Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 июль 2019, 16:29

Нәдһәт ФӘТХИЕВтан "әйтелмәгән әйтемнәр"

"Тулпар"ның тугры дусты, галим, Яңавыл егете Нәдһәт Фәтхиев нефть өлкәсендә генә түгел, телдә дә яңалыклар уйлап табарга оста. Аңардан күчтәнәч – "әйтелмәгән әйтемнәр".

Ярлы байдан бай ярлы яраулырак.
Ләчтит сату – мылтык ату: тиюе шарт түгел, шартлавы шарт.
Баш булсаң, башың таш булмасын.
Башка чапканга кул чапма.
Табынам дип, абынып куйма.
Кайчакта кул чабу чигәгә чабуны аңлата.
Бәла аяк астында ятса да, таптап булмый.
Гомер сөрү – бакча сөрү түгел.
Бушка бушны кушсаң, буш була, берне кушсаң, куш була.
Тәхеттә утыра алмаганны ләхеткә яткыралар.
Артык сүз – эшне, артык тоз ашны боза.
Күбек тә күперенә.
Боткаң сыек булса, су гаепле түгел.
Ачык капкадан качып кермиләр.
Учак җылысы кочак җылысын алыштырмый.
Кызның тыйнаклыгы тырнагы озынлыгы белән үлчәнми.
Чәчкә – чәчкә аткач кына чәчкә.
Ашасаң кырык карта – сәламәтлегең арта.
Күзәтмичә сүз әйтмә.
Өйле кеше – көйле кеше.
Тавыш күтәрү өчен көч кирәкми.
Өрмәгән эт шикләндерә.
Сукмактан атламый олы юлга чыгып булмый.
Исәр юлыңны кисәр.
Атсыз кешедән дә атлы кеше туа.
Коллык килсә, муллык китә.
Көчле үчле булмый.
Йөз мактанудан бер макталу артык.
Үчең булса, учыңда саклама.
Кешелек күршелектән башлана.
Кешелек кечелектән башлана.
Лыбырдаудан кыбырдау артык.
Кәҗәңне ашатасың килмәсә, бакчаңа сакчы ит.
Дусыңа шикләнеп карау – агулы дару.
Төчелек кечелеклелекне аңлатмый.
Кара ипи ашамаган агының тәмен белмәс.
Терәгең терәлерлек булсын.
Артык эреләнмә, ишеккә сыймассың.
Түрәнең урлаганы дәрәҗәсе белән үлчәнә.
Якты дөньядан киткәндә якты истәлек калдыр.
Һәр яла җәза ала.
Авыр сүзне күтәрү дә имгәтә.
Үзеңне үзең кулга алмасаң, сине кулга алырлар.
Ялагай ялап туена.
Тырнагы озын да, тернәге кыскарак.
Тырнаксыз да тернәкле була.
Санга сукмау тәнгә сугудан катырак җәрәхәтли.
Кеше чәйнәргә теш кирәкми.
Олы юлда да үз сукмагыңны калдырырга була.
Берәү – эше белән, берәү түше белән дан яулый.
Кулланылмаган белем череккә әйләнә.
Җитәкләүгә мохтаҗ җитәкчеләр күбәйде.
Тозсыз сүз тиз ачый.
Сәхнә йолдызының нурлары үзен яктыртырга да җитмәде.
Фәнни ачыш ябылмый.
Коткаручың булса гына уйга бат.
Вакытны үткәрергә вакыт кирәкми, үзе үтә.
Бурычка ашау – борыч ашау.
Үзгәрешне үзләштерергә үзеңә үзгәрү кирәк.
Таләп ит – талап китмә.
Чиста савыт-саба урынын таба.
Гөрләшү берләшүне аңлатмый.
Син дә түрә, мин дә түрә, илнең хәлен кем күрә?
Яманатлының әманате – хыянәт, hәр көне – кыямәт.
Берәүләр ярата, икенчеләр яратырга ярата.
Дөнья киңлеген күңелең киңлеге белән үлчә.
Хатынының тәңкәсе кыбырсытты теңкәсен.
Ире – уйнаучы, хатыны – сөйләүче, балалары – артист.
Кемгә – йөзе, кемгә – тезе, кемгә – сүзе, кемгә – буе, кемгә – уе ошый.
Кызлар, ачсагыз ботыгызны, алырлар котыгызны.
Бөекләр азайса, көекләр күбәя.
Бәхет кошы җылы ояга гына куна.
Караган гына күрә.
Минем позиция – оппозиция.
Елларым үтә дә, юлларым да үтелсен иде.
Сыгылсаң да, бөгелмә.
Уңыш булган чакта – була кунак та.
Берничәдән берәгәйле артык.
Бетең котырса, җилкәңне кашы.
Шикләнсәң дә, бикләнмә.
Кем – ут, кем – баламут.
Күп беләм дип, бөлеп куйма.
Үз язмышың үзең яз.
***
Автор турында:
Нәдһәт Фәтхиев 1934нче елда Яңавыл районы Югары Чат авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Әнкәсе Тәкыя Хаҗип кызы бәетләр язган, яшьли вафат булган. Әтисе, Мөртәиф Фәтхетдин улы, Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтып, гомере буе колхозда эшли. Нәдһәт Бөек Ватан сугышы елларында тугыз яшьтән көтү көтә, үгез җигеп сабан сөрә. Мәсәгуть җидееллык мәктәбендә һәм Ямады урта мәктәбендә укый.
Уфа нефть институтын (1953-1958) тәмамлагач, производствода тәҗрибә туплап (1958-1963), бөтен сәләтен гыйлми эшкә юнәлтә. 1993нче елдан «Нефтемонтаждиагностика» ябык акционерлар җәмгыятендә хезмәт сала. Уңышлар да урап үтми – техник фәннәр кандидаты, атказанган уйлап табучы, йөздән артык гыйльми эш һәм берничә техник китап авторы ул. Техника өлкәсендә кырыктан артык яңа әйбер уйлап тапкан. Аның идеяләре, тәкъдимнәре буенча проектланган һәм төзелгән резервуарларда миллионлаган тонна нефть һәм нефть продуктлары югалтусыз сакланыла. Үз уең, үз кулың белән эшләнгән әйберләрне күрү, әлбәттә, зур бәхет.
Шигырьләре «Узгач җитмеш җидедән» дигән китабында 2013нче елда басылып чыга. Ә инде «Йөрәктәге эзләр» (Уфа, 2015) китабына детектив хикәяләр, истәлекләр, кызык-мызык хәлләр тупланган.
Читайте нас: