Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 июль 2019, 13:52

И КЕРӘШЕН, КАРЕНДӘШЕМ МИНЕМ...

Бүгенге көндә Бакалы районы керәшеннәре милли күтәрелеш чорын кичерә. 2002 - 2010 елгы халык исәбен алу чорында керәшеннәргә мөстәкыйль милләт статусы бирелүе дә аларның үз тарихларына, үзенчәлекле мәдәниятләренә игътибарын һәм ихтирамын көчәйткәндер, дип уйларга кирәк. Керәшеннәр йолаларында уникаль күренеш — борынгы мәҗүсилек чорында барлыкка килгән магик ритуалларның христиан йолалары белән берегеп китеп, бүгенгәчә саклануын күрергә мөмкин.Мәсәлән, Үмер авылында яшәүче Клавдия Дмитриевне ВАСИЛЬЕВА (1921нче елгы) безгә борынгыдан калган шундый берничә йола-ритуал хакында сөйләде:"Бездә Раштуа, Тройсын, Бәрмөнчәк, Олы Көн (Пасха) бәйрәмнәре әлегө кадәр үткәрелә. Олы көнгә бер атна кала бәрмәнчеккә китәбез (тал ботаклары җыярга — вербное воскресение. — И. Ф.). Бәрмәнчекләрне, маллар исән-имин үрчесен дип, абзар матчасына кыстырабыз; йортка иминлек теләп, икона арасына куябыз, — диде ул. — Безнең авылда бәрмәнчек иртәсендә капка урлау гадәте дә бар. Аның мәгънәсе шул: элек бер-берсенә күзләре төшкән керәшен егет-кызлары хисләрен сиздермәскә тиеш булган. Өйләнешергә тәкъдим ясау өчен, егет кеше бәрмәнчек төнендә сөйгәне яшәгән йорт капкасын үз өенә күчереп куйган. Бу йола әле дә шул ук рәвешендә яшәп килә. Бәрмәнчекне ифрат бай табын белән, күңелле итеп үткәрү — мәҗбүри гамәл."

И,керәшен,карендәшем минем,
Халкыбызның асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста.
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың миңа — үз сеңелем,
Һәр әбекәй — туган әнкәдәй.
(Гәрәй РӘХИМ)
Башкорт дәүләт университетының татар-урыс филологиясе бүлеге студентларының Башкортстанның милләттәшләребез күпләп яшәгән районнарына җәйге фольклор экспедицияләренә чыгуы 1960нчы елларда күренекле фольклорчы-галимебез Риф Мөхәммәтҗанов тарафыннан оештырыла башлап, 1991нче елга кадәр дәвам итте. Алар барышында тупланган материалларның зур өлеше 1977-1993нче ел¬ларда дөнья күргән «Татар халык иҗаты» унөчтомлыгында урын алган иде.
Кызганычка каршы, илдәге икътисади тотрыксызлык аркасында әлеге изге эш 1991-2005нче еллар аралыгында тукталып торды. Ниһаять, 2006нчы елда — Илеш районына, 2007нче елда – Чакмагыш районына БДУ студентларының җәйге фольклор экспедицияләре оештырылды һәм шактый бай материал тупланды. Соңыннан исә яшьләр халкыбызның рухи мирасын барлау өчен Бакалы районына юл алды һәм заманында волость үзәге булып торган Иске Корыч авылы мәктәбенең интернатын экспедициянең төп базасы итеп сайлады.
Әйтергә кирәк, Бакалы — халкының этник составы ягыннан гаять уникаль, республикада тиңдәше булмаган район. Биредә мөселман динендәге татарлар белән бергә керәшеннәр дә, урыс староверлары да, хәзерге православ динен тотучы христианнар да, нугайбәкләр дә, мәҗүсилектән аерылмаган марилар да яши. Шуңа күрә халыклар дуслыгы Бакалы төбәге халкы өчен буш сүз түгел. Ул гасырлар дәвамында сыналган. Төрле милләт вәкилләреннән торган пугачевчыларның үзләрен эзәрлекләүче патша гаскәрләреннән котылу өчен түбәтәйләре белән туфрак ташып төзегән «Түбәтәй күпер»нең калдыклары биредә әле дә бар. 1773-1775нче еллардагы крестьян күтәрелеше турындагы күпсанлы риваятьләр һәм легендалар күңелләрдә бүген дә саклана. «Халык бердәм булганда хәтта түбәтәй белән җир ташып та, тау хасил итә ала. Һәртөрле явызлыкка каршы тора алырлык көч — бердәмлек ул», — дип әйтә кебек алар.
Экспедициядә катнашучылар Иске Корыч, Килкабыз, Катай кебек мөселман-татар һәм Үмер, Яңа Балыклы, Илек кебек керәшен татарлары авылларында төрле жанрлардагы һәм характердагы фольклор материалларын җыю эше белән шөгыльләнде. Шунысы кызык, мөселман динендәге татарлар белән керәшеннәр арасында, гәрчә бер үк татар телендә сөйләшсәләр дә, фольклорчы күзлегеннән караганда шактый зур аермалыклар күзгә ташланды.
Беренчедән, турысын әйтергә кирәк, «саф» татар авылларында халык авыз иҗаты әсәрләре шактый аз сакланган. Меңгә якын йорттан торган Иске Корычта, берничә йөз кеше яшәгән Килкабызда без бер генә әкият тә, тарихи җыр да, яңа легенда да, йола фольклоры үрнәкләрен дә табалмадык. Бар җыйганыбыз берничә яңа бәет, мөнәҗәт һәм такмак текстлары белән генә чикләнде. Хәтта өлкән буын вәкилләре дә үзләре яшәгән авылларның тарихын, борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын хәтерләми диярлек. Яшьләр исә бөтенләй урыслашып, манкортлашып бара. Хәтере кыска халыкның киләчәге дә озын түгеллеген, кызганычка каршы, алар аңламый.
Керәшеннәргә килсәк, хәл нәкъ киресенчә. Бүгенге көндә алар милли күтәрелеш чорын кичерә. 2002нче елгы халык исәбен алу чорында керәшеннәргә мөстәкыйль милләт статусы бирелүе дә аларның үз тарихларына, үзенчәлекле мәдәниятләренә игътибарын һәм ихтирамын көчәйткәндер, дип уйларга кирәк.
Керәшеннәр йолаларында уникаль күренеш — борынгы мәҗүсилек чорында барлыкка килгән магик ритуалларның христиан йолалары белән берегеп китеп, бүгенгәчә саклануын күрергә мөмкин. Мәсәлән, Үмер авылында яшәүче Клавдия Дмитриевне Васильева (1921нче елгы) безгә борынгыдан калган шундый берничә йола-ритуал хакында сөйләде:
«Бездә Раштуа, Тройсын, Бәрмөнчәк, Олы Көн (Пасха) бәйрәмнәре әлегө кадәр үткәрелә. Олы көнгә бер атна кала бәрмәнчеккә китәбез (тал ботаклары җыярга — вербное воскресение. — И. Ф.). Бәрмәнчекләрне, маллар исән-имин үрчесен дип, абзар матчасына кыстырабыз; йортка иминлек теләп, икона арасына куябыз, — диде ул. — Безнең авылда бәрмәнчек иртәсендә капка урлау гадәте дә бар. Аның мәгънәсе шул: элек бер-берсенә күзләре төшкән керәшен егет-кызлары хисләрен сиздермәскә тиеш булган. Өйләнешергә тәкъдим ясау өчен, егет кеше бәрмәнчек төнендә сөйгәне яшәгән йорт капкасын үз өенә күчереп куйган. Бу йола әле дә шул ук рәвешендә яшәп килә. Бәрмәнчекне ифрат бай табын белән, күңелле итеп үткәрү — мәҗбүри гамәл.
12нче июльдә Питрау көне уздырыла. Бу үсемлекләрнең, төрле чәчәкләрнең сихри дәва көченә ия көн. Элек Питрауда 70 төрле чәчәк җыя идек. Сыер чирләсә дә, атларыбызны елан чакса да, шул Питрау чәчәге белән өшкерә идек. Бала еласа, ана кеше уклау алып, кендегенә, корсагына куеп өшкерергә тиеш, сабый тиз тынычланыр».
Илек авылында татар теле укытучысы Нина ханым Карпова бар гомерен керәшен фольклорын, мәдәниятен өйрәнүгә багышлаган. Экспедиция әгъзалары аның тарафыннан тупланган материалларны, төрле өшкерү-ырымнарны да күчереп алды. Менә шуларның Дарья әби Игушинадан (1894нче елгы) язып алынган кайберләре.
СУ ТОТКАНДА
Кешенең тәнендә кып-кызыл таплар барлыкка килгәч (безнеңчә, су чәчәге чыккач. — И.Ф.), аны су тоткан, дип уйлаганнар. Су тоткан кеше бер чүпрәккә тоз белән ярма төйни дә, төнлә сөйләшмичә генә шуны суга агызып җибәрә. Ташлаганда түбәндәге сүзләрне әйтә.
Су атасы — сары сакал,
Су инәсе — Сылубикә,
Шушыны ашагыз,
Шушыны эчегез,
Шушының белән бәхилләгез.
ЗӘХМӘТ КАГЫЛГАНДА
Бу өшкерү ярты чынаяк тозлы суга карап башкарыла.
Сиңа ни булган?
Зәхмәт кагылган.
Ятар булсаң, ят, зәхмәт,
Китәр булсаң, кит, зәхмәт.
Син китмәсәң, мин китәм,
Синең башыңа мин җитәм.
Җилдән китсәң, җилгә кит,
Судан килсәң, шунда кит!
Бетсен-китсен, тфү-тфү,
Минем кулым түгел —
Айша-батман кулы.
Тфү-тфү!
Зәхмәт кагылган кеше, өшкерелгән су белән битләрен сөртә, азрак эчә. Зәхмәтле урынга шушы суны коеп, эне кадап куялар.
Югарыда китерелгән үрнәкләрдән күренүенчә, әлеге өшкерү-ырымнарның нигезендә табигатьтәге тылсымлы көчләргә, сихри затларга табыну ята. Бу исә борынгы Тәңречелек диненә хас күренеш. Димәк, әлеге ырымнар төркиләргә әле Ислам дине дә, христиан дине дә кермәгән чорда ук, ягъни кимендә 1000 ел элек үк яшәгән һәм үзгәрмичә диярлек буыннан-буынга күчеп, керәшеннәр репертуарында бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән булып чыга.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: