Бар тирә-якны йөрәкләрдән чыккан сихри моң чолгап алган. Гармунчы егетнең бармаклары гармун төймәләренең әле берсенә, әле икенчесенә кунып ала. Үзенең йөзеннән гүя нур сибелә. Бар килеш-килбәте тыныч. Йомшак келәмнәрдә утырган кешеләр аны игътибар белән тыңлыйлар. Төрлесе бар анда: карты да, яше дә. Берсе бер сүз эндәшми, йотлыгып тыңлый бирә. Гармунчы егетнең йөрәгеннән чыккан тирән хис-моң башкаларның да йөрәкләренә дулкын-дулкын булып үтеп кереп, шундый ук хис-моң уята иде булса кирәк. Алар вакыт-вакыт җырны күтәреп алалар. Барысының да йөрәкләре ачылган. Күпме генә тыңлап җырламасыннар, бу җыр һич тә туйдырмый, ә киресенчә, йөрәктәге бар кайгы-зарны юып алып чыга кебек. Шунлыктан да күңелләрдә җиңеллек тууы сизелә. Дөнья мәшәкатьләренә күмелгән кешеләрнең күңелләре өчен бу моң – тылсымчы һәм дәвалаучы.
...Илнурның гармунда уйный башлавына әтисе сәбәпче булды. Кичләрен, кырдан кайткач, гармунын алып, башын кырын салып, дәртләнеп уйнаганы егетнең әле дә исендә. Әтисенең кулында биеп торучы, дәрт өстәп күңелләрне очындыручы корал Илнурны үзенә тартты да куйды. Гамил абый баштарак биетеп маташты малаен. Бәләкәй Илнур, кечкенә кулларын билләренә куеп, зал уртасында торган өстәлне урап килә иде дә әтисе алдында я морякларча чүгеп ала, я татарча тыпырдап куя иде. Заманында үзе дә шәп биюче булган әнисен шатландырды инде ул чакта! Апасы да Илнурга кул чаба. Кайвакытта, залның идәннәрен дөбердәтеп, бергәләп тә биеп китәләр иде.
Ләкин, үсә төшкәч, Илнур бик биеми башлады: әллә кызлардан оялды, әллә тешсез авызларын ачып кул чабып утыручы әбиләрдән. Иллә дә мәгәр татлы, шатлыклы, очынулы хисләр бүләк иткән гармун моңыннан аерыла алмады: әкренләп гармун телләренә баскалый башлады.
Башта, апасы өйрәтүе буенча өч төймәгә генә басып, “Ак бүрек” көен чыгарып маташты. Ләкин әтисенең кызыл “Беларусь” гармуны авыррак булып чыкты: аны тарта-тарта хәлләре бетә иде малайның. Улының кызыксынуын күреп йөргән Гамил абый көннәрдән-беркөнне чорма башында тузып, тузанланып яткан хромканы алып төште. Белмим, кайдан килгәндер ул хромка Гамил абыйга? Әллә инде яшь чагында үзе тартып йөрдеме икән? Анысы сер булып калды.
Ике айлап рәткә салып маташкандыр: сүтте, еллар буена җыелган тузаннарын сөртте, купкан күрекләрен ябыштырды, буяштырды, көйләде. Куллары алтын шул Гамил абыйның. Азрак уйнаштырып, сынап алгач, гармун Илнурның кулына килеп керде.
Беренче хисе – дулкынлану. Беренче гармун. Әти бүләге, әти мирасы. Үзенең гармуны. Шатлыклы күзләр әтисенә төбәлде.
– Я, тартып кара әле, улым. Ярыйсымы икән?
Әти сүзе малай күңеленә дәрт бирде. Акрын гына төймәләренә басып, сузып җибәрде. Бу инде биш-алты килограммлы “Беларусь” гармуны түгел, ә җиңел генә, холыклы, икенче моңлы, үзенә килешеп торган гармун иде. Шулай да аны аңлавы җиңел булмады Илнурга. Дәрестән кайткач, көн дә уртак тел табарга тырышты: басты-тыңлады, басты-тыңлады, һәр төймәдән чыккан көйне күңеленә язып барды. Ахырда, гармун телләренең сере аз-азлап ачыла башлады. Малай әтисеннән ишеткән көйләрне уйнарга тырышты. Бик үк килеп тә чыкмады. Ни дисәң дә, яшь күңел белән олы күңел шикелле, хромканың – үз моңы, “Беларусь”ның – үзенеке. Әтисе бию көйләрен уйнарга яратты, ә Илнурның башканы да көйләп карыйсы килде.
Шуңа күрә дә беркөнне ул музыка укытучысы Хәким абыйның бүлмәсенә барып керде. Аны мәктәптәге бөтен балалар да яраталар. Дәресләре һәрчак күңелле үтә. Урыныңда кадакланган кебек утырмыйсың – такта алдына чыгып рәхәтләнеп җырлыйсың, я биисең, кычкырып сорау да бирергә мөмкин, күршең белән дә пышылдамый гына сөйләшергә була. Хәким абый үзе дә балаларны бик ярата һәм әрләп бармый.
Илнур да, Хәким абый янына килгәч, һич тартынып тормыйча балаларча беркатлылык белән әйтеп салды:
– Хәким абый, минем дә гармуным бар. Әтием бүләк итте. Хромка.
Хәким абыйның иреннәрендә елмаю уйнады.
– Була. Ну кайвакыт булмый да.
– Әллә. Белмим. Аңлап бетермим.
Шунда Илнурның күзе урындыктагы яшел лаклы баянга төште. Хәким абыйны бу баяннан башка күз алдына китерә алмагандай, баянны да Хәким абыйдан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Аны иңнәренә асып, укытучы әле бер сыйныфка, әле икенчесенә керә. Илнурның күзе баянның төймәләренә төште. Ялтырап торган матур төймәләр. Өч рәт. Әллә күпме төймә бар бу баянда.
– Һе. Ә нигә монда шулкадәр күп ул төймәләре?
– Төрле көйләр уйнар өчен.
Кайбер көйләрнең хромкада ул теләгәнчә барып чыкмаганы шулвакытта Илнурга “барып җитте”! Авызы ерылып ук китте.
– Аңладым хромкада ни җитмәгәнен!
Бу баянны Хәким абыйсының иңнәрендә генә күреп өйрәнгәнгәме, кыюлыгы җитми торды. Моны сизде укытучының нечкә күңеле: Илнурның иңнәренә үзе үк баян каешларын кидерде. Малай, утырып алып, белдекле генә итеп, лаклы төймәләргә басып, баянны сузып җибәрде. Аннан чыккан саф, нечкә, яңгыравык аваз йөрәгенә үк бәреп керде. Йөзендә оялчанрак елмаю уйный башлады.
– Ошаса, кергәләп йөр. Кайвакытта тик тора бу баян. Кирәк булса, әзрәк үзем дә өйрәткәләрмен.
Илнур инде бу тәкъдимне көтмәгән дә иде.
– Ярар! – диде ул, эчендә тулышып чыккан шатлыгын яшереп тә тормыйча. Укучы белән укытучының күңелләре әнә шулай тиз аңлашты.
Шул көннән алып, Илнурның осталыгы көннән-көн артты. Укытучы, вакытын жәлләми, аңа ноталар өйрәтте, уйнарга яңа җырлар бирде. Ел үтәр-үтмәс мәктәптәге концертларда да чыгыш ясый башлады.
Әйе, кешедә талант булу белән аның үрләтүчесе дә кирәк бит әле. Әтисенең ышанычы, укытучысының сизгерлеге, әнисе белән апасының ягымлы карашлары – болар барысы да Илнурның күңеленә дәрт өстәде, еллар дәвамында канатландырып торды.
Көчле затлар әнә шулай туадыр. Зур эшләр өчен якыннарыңның сөюе, ышанычы кирәк. Илһам бирерлек, алга әйдәрлек көч кирәк кешегә. Илнур, шулай итеп, сәнгать уку йортына укырга керде.
...Әкрен генә башланган көй шәбәйгәннән-шәбәйде. Бу – бию көе түгел, ә сөю, ышаныч белән тулып ташкан йөрәк моңы иде. Кемдер көй уңаена кул чабарга тотынды. Кемдер торып басып бии үк башлады. Барысының да йөзләрендә елмаю чагылды. Гармунчының да йөзендә елмаю, сөю нурлары уйный иде.