Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 июнь 2019, 13:47

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Сайра, кошым!

Даими авторыбыз Рәфисә Салихҗанова 1958нче елның 8нче сентябрендә Краснокама районының Иске Әткүл авылында туган. Иске Әткүл сигезьеллык, Редькино урта мәктәбен тәмамлый. “Кама таңнары”, “Ак калам” гәзитләре белән хезмәттәшлек итә башлый. Язмалары ”Кызыл таң” гәзитендә, “Тулпар”да басылды, үзнәшер “Илһам чишмәм – Иске Әткүлем” китабы авторы. Бүгенге көндә Агыйдел шәһәрендә яши, хаклы ялда. Бүген без аның әле генә каләмнән төшкән яңа нәсерен тәкъдим итәбез.

Сайрый… чынлап сайрый! Саный… чынлап саный! Коштыр, мөгаен. Нигә бу кадәр үзәк өзгеч, нигә? Нигә санаганда бик нык ашыга? Өздереп сайрый. Бутый, санаганда бутала, төрлечә саный, бише дә бар, өче дә, унбише дә бар, берне генә санап та туктап куя, юрый, күрәсең. Өздерә тегесе.
Авыртынудан җанын кая куярга белми, ыңгырашып күзләрен ачты ана. Авыр керфекләрен күтәрүгә күптән таныш түшәм ярыклары каршы алды аның хәлсез күз карашын. Барысы да шул көе... якты кояш, тынлык, яңа көн туган...
Ә кош сайрый! Кайда сайрый ул? Кайда саный? Якын-тирәдә агачлар да юк. Санаганы билгеле, кәккүктер, һәрхәлдә, башка гомер санаган кош турында ишеткәне юк ананың. Сайраганы кем соң? Сандугач, карлыгач... Бу тирәдә сирәк очрый торган кошлар, сыерчык, дисәм, алар күптән урманнарга таралышты. Күнегелгән чыпчык тавышына да охшамаган.
Әллә тургаймы соң? Тургайны бик өздереп сайрый, дип укыганы бар иде, ләкин күргәне юк. Күп нәрсәне күргәне юк аның, моң әһеле тургайны бер дә күрмәгән килеш хушлашырга туры килер микән анага? Бәлки, җитешер... Өмет бит... Кайда кундылар икән соң бу кошлар? Төш дисәң, төш түгел күзләре ачык.
Авыртуга түзә алмый әкрен генә оеп ала ана.
Гомер үзе дә шушы ике кош моңы кебек икән лабаса. Сайрый һәм саный. Саный һәм сайрый. Саный, саный гомер узганын сизми дә каласың икән. Сайралмый, саналмый туктап та калырга мөмкинсең.
Ярый! Мин сайрадым да, санадым да булса кирәк. Кечкенә вакытымда мәктәпкә барыр елларымны санап җиткердем, аннан укып бетергәнне көтеп санадым, аннары сөйгән ярымны көтеп санадым. Авырга калгач, һәр көнем санаулы булгандыр, мөгаен, йөрәккә май булып яткан бәхетле саннар иде алар. Бәхетемә кинәнеп җаным сайраганын хәтерлим. Балаларымның тәпи баскан, мәктәпкә киткән, укып һөнәр алган, яңа тормыш корган, беренче оныгымны кулга алган көннәрне санадым.
Сайрадыммы соң? Сайрадым, бар йөрәк җылымны биреп ихлас күңелдән сайрадым. Булдыра алмас вакытларда да, булдыра алганча сайрарга тырыштым. Әйе, тырыштым... Бүген сайраганны күрергә тырышам, тукталганмын. Бәлки, адәм баласы өчен сайрау белән санауның да чиге санаулыдыр.
Сайрый, саный... Ник саныйсың син, кошчыгым, тукта, кушыл сайраучыга, җаннарга үтәрлек итеп, өздереп! Бүген өмет саный, өмет сайрый!
Читайте нас: