Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 июнь 2019, 17:49

Яшисем килә!

Таңсылу авырлык белән күзләрен ачты. Башы авыр, бераз укшыта да. Беләгенә энә куелган, аның аша тып-тып дару тама. Ишек ачылды, доктор килеп керде.

- Уяндыңмы, гүзәлкәй? – Ак халатлы абзый хәстәрлек белән кызның башын тотып карады, пульсын тикшерде. – Ну, якты дөньяга кире кайтуың белән! - Ә минем кайтасым килми иде! – Таңсылу, турсаеп, читкә карады.
Доктор, бермәлгә тын калып, кызга карап торды да әйтеп куйды:
₋ Ә син кайгырма, сеңелем, кайтуың озакка түгел. Эчкән даруларың организмыңа коточкыч йогынты ясаган, йөрәк эшчәнлегеңдә төзәтеп булмастай тайпылыш барлыкка килгән. Ике-өч көн генә түзеп тора алырсың әле...
Доктор артыннан ябылган ишеккә озак карап торды Таңсылу. Димәк, ике-өч көннән үләчәк... Ярар, ул шуны теләде бит! Аның җансыз гәүдәсен кочаклап, Аликның елаганын ничә тапкыр күз алдына китерде... Дөньяда унтугыз елга якын гына яшәгән матур гәүдәсен... Таңсылуның күз алдыннан яшәлгән еллары үтте...
...Ул дөньяга могҗиза, әти-әнисенең көтелмәгән чиксез шатлыгы булып туды. Әйтерсең, әкияттәге әби белән бабайның көнбагыш эченнән чыккан кызыдай. Балалары булмаячагына күптән ышанган һәм күнгән илле яшьлек әтисе һәм кырык биш яшьлек әнисе аның дөньяга яралганын туарга ике-өч ай калгач кына белде. Аларга һәм докторларга һушка килергә дә вакыт калдырмыйча, кечкенә кызчык дөньяга җиде айлык, ике кило ярымлык булып аваз салды. Чибәрнең дә чибәре булып, бик иркәләнеп, әти-әнисенең озак еллар йөрәгендә җыелып, беркемгә сарыф ителмәгән чиксез наз һәм яратуына берүзе күмелеп үсте ул.
Мәктәптә яхшы укыды. Бердәм дәүләт имтиханнарын югары баллар белән тапшырып, медицина университетына керә алу бәхетенә иреште. Менә шунда әти-әни канаты астыннан чыккан иркә кыз беренче тапкыр каршылыклар белән очрашты да. Баксаң, тулы бәхет өчен матур булу гына аз икән. Бергә укыган күпчелек курсташ кызларының киемнәре аныкыннан күпкә затлырак, ә әти-әниләре югары урыннарда эшләүче, бик калын кесәле, балалары янына “текә” машиналарда гына килеп туктый яисә водительләрен генә җибәрә торган кешеләр икән.
Баштагы айларда атна саен авылдан азык-төлек төяп, булган пенсия акчаларын алып, гади генә авылча киенгән, башына яулык бәйләгән әнисен, инде бик олыгайган, бөкрәя төшкән әтисен янына килеп йөрүдән туктатты ул. Үзе дә еш кайтмый башлады. Кызның бик тә зәвыклы яшьләр сафына керәсе, алар кебек “ялтыравык” тормыш белән яшисе килде. Бик тиздән ул моңа шундый “текә” егет белән дуслашып йөреп кенә ирешеп булачагына төшенде. Андый егетләр күп лә ул, күңелгә дә ошасын иде бит әле...
Һәм беркөн ул андыйны очратты – курсташ кызының банкта эшләүче абыйсы Алик! Яше утызга якынлашса да әлегә өйләнмәгән, озын буйлы, бик күркәм, матур машинада йөри, ә тезелеп торган ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрсә... Ничек итсә итте, теләгенә иреште Таңсылу. Башта курсташ кызы белән ныклап дуслашты, соңыннан абыйсы белән танышты. Яшьлек, чибәрлек, чаялык үзенекен итте – егет яшь гүзәлне очрашуга чакырды. Монда инде Таңсылу сынатмады... Кафелар, рестораннар, төнге клублар, затлы бүләкләр... Берничә айдан егет аны үз фатирына яшәргә дә чакырды.
“Бәхетле тормыш” ярты ел дәвам итте. Беркөнне Алик Таңсылуга кинәт салкын су койгандай авыр сүзләр әйтте:
₋ Миңа синең белән бик рәхәт һәм күңелле булды, рәхмәт. Бу фатирга бер ел алдан түләнгән, рәхәтләнеп яши аласың. Ә минем күптән өйләнешергә вәгъдәләшкән кызым иртәгә чит илдән укудан кайта. Ул - безнең гаилә дусларының кызы. Җәйгә туй көнебез билгеләнгән. Зинһар, аңла һәм ахмаклыклар эшләмә, син бик яшь һәм чибәр, барысы да алда. Укуыңны онытма, яхшы белем алмыйча, бернәрсәгә дә ирешеп булмый...
Ахмаклык эшләмичә булдыра алмады Таңсылу, яшьләренә төелеп елады, елады да бер уч дару эчте. Бер сәгатьтән Алик әйберләрен алырга киләчәк, аның җансыз матур гәүдәсен кочаклап еласын әле! Әлбәттә, үзенә бик килешле ефәк халатын кияргә, тәмле хушбуй сөртергә дә онытмады...
...Таңсылуны уйларыннан акрын гына ишек шаку бүлде. Бүлмәгә башына яулык бәйләгән әнисе, бөкрәя төшкән әтисе килеп керделәр. Аһ, кайчаннан бирле күргәне юк аларны Таңсылуның! Тагын да ныграк картая төшкәннәр... Йөзләрендә чиксез борчылу. Әнисенең кочагына керүе булды, күз яшьләрен тыя алмады кыз. Әни кочагында ничек рәхәт икән! Менә бит аны чын күңелдән өзелеп яратучы, беркайчан да хыянәт итмәячәк, бары бәхет теләүче кешеләр! Их, авылдагы агач өйләренә кайтып, тәрәзәсе алмагач бакчасына караган бүлмәсендә йокларга, әнисенең чәченнән сыйпавына уянырга, тәмле ашлары белән сыйланырга... Кызганыч, ул инде боларны беркайчан да татымаячак...
Кинәт Таңсылуның йөрәген әрнеткеч уй өзде – аның яшисе килә! Бик тә, бик тә нык яшисе! Бай кызга өйләнергә җыенган Аликка төкереп, яшьлегенең, матурлыгының кадерен белеп, укуын тәмамлап, зур уңышларга ирешеп яшисе...
Бүлмәгә килеп кергән доктор әти-әнисенә чыгып торырга кушты.
₋ Доктор, минем яшисем килә! Берничек тә коткарып булмыймыни соң мине? Коткарыгыз, зинһар!
Яшьләренә буылып елаган кыз докторның ирен читләре белән генә елмайганын, әлбәттә, сизмәде.
₋ Бер дару бар да соң... Ләкин ул һәркемгә дә тәэсир итми. Шулай да тәвәккәлләргә була. Сез әле яшь, организмыгыз көчле булырга тиеш...
₋ Мин риза, шул даруны бирегез, зинһар!
Бераздан шәфкать туташы Таңсылуга укол кадады, ул шунда ук йоклап китте. Палатага табиб килеп керде:
₋ Йоклап киттеме? Ярар, иртәнгә кадәр йоклаячак әле ул. Организмын чистарттык, аңа инде бернәрсә дә янамый. Бу дару тынычландырачак, әти-әнисенә иртән килеп алырга куштык. Ышаныгыз, инде хәзер ул беркайчан да мондый юләр адымнарга бармаячак. Бу чибәр кызны зур тормыш, матур киләчәк көтә.
₋ Сезнең дәвалау ысулы искиткеч, доктор, -- дип елмайды шәфкать туташы.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас: