550 метр озынлыктагы бу күпер 30нчы елларда төзелгән булган. Күпер Белорет металлургия комбинаты милке булып исәпләнгән. Төзекләндерү белән дә комбинат шөгыльләнгән. Соңгы елларда ул комбинатка да, шәһәргә дә карамый хуҗасыз калган иде.Төзек булмавы сәбәпле, анда йөрү дә тыелды. Күперне төзекләндерү өчен 30 миллион, сүтү өчен 4 миллион сум акча таләп ителә.