. Балан белән миләш тә озак көттерми, кып-кызыл тәлгәшләре белән әйләнә-тирәгә
ямь бирә. Димәк, кояш үз эшен эшләгән дигән сүз бу! Кояшсыз болар берсе дә булмас
Ә кеше ниләр эшли, ниләр башкара? Уйлап карасаң, ул кояштан әлләни калышмый.
Гомумән, кеше булдырмаган бер генә эш тә юк бугай ул. Куллары белән тау-таш актара,
җир асты байлыкларын чокып чыгара, күккә күтәрелә... Ә кеше башы ниләр генә уйлап
чыгармый?! Дөньякүләм масштабта алганда аның аң-белеменә буйсынмаган берни дә
калмады. Ләкин камиллекнең чикләре юк: алда әле кешелекне зур-зур ачышлар,
көтелмәгән яңалыклар көтә. Шулай да, кызганычка каршы, бу үзгәрешләр аркасында
табигать зарарлана. Күл-елгалар саегая, урманнар сирәгәя, балык, бөҗәк, киек кош һәм
җәнлек ише җан ияләре берәм-сәрәм генә кала. Шуңа күрә бик сак эшләргә тиеш кеше. Үз
кесәсен кабартам дип дөнья күләмендәге мөһим мәсьәләләрне онытмасын иде. Ә күңел
байлыгы турында әйтеп торасы да юк! Аны хәзер чыра яндырып кешеләр арасында
җентекләп эзләргә генә кала. Бар ул андый байлык, ләкин аңа ия Адәм балаларын
төрткәләп уятып, кабызып җибәрергә генә кирәк.
Тормыш белән яшәеш шулкадәр катлаулы булса да, Җир шарында барган бер генә нәрсә
дә очраклы түгел. Табигать һәм Адәм баласы күренмәс җепләр белән тыгыз бәйләнештә
генә түгел, искиткеч бер гармониядә. Кояш бата икән, димәк, ул арыган, хәл ала, башка
илләр-җирләрне җылыта тора. Кеше дә бер мәлгә йокыга чумып, аңына ял бирергә тиеш.
Артка борылып, эшләгән эшләре турында уйланыр өчен...
(Автор орфографиясе сакланды.)
Фото: https://pixabay.com/ru/