Башкортстанда соңгы елларда билгесез җанвар мал-туарларга һөҗүм итә. Шартлы “чупакабра” дип аталган бу мифик зат турында беренче хәбәрләр Тәтешле районының Күрдем авылыннан алынган иде. Зыян күрүче тәүге гаилә Ахуновлар булды. Люция Ахунова сүзләренә караганда, иртән чыгуына сарыкларының җантәслим кылуын күргәч, маллары кичтән ашаткан яшелчәләрдән агулангандыр дип уйлый. Ләкин аларның муенында теш эзләренә тап була. Соңрак шул ук авылда билгесез җанвар йорт куяннары һәм сарыкларга һөҗүм итеп, төнен каннарын эчә. Аннан соң Күрдемнән 60 чакрым ераклыктагы Балтач районында шундый хәлләр кабатланды. Иске Балтач авылы халкы сарыкларны көтүгә куудан туктады. Соңрак чупакабраны Миякә һәм Баймак районнарында, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Күмертау шәһәрләрендә дә күрүләре турында хәбәрләр булды. Чишмә районының Салих авылында аның үләксәсе табылуын да язып чыктылар. Бу турыда авылда яшәүче Дамир Мөрсәлимов чаң сукты. Социаль челтәрләргә аның рәсемен куеп, тикшерү өчен белгечләр көтүен хәбәр иткән иде. Дамир Мөрсәлимов сүзләренә караганда, бу җанварның ал аяклары һәм бармаклары шактый озын. Тырнаклары ике сантиметр тирәсе. Авылда бер төнне сигез сарык буып үтерелгән, йорт кош-кортлары даими югалып торган. Әлеге үләксәне табучы моның шушы чупакабра булу ихтималлыгын фараз иткән иде. Уфаның экология экспертизасы һәм биоинформация технологияләре институты галимнәре бу затны тикшереп, аның төлке үләксәсе булуын ачыклаган иде.