Тырма да елына бер суга, диләр. Сарык та тешли. Ышанмасагыз, үзем белән булган бер хәлне сөйләп ишеттерәм.
Сыер, сарык халкының сагыз чәйнәвен беләсездер. Малай чагымда шул сагызны тотып карасым килде, юкка гына татар тотып карамый ышанмый димиләр бит. Әлбәттә, һич кенә дә аны экспроприацияләп чәйнәп карау теләгем юк иде. Шулай, сарык тәмләп чәйни башлау белән, йотып җибәрмәсен өчен авызын каерып тотым да, кулымны авызына тыгып җибәрдем. Сагызын тартып чыгардым, тик сарык бик хәтәр итеп кулымны тешләде. Чәйнәлеп беткән печән иде ул. Баксаң, ашаган печәнен кикереп кабат чыгарып, шуны сагыз итеп чәйни икән. Безнең шикелле химик юл белән ясалган, ароматизаторлар кушылган ялган сагыз чәйнәми. Җәй, чәчәк исләре килеп торган, җиләк тәмләре аңкыган сагыз чәйнәп кинәнә. Миңа шуны бирмәс өчен бүре кебек тешләшә дә ала икән! Ник безнең организм да шулай итәлми?! Мин дә ашаган азыкларымны кабат авызыма чыгарып, шуны көне буе чәйнәп йөрер идем. Бу бигрәк тә бүгенге икътисади көрчек, кыйммәтчелек чорында ярап торыр иде.
Сарык хакындагы әлеге уйлануларыма бер корбан сарыгы сәбәпче булды. 11 август узган Корбан бәйрәмендә Уфаның үзәк урамы – Октябрь проспекты буйлап бер сарык чаба иде. Корбан булудан качкан мескенем. Кызганычка каршы, юлны күмәк форсировать иткән сарыклар кебек башкалары аңа иярә алмый калган. Бик кызганыч...