Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 июль 2019, 13:59

ӘТӘЧКӘ... ЙОМЫРКА САЛГАН ӨЧЕН – ҖӘЗА

Тарихта ахмаклыгы белән таң калдырган курьёз вакыйгалар бихисап. Түбәндә без сезне аларның иң гаҗәпләре белән таныштырып үтәргә телибез.

* * *
Билгеле булганча, җинаять кылган очракта хөкем кешеләр өстеннән була. Ләкин тарихта шундый очраклар булган, хөкем карары... хайваннарга да чыгарылган.
Шулай, 1457 елда бер дуңгызның эше тикшерелгән. Ул бер бәләкәй малайга һөҗүм иткән һәм аны үтергән. Суд дуңгызны гаепле дип таба һәм асып үтерергә хөкем итә. Дуңгызның бәрәннәре (аларның гаепләре булмагач) суд файдасына конфискацияләнә. Парижда хәзер дә, сәер бу хөкем истәлеге буларак, «Асылган дуңгыз» дигән урын бар икән.
* * *
1474 елда Базел шәһәрендә бер әтәч күкәй сала. Моның өчен бичара «таң хәбәрчесен» «сихерче» дип игълан итәләр һәм бик каты җәзалыйлар. Ураккойрыкны әлеге күкәе белән зур учакта яндыралар. Мондый сирәк очракка фәнни аңлатма шуннан тора: җәнлекләрнең һәм кошларның кайбер төрләрендә ике җенес бергә сыешып яшәргә мөмкин
* * *
Булачак патшабикә Екатерина II ире, патша Петр III аты хәрби суд карары белән атарга хөкем ителә. Үзенең хуҗасының буш һәм булдыксыз кеше икәнен тойган кебек, әлеге ат «бөек» галиҗанәпне «мыскыл итә»: тигез урында сөрлегә һәм патша җиргә егылып төшә.
* * *
1915 елда фронтта, Воиз провинциясендә немецларның Фриц дигән бер эте французларга зур мәшәкать тудыра. Ул курьер-шпион ролендә, дошман турында кыйммәтле белешмәләр белән фронт сызыгын берничә тапкыр үтеп кайта һәм тотылмас булып кала.
Французлар бу хәлне чамалап, яшерен сукмакка Жужуны утырталар. Аны очраткач, Фриц «уяулыгын» югалта һәм, кәнтәйгә ияреп, дошман лагерына бара. Аның муен бавында чираттагы яшерен донесение табыла. Французларның ялан суды хөкеме белән Фриц немец «шпионы» буларак атып үтерелә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: