Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 август 2019, 21:57

Җен кияүли язган

Ялгыз кунган хатын-кызга җен ияләшернгә мөмкин.

Җен кияүли язган
Бу вакыйганы бер танышым сөйләгән иде:
“Минем фатирда ялгыз гына кунганым булмаган иде. Көннәрнең берсендә туры килде. Шикләнеп кенә урынга ятканнан соң йоклап киткәнмен. Төнен кинәт нәрсәдәндер шикләнеп уянып киттем. Күзләремне ачсам, янымда бер чибәр генә егет утыра. Ул миңа иелә төшеп йөземне күзәтә, мин дә аңа карап каттым. Нишләптер һич кенә дә курыкмадым. Кызыксынуым гына көчле иде.
Урынымнан тора башлагач ул кузгалып китте. Мин аңа иярдем. Ул ишек төбенә җитәрәк стенага сеңеп юк булды. Мин озак кына йоклый алмый яттым. Күпмедер вакыттан кабат уянып китсәм, ул тагын йөземә карап утыра иде. Мине курку хисе биләп алды. Белгән догаларымны укып кузгала башлагач, ул кабат ишек төбенә барып, стенага кереп китте. Мин ул төнне башкача йоклый алмадым. Ул да башкача күренмәде.
Ялга кайткач мин бу хакта әбиемә сөйләгән идем. Ул ялгыз хатын-кыз янына җен килү очраклары булуын сөйләде. Хатын-кыз аңа ияләшеп, еллар буе бергә яшәргә мөмкин икән. Шундый хәлләр булмасын өчен хатын-кыз ялгыз кунарга тиеш түгел, янында ир бала булса да калырга тиешлеген искәртте. Минем шул хәлдән соң ялгыз кунганым юк”.
Читайте нас: