Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 июнь 2019, 10:55

Клара СӘФӘРОВА. Алар миһербанлырак...

Бала – ана йөрәгенең бер кисәге. Сабыена күкрәк сөтен биреп, аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, сулышын тоеп, күкрәгеңә кысып сөюдән дә кадерлерәк, ләззәтлерәк нәрсә бар соң ана өчен! Балдай татлы, алтыннарга биргесез сабыйлар нигә соң ана назыннан мәхрүм? Менә шундый уйлар күңелгә тынгы бирми, бәгырьне телә. Ачуланган чакта кешеләр бер-берсен “хайван”дип орыша. Ә бит хайваннар кайбер кешеләргә караганда күпкә акыллырак, миһербанлырак. Үзем шаһит булган ике вакыйганы язып үтәргә булдым.

“Кеше хайваннан уйлый белүе белән аерыла”, – диләр. Ә уйлый белмәгән, уйларга теләмәгән кешеләрне кем дияргә соң? Нарасыен бала тудыру йортында калдырган “кәккүк” әниләр көннән-көн күбәя. Яңа туган, ташланган сабыйларны чүп контейнерларында, урман буйларында табып алу
очраклары ешая.
Бала – ана йөрәгенең бер кисәге. Сабыена күкрәк сөтен биреп, аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, сулышын тоеп, күкрәгеңә кысып сөюдән дә кадерлерәк, ләззәтлерәк нәрсә бар соң ана өчен! Балдай татлы, алтыннарга биргесез сабыйлар нигә соң ана назыннан мәхрүм? Менә шундый уйлар күңелгә тынгы бирми, бәгырьне телә.
Ачуланган чакта кешеләр бер-берсен “хайван”дип орыша. Ә бит хайваннар кайбер кешеләргә караганда күпкә акыллырак, миһербанлырак. Үзем шаһит булган ике вакыйганы язып үтәргә булдым.
Агыйдел шәһәренә кунакка баргач, күзем ак, кара, сары кечкенә песи баласына төште. ”Өч төсле песи гаиләгә бәхет”, – дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Мамыктай йомшак йонлы булганга аңа “Йомшаккай” дип исем бирдек.
Бераздан аның берсеннән-берсе матур балалары дөньяга килде. Йомшак йонлы песи малайларын дус-ишләр алып китте. Гади йонлы булгангамы, берсенә хуҗа табылмады. Анысын улым үзләренә алды.
Көннәр үтә торды. Йомшаккай тагын матуркайларны бүләк итте. Бераздан улыма биргән песинең дә дүрт баласы туды. Кызганычка каршы, ул әллә агуга эләкте, ашый алмас, йөрмәс булды. Үзәк өзгеч тавыш белән соңгы сулышын җыеп ыңгыраша. Нәниләр әниләренең хәлен аңламыйлар, имчәк эзлиләр.
Песи бер балаларына, бер хуҗага карый. Моңсу күз карашы: “Балаларым кала, зинһар, ташламагыз!” – дип ялвара иде. Ятимкәйләрне үзебезнең песигә кушып карарга булдым. Бәлки, кабул итәр.
Йомшаккайның янында бер генә баласы калган иде. Ул аны имезгән вакытта күзләрен кулым белән капладым да, бәләкәчләрне куштым.
Күзләре дә ачылып өлгермәгән бахыркайлар ашыга-ашыга имчәк эзли. Песи ыңгырашып алды. Бераздан күзләрен ачтым. Шул минутлардан песиебез аларны үз итте, тәгәрәтә-тәгәрәтә, иркәләп ялый башлады. Өстемнән таш төшкәндәй, иркен сулап куйдым.
Шулай еллар үтә торды. Җәйге матур көннәрнең берсендә, өйгә кайтып керсәк, Йомшаккай ачынып-ачынып эндәшә, нидер аңлатырга тырыша.
Карасак, песи балаларының берсе дә юк, кан эзләре генә буялып калган. Песи үзенә урын тапмый, балаларын юксына. Берсен Югары Яркәй авылына туганнарыбыз алып киткәннәр иде. Йомшаккайны кызганып, аны яңадан барып алдык. Шул баласына юанып яшәвен дәвам итте.
Көтмәгәндә, балаларын ашаган ерткыч песи өйгә тагын килеп керде. Китте сугыш. Курыкмасын дип, песи баласын күкрәгемә кыстым. Көтелмәгән кунак белән алышып, күзенә ак-кара күренмәгән песи, баласын күреп алып, миңа ташланды. Ул инде хуҗасын танырлык хәлдә түгел, баласы өчен өзгәләргә әзер иде. Хайваннар кешеләрдән түгел, кешеләр хайваннардан өлге алып яшәргә тиештер, минемчә. Шулаймы? Уйлашыйк әле, хөрмәтле, укучылар!
Клара СӘФӘРОВА.
Дүртөйле шәһәре.
Автор үзе турында
Мин, Сафарова Клара Мисбах кызы, 1953 нче елның 7 декабрендә Новосибирск шәһәрендә туганмын. Балалык һәм үсмер елларым әтиемнең туган авылы – Дүртөйле районының Урманасты авылында үтте.
Бишенче сыйныфта укыганда әдәбият укытучысы Әнүзә апа Локманова шигырь язып карар өчен рифмалы сүзләр бирде. Шул әдәбият түгәрәгендә мин үземнең беренче “Кыш башы” дигән шигыремне яздым. Аны гәзиткә алмадылар. Чагыштыру, тасвирлау, образлылык җитми иде. Роберт Миңнуллин: “Клара! Тагын башка шигырьләреңне җибәр. Син киләчәктә яза алырсың кебек тоела миңа. Тик сиңа күп укырга, күп белергә кирәк”, – дип язган иде. Бу хат юлларын укыгач, күңелдә якты хисләр уянды, киләчәктә яза алачагыма ышандым.
1967 елда Татарстанның “Яшь ленинчы” гәзитендә “Җиңү даны” дигән шигырем дөнья күрде.
Дүртөйле беренче санлы урта мәктәбендә укыган елларда “Объ елгасы”, “Поездда уйланулар”, “Икмәк” дигән шигырьләрем район гәзите битләрендә басылып чыкты.
1988 елның көзендә “Дулкын” әдәби-иҗат клубы әгъзалары шагыйрь Рафаил Хафизов, журналист Әнисә Фәттәхова (Ягъфәрова), редакция хезмәткәре Илдус Тимерханов һәм башка шигърият сөючеләр белән очраштым. Алар белән аралашу миндә зур үзгәреш ясады. Мине моңланырга, образлар аша фикерли белергә өйрәтте, яңадан-яңа шигырьләр язарга этәргеч бирде.
Шигырьләрем һәм хикәяләрем республика басмаларында (“Йәшлек”, ”Өмет”, ”Тулпар”, ”Башкортостан укытыусыһы”, ”Сөенче”), район гәзите “Юлдаш” битләрендә даими рәвештә басылып килә. Мин үзем белән булган хәл-вакыйгаларны, уй-кичерешләремне шигъри юлларга тезәм. Анда мәхәббәт (“Иртә килде”, ”Ярый әле син бар”, ”Тәүге очрашу”, ”Язгы хисләр”), табигать һәм кошлар турында (“Тату яшик”, “Умырзая”, “Яз килә”), юмор (“Авыл тормышыннан бер күренеш”), әниемә багышланган, балалар турында (“Тутый кош”, ”Туган көн”, ”Шаян кыз”, ”Песи”, ”Зур кыз”) шигырьләре бар.
Дилә апа Булгакованың бөек Габдулла Тукайдан башлап, бик күп шагыйрьләрнең илаһи эчтәлекле шигырьләре, җырлары, исламның асыл энҗеләре – хәдисләр тупланган “Илаһи низам” китабында минем дә “Әнием үлеменә” дигән шигырем басылган. Аңа чиксез рәхмәтлемен.
Мин – финансист, 35 елдан артык “Росгосстрах” страховкалау компаниясенең Дүртөйле филиалында бухгалтер, баш бухгалтер булып эшләп хаклы ялга чыктым. Хезмәт ветеранымын. ”Башкортостанның страховкалау органнарының иң яхшы бухгалтер-икъдисадчысы” дигән исемгә лаек булдым.
Бүгенге көндә тормыш иптәшем Ирек Әхмәтзыя улы белән Дүртөйле шәһәрендә яшибез. ”Әти, әни!” дип өзелеп торучы өч улыбыз, ике киленебез, биш оныгыбыз бар. Балаларның гаилә корып, балалар үстереп матур итеп яшәвен күрү, сабыйларын кочаклап сөю – картайган көнебездә безнең өчен үзе зур бәхет . Бүгенге иҗат җимешләремнең дә күбесе балаларга багышланган. Киләчәктә дә исән-сау булып, бергә-бергә үзара ярдәмләшеп яшәргә язсын.
Читайте нас: