Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 август 2019, 17:12

Песиизм чире

Мин үзем этләр яратучы буларак, песи баласына башта бик исем китеп бармаса да, аны якын күрә башладым. Ул да минем яныма килеп нидер сөйләнә, өстемә менеп ятарга тырыша. Шактый гына дуслашып та киттек.

Песиизм чире
Улым Булат бердәнбер көнне песи баласы алып кайтты. Дусты әти-әнисеннән яшереп алган песине бабасында тоткан, анысы кайдадыр ялга киткәч, калдырыр урын булмаганга, безгә килеп эләкте. Мин, авыл баласы буларак, песи халкын яхшы беләм. Аларның карауат асларын пычратуын һәм бу гадәтләреннән беркайчан да арындырып булмавын да хәтерлим. Гомумән, песи халкы турында хатирәләрем шактый.
Ап-ак зур песиебез бар иде. Ул ашап утырганда күрше урамда яшәүче абзый аны арттан күреп: “Куяныгыз да бар икән”, – дип куйды. Без “куянны” Сәми дип атый идек. “С-с-сәми” дигәч, “куяныбыз” борылып карады. Ишетүемчә, песиләр “с” хәрефенә бик игътибарлы булучан. Абзый Сәми исемле песигә охшаган куян турында хәбәрне бөтен авылга таратты. Тарихта исемгә борылып караучы куяннар булмагандыр дип беләм. Шулай итеп, “Сәми” исемле “куяныбыз” белән танылдык.
Бертуган апамның гади генә песиенең унитазга йөрүен дә хәтерлим. Ул бик акыллы иде. Мин хәл белергә килгәндә (минем буе булу өчен булса кирәк) суыткыч өстенә менеп, иснәп карый иде.
Яшьрәк чакта мотоцикл белән район үзәгенә барган идек. Руль артына, бик сорагач, классташ дустым Альмирны утырттым. Ул юлда песи таптатты. Кире кайтканда шул урында мотоциклда егылдык. Әлбәттә, руль артында Альмир утыра иде.
Мин үзем песи халкын бик яратып бетермәдем, ләкин аларга бәйле шундый һәм башка вакыйгалар истә калган.
Улым алып кайткан песине бик өнәми генә кабул иттек. Беренче көнне үк эче сыеклап кайбер проблемалар тудырды. Гаепне улыма ташлагач, ул песине шампуньлап юды. Песи баласы шәбәргән комык кыяфәтен алды. Ләкин берничә көннән көрәеп, матураеп китте. Улымның будильнигы шалтырау белән битен ялап уята башлады. Ул укудан кайткач мырылдап нидер сөйләп бирә. Мин үзем этләр яратучы буларак, песи баласына башта бик исем китеп бармаса да, аны якын күрә башладым. Ул да минем яныма килеп нидер сөйләнә, өстемә менеп ятарга тырыша. Шактый гына дуслашып та киттек. Бердәнбер көнне песиебезне улымның дусты алып кайтып китте. Өй бушап калды. Күңелсез. Өйдәге бер гаилә әгъзасын югалткан кебек булдык.
Көннәрдән бер көнне кызым дустының ялга киткәндә песиен калдырыр кешесе булмавын әйтте. Мин шатланып риза булдым. Монысы зур һәм нәселле “мачы” булып чыкты. Аның хакында алдагы язмада сөйләрмен.