Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 июль 2019, 11:52

"ИЛҺАМЛЫ МИЗГЕЛ" конкурсы азагына якынлашты

Дуслар, "Тулпар" журналының нәсер һәм парчалар конкурсы, ниһаять, азагына якынлаша! Катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, ул 3 елга якын барды. Бу чорда без 42 авторның әсәрләрен басмага әзерләдек.Һәркайсының фоторәсемен, кыскача биографиясен биреп бардык. Ләкин бер конкурсантыбыз хакында мәгълүмат юк. Кырмыскалы районының Иске Акташ авылыннан Гүзәлия Гыйззәтуллина ул. Телефон номеры җавап бирми, үзе дә бәйләнешкә чыкмады. Шул сәбәптән, әсәрен конкурс башланганда ук китерсә дә, иң азакка калды. Гүзәлия ГыйззәтуллинаКүңел сандыгы Әле дә хәтеремдә, безнең өйнең түрендә зур сандык тора иде. Ул корама белән ябылып куелган. Корама дигәне – төрле тукыма кисәкләреннән тегелгән япкыч. Ә сандык өстендә – әнием чиккән тышлык кидерелеп, күпертеп куелган мендәрләр...

Шушы сандык ниндидер сер саклый кебек тоела иде. Ул йозак белән бикләнгән, ә ачкыч һәрвакыт нәнәемнең алъяпкыч кесәсендә ята. Ачылган чагы бик сирәк була иде сандыкның. Моны ниндидер могҗиза көткәндәй көтәсең, ачыла башласа, тын алырга да куркып торасың. Сандыкта һәрнәрсә тәртип белән, үз урынында ята. Матур-матур тышлы исле сабыннар, чит-читләре челтәрләп чигелгән кулъяулыклар, бәләкәй генә пыяла савытларда хушбуйлар... Кушъяулык, шәльяулык, хәтта “француз яулыгы” да бар. Нәнәемнең килен булып төшкәндәге, бирнәгә әзерләгән ашъяулыгы, тукылган киндер сөлгеләр – болар барысы да иң кадерле хәзинә булып саклана. Һәркайсысының үз тарихы бар. Менә монысы – бәби бүләге, монысы – сыеры исән-сау бозаулагач, сөенечегә күрше керткән хәер... Кем, кайчан биргән – барысын да хәтерендә тота иде нәнәем. Ә бер читтә пөхтәләп төреп куелган төенчек – аңа кагылырга ярамый. Ул нәнәемнең соңгы туена әзерләп куйган бүләге – үлемтеге.
Өй түрендәге мондый сандыкларның кайсылары искереп юкка чыккан, кайберләрен инде чоланга чыгарып, иген салу өчен лар итеп йөртәләр. Тормыш алга барган саен мондый нәрсәләрнең кирәге бетә бара шул.
Кеше күңелен дә, һәрхәлдә, үз күңелемне мин шушы нәнәем сандыгы белән чагыштырам. Изгелек, игелек орлыклары җыеп, мәхәббәтне, хәтта нәфрәтне сыйдырган ниндидер хәл-вакыйганың шаһиты булып, шуларның истәлекләрен “күңел сандыгына” салып, сабырлык ачкычлары белән бикләп куясың. Иң-иңнәрен кадерле хәзинә кебек төпкә яшерәсең – берүк кеше күзе, кеше сүзе тимәсен.
Әйе, гомер узган саен бала чакны, яшьлекне сагынасың да әнә шул “сандык”ны сак кына ачасың. Сак кына, имеш! И-и-и, ул сандык бер ачылсамы, андагы якты истәлекләрне авызлыклап та, кушкуллап та тотып торып булмый...
Әнә ул минем балдай татлы балачагым! Күрәсеңме, чәченә ак тасма таккан, йөзенә кояш бүләге – сипкелләр сибелгән коңгырт күзле, ябык кына гәүдәле кызчыкны?
...Әле генә күл буена каз бәбкәләрен төшерәм, инде чирәмдә дус кызларым белән туп уйныйм. Әнием алып биргән ак җирлеккә зәңгәр чәчәкләр төшкән яңа күлмәгемне киеп күрше әбигә котлатырга йөгерәм. Алты яшьтә генә булсам да, йөземә җитдилек чыгарып, үз өстемә “йөкләтеп” бирелгән ун гына өйлек Әпәс урамына гәзит-журналлар таратам. (Әнием хат ташучы булып эшли иде.)
...Менә ак тун итәкләрен җилфердәтеп, кар бураннарын уйнатып, кыш җитте. Без бәләкәй чакта кар чиксез күп була иде. Койма белән тигезләп, көртне өеп куя Кыш бабабыз. Кары күп булгач, кышы да ямьле, уеннарыбыз да күңелле.
...Быел мин – беренче сыйныф укучысы. Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. Әнием күптән ап-ак марлядан бал итәкле күлмәк тегеп, аны крахмаллап элеп куйган. Ә калфакны апаларым белән ясадык, аны төрле ялтыравыклар белән бизәдек. Җырлар, биюләр өйрәнәбез. Ул вакытта мәктәптә өч сыйныфта җитмеш өч бала укый идек.
Бәйрәм көн җитте. Яңа ел кичәсе авыл клубында үткәрелә. Яше-карты җыелган, залда алма төшәр урын юк. Ә без, укучылар, чыршы тирәли ике түгәрәк ясап тезелеп басабыз да:
Суык бабай, кил безгә,
Яңа ел бәйрәменә,
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә, –
дип, Кыш бабай белән Карсылуның килүен көтәбез. Ак сакаллы бабабыз безнең зарыгып көтүебезне белә, ахры, иңбашына зур капчык асып килеп җитә. Ишектән керүгә үк барыбызны да бәйрәм белән котлап, кәнфитләр сибә. Аптырап калдым, Кыш бабай икенче сыйныфларны укыткан Венера Әхмәт кызы Батталованың тавышы белән эндәште түгелме соң? Як- ягыма карыйм, башкаларга да шулай тоеламы икән? Юктыр, әнә бит барысы да ярыша-ярыша үз һөнәрен күрсәтеп, бүләк алырга тырыша. Мин дә “Кыш Бабай” дигән шигыремне сөйләдем. Ул, аркамнан сөеп, миңа бүләк бирде...
Балачагымдагы тагы бер гадәт исемдә калган. Безнең авылда гына идеме икән, белмим. Яңа ел бәйрәмен клубта үткәргәннән соң берничә көн рәттән сыйныфташларыбызның өенә киенеп-ясанып бара идек. Һәр өйнең түрендә матур бизәлгән чыршы, җем-җем утларын кабызып, безне көтә. Чыршы тирәли җырлыйбыз, биибез. Әниләребез, өстәл әзерләп, безне сыйлыйлар.
Миңа бигрәк тә сыйныфташым Кларага барганым хәтергә сеңеп калган. Клараның әнисе тәмле итеп кабартмалар пешергән. Әй, шул вакыттагы кабартманың тәме, урамга ук таралган хуш исе, әле булса танавымны кытыклап тора. Ә иң аптыратканы: Флизә апа безнең белән бергә чыршы тирәли әйләнеп биеде дә, безгә мандолинада уйнап күрсәтте. Шунда миңа мандолина “җене” кагылды да инде. Ялына торгач, әнием почта аша мандолина яздырып алды. Уйнап карыйм, “дырын-бырын”нан башка көй чыкмый. Мандолинамны тоттым да, Флизә апаларга йөгердем. Бер көй өйрәнүен-өйрәндем, тик колагыма аю гына басмаган, ә фил менеп таптаган булып чыкты. Шулай итеп, миндә “бөек музыкант” мәңгелеккә үлде...
...Күбәләкләп кар ява. “Хәтерлисеңме шул чакларыңны?” – дип, кар бөртекләре күз кыса.
Ничек хәтерләмим инде! Онытканым да юк! Мин әле дә Яңа елны сагынып көтәм. Оныкларым белән күптән өй түрендәге чыршыбызны бизәп куйдык.
Күңелем белән гүя шул нәни кызчыкмын. Тик аның күңел сандыгы инде буш түгел. Анда – моңсу хатирәләр белән нәкышләнгән сөлгеләр, күңелле истәлекләр белән чигелгән яулыклар... Анда – хәтерем мәрҗәннәре, анда – гомерем җәүһәрләре...
Читайте нас: