Барлык яңалыклар
Дөнья бу
6 август 2019, 15:42

ГОМЕРЕГЕЗ НИ ОЗЫНЛЫК БУЛЫР?

Гомер озынлыгы байтак факторларга кайтып кала. Сезнең ничә яшьтә булуыгызга, сәламәтлегегезгә, һөнәрегезгә, холкыгызга һәм башка сәбәпләргә бәйле ул. Бүген сезне Америка медиклары төзегән тест белән таныштырабыз. Сорауларга ихлас күңелдән җавап бирегез. Бәлки, кайбер начар гадәтләрегезне ташларга да кирәктер.Кешенең уртача гомер озынлыгы итеп 72 яшьне алабыз. Сезнең җавапларыгыз нәтиҗәсендә җыелган очколарны шул саннан алырга яки өстәргә кирәк булачак.

Ир-атлар 72дән 3 елны алып ташлый, ә хатын-кызлар, киресенчә, 4 елны өсти. Чөнки алар ирләргә караганда уртача 7 елга күбрәк яши. Димәк, ирләр өчен уртача гомер озынлыгы — 69, хатын-кызлар өчен 76 яшь итеп алына.
Әгәр халкы 1 миллионнан артык булган шәһәрдә яшисез икән, уртача гомер озынлыгыннан 2 елны сызып ташлагыз. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр 3 елны сыза.
Ә инде халкы 10 меңнән кимрәк булган шәһәрдә яшәсәгез, 2 елны өстәгез. Спорт белән атнасына биш тапкыр яртышар сәгать кенә булса да шөгыльләнсәгез – 4 ел, ике-өч тапкыр шөгыльләнсәгез – 2 ел өстәгез.
Әгәр сез өйләнгән (кияүгә чыккан) булсагыз яки никахка керергә җыенсагыз, 5 елны өстәгез, ә киресенчә булганда – 25 яшьтән башлап буйдак тормышта яшәүнең һәр ун елы өчен 1 елны киметегез.
Әгәр сез 10 сәгатьтән күбрәк йокласагыз, 4 елны алып ташлагыз, әгәр дә инде йокы 7-8 сәгатьтән артмаса, бер елны да сызмагыз. Начар йокласагыз, 3 елны алып ташлагыз. Нык талчыкканлык, озак йоклаган кебек үк, кан әйләнеше начар булу билгесе ул.
Әгәр сез кызу канлы, тиз ярсып китүчән булсагыз, 3 елны алып ташлагыз, тыныч, сабыр холыклы булсагыз, 3 елны өстәгез. Рульдә чакта юлда йөрү кагыйдәләрен даими бозсагыз, 1 елны алып ташлагыз.
Әгәр сезгә яшәү өчен акча даими җитмәсә һәм аны өстәмә рәвештә эшләп алу юллары булмаса, 2 елны алып ташлагыз. Урта белемле булсагыз — 1, югары белемле булсагыз — 2 елны өстәгез.
Әгәр дә пенсиядә булып та эшләвегезне дәвам иттерсәгез, 3 елны өстәгез. Чөнки эшсезлек, кешеләр белән аралашмау гомерне кыскарта. Көненә өч кап сигарет тартсагыз – 8 елны, бер кап тартсагыз – 6 елны, аңардан да кимрәк тартсагыз, 3 елны алып ташлагыз.
Әгәр сез көн дә 1 генә тамчы булса да аракы яки сыра эчсәгез, 1 елны алып ташлагыз.
Авырлыгыгыз яшегезгә һәм буегызга тәңгәл килмичә, нормадан 20 килограммга артып китсә — 8 елны, 15-20 килограммга артык булса – 4 елны, 5-15 килограммга артык булса – 2 елны сызып ташлагыз.
40 яшьтән өлкәнрәк ир-ат ел саен профилактик күзәтү, диспансерлаштыру үтсә, 2 елны өсти ала.
Әгәр сезгә 30-40 яшь булса — 2 елны, 40-50 яшь булса — 3 елны һәм 50дән күбрәк булса — 4 елны өстәгез.
Шушы арифметик гамәлләр аркасында килеп чыккан соңгы сан сезнең гомер озынлыгыгызны күрсәтер.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: