Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 июнь 2019, 13:37

Рәфил САМАТОВ. Рәхәткә чыдап кара...

Рәфил Саматов – соңгы чорда иң актив иҗат иткән журналистларның берсе. Аның язмалары Башкортстан, Татарстан матбугатында еш күренә һәм игътибарны җәлеп итә. Ул 1972 елда Дүртөйле районының Чишмә авылында туган. Туган авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлагач, күрше Исмаел авылында, аннан Башкорт дәүләт педагогия университетында укый. Туган авылында укытучы, авыл хакимиятендә эшләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе, «Юлдаш» район гәзите хезмәткәре булып эшли.Рәфилнең тәкъдим ителгән язмасы тормыш кыйммәтләре турында фәлсәфи уйлануларга корылган. Ике гаилә язмышын капма-каршы куеп, аларның мисалында ул кешелеклелек сыйфатлары турында уйлана. Чынлап та, юклыкка ничек тә түзелә, ә менә байлык, җитешлек еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә.

Тормышта, чыннан да, шундый күренеш күзгә еш чалына: адәм балалары кыенлыкка тешләрен кысып түзә, ә рәхәткә нишләптер чыдый алмый. Әлеге язма геройларының язмышы белән якыннан танышканнан соң, сез моңа үзегез дә төшенерсез бәлки.
...Артык зур булмаган шәһәрдәге тимер-бетон изделиеләр җитештерү предприятиесенә бер чорда, кояшлы, ямьле яз аенда, ике яшь гаилә – Ивановлар һәм Сидоровлар гаиләләре эшкә килә. Ирләре Виктор һәм Константин водитель булып, хатыннары Марина белән Елена измә әзерләү цехына оператор булып эшкә урнаша. Аларга предприятиенең тулай торагыннан бүлмә бирелә, кыскасы, яшәү һәм эшләү өчен шартлар булдырыла. Бер еллап тырыш хезмәт салгач, әлеге ике ханым да декрет ялына туктый. Бер үк көнне диярлек баһадирдай малайлары туа. Гөрләтеп бәби туйлары үткәрәләр, шатлык-куанычтан яшь әти-әниләр үзләрен күкнең җиденче катында итеп тоялар.
Ныклы, тату гаиләләрдә Игорь белән Ваня исемле сау – сәламәт, ут бөрчәседәй җитез, теремек малайлар күзгә күренеп үсә. Тиздән сабыйларын балалар бакчасына биреп, ике әхирәт тә үз урыннарына эшкә чыга. Әүвәлге чорда дустанә мөнәсәбәттә булган шушы ике гаилә тора-бара бер-берсеннән ничектер читләшә, ераклаша башлый. Марина һәм Виктор Ивановларның холык – фигыльләре, үз-үзләрен тотышы моңа сәбәпче була. Алар предприятие директоры белән уртак тел табып, югарыга үрләргә омтыла: икесе дә башкаладагы югары уку йортларына читтән торып укырга керәләр. Кыскасы, бу пар өчен карьера дөньяда һәммә нәрсәдән дә өстен була.
Бер мәл кичке аш табыны артында утыргач, Елена тормыш иптәшенә әхирәтенең гаиләсендәге үзгәрешләр турында сөйли һәм алардан көнләшеп:
– Костя, әллә без дә укырга керәбезме, кешедән калышып булмый бит! – ди. Константин исә мыегын сыпырып, гаҗәпләнеп:
– Син нәрсә, Леночка, имәннән егылып төштеңме әллә?!. Уку – әйбәт эш. Тик безнең яраткан һөнәрләребез бар ич. Кемнәрдер без башкарган эшне дә эшләргә тиештер бит дөньяда. Башкалар белән ярышмыйк, үзебезчә яшик. Янә шул: улыбызга иптәшкә бәбиләр алып кайту турында уйлан син, апайлары туса, аңа алар белән бергәләп үсүе күңелле булачак, – дип җаваплый. Хәләле бераз уйланып утырганнан соң, сөекле иренең сүзләрен тулысынча куәтләп:
– Әйе, син һәрвакыттагыча дөрес әйтәсең, алтыным, – дип елмая.
Бу сөйкемле ир белән хатын, чыннан да, бер-берсен өзелеп яратучы, күз карашларыннан аңлаучы, изге, киң күңелле, соклангыч пар ул. Алар икесе дә авылда, ишле гаиләләрдә туып, әти – әниләреннән яхшы тәрбия алып, кечкенәдән кул арасына кереп, миһербанлы, туган җанлы һәм барның кадерен белә торган балалар булып үсәләр. Күркәм кешелек сыйфатларына ия булган Константин белән Еленаны аралашуларындагы һәм холык-фигыльләрендәге гадилек һәм ихласлык халык арасында тагын да матуррак итеп күрсәтә. Ә Марина белән Виктор Ивановлар, савытына күрә капкачы туры килгәндәй, үзләренә бертөрле: күпкә өмет итүче, туймас нәфесле, тар күңелле, кысмыр, комагай, өстәвенә тәвәккәл һәм максатчан кешеләр була. Мин-минлекләрен күрсәтеп, башкалардан аерылып торырга теләүләре предприятие эшчәннәре арасында ачу тудырса да, этне сугып бүре итеп булмый, дигәндәй, алар ничек бар, шулай кала бирәләр.
...Еллар ярсу аргамактай алга җилеп, бер-бер артлы сизелми дә уза. Сидоровлар гаиләсенә кот өстәп, янә ике уллары дөньяга аваз сала. Балаларын аякка бастыру өчен көнне төнгә ялгап тырышып эшләп, булганына шөкер итеп, кешедән һич калышмый яши алар. Предприятиенең тулай торагыннан өч бүлмәле иркен фатирга күчкәч, тормышлары тагын да ямьләнә, яшәүгә дәрт өстәлә, куанычтан күңелләре канатлана.
Ивановларга исә чын мәгънәсендә бәхет елмая, алар югары уку йортларын уңышлы тәмамлап, яхшы һөнәри белем алуга ирешәләр. Виктор тәүдә предприятие җитәкчесе урынбасары вазифасын биләсә, соңыннан җитәкчелек дилбегәсен үз кулына ала. Сөекле гомер юлдашы Марина да җылы, җайлы урынга урнаша – озак еллар дәвамында предприятиедә баш икътисадчы булып эшли. Гомумән, бу гаилә морадына ирешә: яхшы эш урыннарында эшләп, хан сарае кебек матур, иркен, ике катлы йорт салып керәләр, затлы машина, гараж, дача сатып алалар, хезмәт коллективында һәм дус-ишләре арасында зур абруй яулыйлар. Тик менә күзләренә ак-кара күренми дөнья куып, аларның бәби алып кайтырга вакытлары калмый. Бердәнбер, яраткан уллары Игорьне җил-яңгыр тидерми, кадерләп, иркәләп-назлап кына үстерәләр. Рәхәт тормышта бер мохтаҗлык кичерми, балда-майда гына йөзеп үскән малай урта мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисенә аркаланып, ары таба укырга да, эшләргә дә теләми. Бар гомерен дус-ишләре белән кәеф-сафа корып, күңел ачып үткәрә. Тора-бара тәмәке тартырга өйрәнә, хәмер белән дуслаша, наркотикларны да татып карый, аннары халык телендә «спайс» дип йөртелгән көйрәтү катнашмаларын куллана башлый. Типсә тимер өзәрдәй, сөлектәй егет мондый тилерткечкә тәмам күнегеп китә, ахыр чиктә миңгерәүләнеп, маңкортка әйләнеп, аның колына әверелә. Бер мәл спайсларның моңарчы билгеле булмаган, яңа партиясе сатуга чыгарыла, шул сәбәпле илнең төрле төбәкләкләрендә яшәүче кешеләрнең күпләп агулану, хәтта үлү очраклары теркәлә. Игорь яшәгән шәһәргә дә килеп җитә бу яман тилерткеч. Егет аны, ләззәтле минутлар кичерү максатында, тәмәке итеп төреп тартканнан соң бераз вакыт үтү белән организмында ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган сәер халәт тоя. Күңеле болгана, башы әйләнә, аннары тәне уттай янарга керешә. Юл читендә туктап торган иномаркасының руле артына утырган килеш ул, үз-үзен белештермичә, өс киемнәрен сала башлый. Анадан тума чишенгәч, машина утыргычына сузылып ятып, коточкыч авыртуга түзә алмыйча шөкәтсез авазлар чыгарып, хәтсез акырып ята. Яныннан узып барган юлаучыларның берсе дә егеткә ярдәм итәргә ашыкмый. Ярты сәгатьләп үлем белән көрәшкәннән соң ул җиңелә: шундый түбәнчелеккә төшеп, чәчәктәй гомерен хурлыклы өзеп, күзләрен мәңгелеккә йома. Игорь бу көнне кич белән өйләренә кайтмагач, ата-анасы полициягә хәбәр итеп, газиз улларын эзләргә тотына. Төне буе чабулау бернинди дә нәтиҗә бирми, тик таң атып, көн яктыргач кына, хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның җансыз гәүдәсе яткан машинаны эзләп табалар. Егет, бичаракай, үлем газабына чыдый алмый тырнашканда, машина утыргычларының күн япмасын ерткалап бетерә, каты агуланудан тәне каракучкыл төскә керә.
...Көзге чуак көннәрнең берсендә якыннары һәм туганнары кан-яшькә коенып Игорьне җирлиләр. Ивановларның газиз улларын соңгы юлга озатырга дус-ишләре, хезмәттәшләре, бар шәһәр халкы җыела. Мәрхүмнең әнкәсе күтәрә алмастай кара кайгыдан акылдан язу чигенә җитә. Бердәнбер баласын мәңгелеккә югалткач, аның өчен җир йөзе гүя бөтенләй бушап калгандай була, күктәге якты кояш әйтерсең дә бер мизгелгә сүнеп, бар дөнья караңгылыкка чумгандай тоела. Халык зираттан кайтып, тавышсыз-тынсыз гына поминкага – егетне искә алу табынына җыела. Тирән хәсрәт кичергән, кап – карадан киенгән хатын-кызлар һәм ир-егетләр бер-берсенә күтәрелеп карарга да җөрьәт итми. Шомлы, авыр тынлык озакка сузыла, тик соңыннан гына ир-атлар бераз сөйләшә, аралаша башлый.
Улларын искә алу мәҗлесе тәмамланыр алдыннан Марина әхирәте Еленадан кайтып китми торуын үтенә:
– Беразга гына булса да минем янда иптәшкә кал әле, синең белән сөйләшеп утырасым килә, – ди.
Халык таралышкач, алар бергәләп Ивановларның иркен, зур йортының икенче катына күтәрелеп, кайчандыр Игорь яшәгән бүлмәгә керәләр. Йомшак кәнәфиләргә җайлап утыргач, икесе дә тынып кала. Шул мизгелдә Елена әйләнә-тирәсендәге мохитне һушы китеп күздән кичерә, бу гаҗәеп бүлмә аңа гүя оҗмах бакчасыдай тоела. Идәнгә җәелгән затлы палас, кыйммәтле җиһазлар, стеналардагы берсеннән берсе матур картиналар, почмакларга куелган алтынсу сыннар, бизәкле, зур савытларда үсеп утырган экзотик гөлләр, читлектәге адәм телендә сөйләшүче купшы тутыйкошлар, гаять зур аквариумдагы төрле төсле балыклар – һәммәсе дә әлеге бүлмәнең бик килешле, нечкә зәвык белән бизәлгәнлеген ассызыклап тора. Марина шулчак, әйтерсең дә әхирәтенең уйларын укыгандай:
– Леночка, әйт әле, бу бүлмә ошыймы сиңа? – дип сүз башлый. Елена соклануын яшерә алмыйча:
– Ошый, әлбәттә, биредә бар да искиткеч матур! – дип җаваплый. Бераз тынлыктан соң Марина:
– Юк, бер ямь дә юк монда, әгәр матур булса, минем улыма, күз нурыма ошар һәм ул биредә безнең белән бергә, киләчәктә дә рәхәтләнеп яшәр иде, – дип, үксеп елап җибәрә. Авыр кайгы утында янган ананы, үзенең кайчандыр бик якын әхирәте булган үзенчәлекле, тупас, дорфа холыклы ханымны тынычландыру өчен Елена тәүдә ни әйтергә дә белми аптырап кала, ә аннары салмак кына сүзен дәвам итә:
– Мариночка, сиңа әлеге минутларда шундый авыр икәнлеген яхшы аңлыйм, тирән хәсрәтегезне ихлас уртаклашам. Тик шулай да бер хакыйкать турында әйтми булдыра алмыйм: сез бит улыгызны артык иркәләп үстердегез, шуңа күрә, әзер малның кадере юк, дигәндәй, ул тапкан байлыгыгызның да, якты дөньяның да кадерен белмәде...
Марина кинәт мондый сүзләр ишетүгә сискәнеп китә, ахирәтенә тәүдә ачуланырга да уйлый, әмма соңыннан, әлеге фикер белән ризалашкандай, көрсенеп:
– Шулайдыр инде, кадерен белсә, безне авыр кайгыга салып, фани дөньядан үз теләге белән китмәс иде, – ди. Аннары бер ноктага текәлеп, хәтсез уйланып утырганнан соң кайнар күз яшьләрен сөртеп, креслодан торып баса да:
– Леночка, әйдә әле балконга чыгыйк, анда Игорь кичләрен гитара чиртеп, моңланып утырырга ярата иде, – дип әхирәтен үзе артыннан әйди. Йорт шәһәр читендәрәк урнашканлыктан, балкон тәрәзәсеннән Еленаның күз алдында гаҗәеп манзара ачыла: күктә кояш елмая, янәшәдә талгын гына Агыйдел елгасы ага, аның аръягында алтын көздә кызгылт-сары төскә манчылган куе урманнар шаулап утыра. Тагын да арырак эреле-ваклы төрле авыллар, офыкка кадәр сузылган иксез-чиксез иген басулары күренә. Әхирәте табигатькә ихлас сокланып басып торганда Марина:
– Леночка, үзегезнең гаиләгез турында сөйлә әле, зинһар, – дип үтенә. Елена башта сүзне нидән башларга да белми этенеп – төртенеп тора, аннары чая яшьлек елларын искә төшереп:
– Эх, Мариночка, моннан өч дистә ел элек шушы матур шәһәргә чәчәкле, ямьле яз аенда килеп урнашканны хәтерлисеңме икән син? – дип моңсу хатирәләргә бирелә. – Тәүдә гаиләләребез белән аралашып, дуслашып яшәдек, тик соңыннан юлларыбыз аерылды безнең... Сезнең тормыш максатыгыз үзенчә, безнеке дә үзенә башка иде. Ягъни сез Виктор белән икәүләп җан-фарман байлык, дан-шөһрәт артыннан кудыгыз, ә без Костя белән бар булмышыбызны, күңел җылыбызны гаиләгә багышладык. Кайчандыр кешеләрдән көнләшүдән, башкаларга иярергә тырышудан аралаганы, гомере буена яхшы күңелле, гадел һәм ышанычлы терәк – таянычыбыз булганы өчен мин бүген үземнең тормыш иптәшемә чиксез рәхмәтлемен. Улыбыз Иванга иптәшкә энекәшләр алып кайтыйк, гаиләбез түгәрәк булсын, сабыйларның шат тавышлары һәрчак яңгырап торсын, дип нәкъ ул кыстады да инде мине. Яшермим, эшебез авыр, хезмәт хакы түбән булды безнең, хәтта бирелергә тиешле премияләрне дә, ирең белән сүз берләшеп, бер сәбәпсезгә бик еш кисә, кайчагында бөтенләй йомып кала идең ич син. Малайларыбыз үсә төшкәч, акча, әлбәттә, җитенкерәми башлады, вакыт-вакыт бурычка да керергә туры килде. Балаларыбыз гаилә хәлен кечкенәдән аңлап үсте: беркайчан да яңа кием-салым, уенчыклар дауламадылар, абыйларының киемнәрен, һич карышмый, энеләре кия иде. Аның каравы, алар барсы да мәктәптә тик бишле билгеләренә генә өлгәште, өчесе дә өч төрле университетта укып, югары һөнәри белем алды. Улларыбыз балачактан үзаллы булырга омтылды, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, таләпчән аталары аларга чын ир-егетләр тәрбиясе бирде. Хәзер инде балаларыбыз гаиләләр корып, үзләре дә җитди, кайгыртучан әтиләргә әверелеп, үз нарасыйларын тәрбиялиләр. Шулай булгач, тормышыма һич зарланмыйм, шундый язмыш насыйп иткәне, гаилә һәм хатын-кыз бәхете биргәне өчен Ходайга шөкер итәм. Авырлыклар Аллаһы Тәгалә тарафыннан адәм балаларын сынау өчен җибәреләдер ул, мөгаен. Тормыш – көрәш, дип борынгылар юкка гына әйтмәгән ич. Гомумән, бу дөньяда кыенлыкка түзеп була, рәхәт кенә чыдатмый! – дип тәмамлый хикәятен Елена...
Рәфил Саматов.
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Дүртөйле районы.
Читайте нас: