Көннәрдән бер көнне кызым дустының ялга киткәндә песиен калдырыр кешесе булмавын әйтте. Мин шатланып риза булдым. Бу зур һәм нәселле “мачы” булып чыкты. Шотланд нәселеннән булган кырпак колаклы 3-4 яшьлек песи иде ул. Лекс исемле. Мин аны “Лексус” дип атадым. Үзе белән “бирнәләре”: бер капчык азык, йоклый торган махсус диван, савыт-сабалары, уенчыклары да бар иде. Безнең кебек кеше ялга да бу кадәр зур сумка күтәреп бармый, песинең милке шактый булып чыкты. Песи башта өйне тикшереп чыкты, аннан тәрәзә төбенә менеп утырып, мөлдерәп тышка карап катты. Бу аның өен юксынуы булгандыр инде.
Тиешле урынга гына “йөри”. “Эшен башкаргач” килеп әйтә, җыярга кушуы инде. Ишетмәмешкә салышсаң, икенчебезгә барып сөйли. Үзенең затлы азыгын гына ашый. Тәмләп кенә, затлы ресторанда утырган олигарх кебек кылана. Янга килми, читтән генә күзәтә. Берничә көннән яныма килеп аркага-арка терәп утырып китте. Ләкин барыбер сөйдереп бармый, бер-ике сыпыру белән китеп бара. Горур. Көяз. Деловой. Сер бирми. Бик зыялы песи. Шулай, бер атна дигәндә, без аңа ярыйсы гына өйрәндек. Ул үзе безгә өйрәнгәндерме, мәҗбүр булып кына яшәгәндерме, анысы караңгы. Ун көннән хуҗалары ялдан кайтты. Хуҗасы песиен килеп алмакчы. Мин кызыма: “Бирмим, расписка белән алмадык бит”, дигән булам. Әлбәттә, шаяртып. Песине алып киттеләр, “Лексус”сыз торып калдык. Өй бушап калды, ямансу. Ә мин, югыйсә, үземне песиләр яратмаучы дип йөрим.
Кунак песиләре кабул итә-итә бу өлкәдә тәҗрибә туплый башладым. Чит илләрдә эт-мәче халкы өчен кунакханәләр бар. Хуҗалары каядыр киткәндә шунда калдырып китә. Безнең Уфа шәһәрендә песи кунакханәсе дә, этләр өчен отельләр дә юк. Шәһәребез заманнан артта калган. Мин андый песиләрне йортка кертә алам бит! Балаларның да песиле булу теләген канәгатьләндерәм, акча да эшлим. Игълан язарга утырдым:
“Теләсә нинди характердагы, милләттәге һәм кыяфәттәге песиләрне йортка кертәм. Түләү бәяләре песи шәхесенең дәрәҗәсенә, затына бәйле. Теләсә нинди песи белән уртак тел табам, гаиләдә эт елында туучылар юк...”