Барлык яңалыклар
Дөнья бу
19 июнь 2019, 01:51

НАДАН ДАҺИЛАР

НАДАН ДАҺИЛАР
(Тегеннән-моннан)
Максим Горькийның бөтен белеме гадәти мәктәпнең ике классы белән чикләнгән, Чарльз Диккенс – З, Генри Форд 5 класс тәмамлаган.
Александр Островский университетның икенче курсында ике ел укыган, әмма Лермонтов, Некрасов, Глеб Успенский кебек, аны барыбер тәмамлый алмаган.
Белинский беренче курста өч ел утыра һәм ахыр чиктә аны "төзәтеп булмаслык надан” дип куып чыгаралар.
Пьер Кюри, Морзе, Эдисон, Линней, Пастер, Спенсер, Герцен, Белинский, Вальтер Скотт, Бернс, Байрон, Бальзак, Гоголь, Дарвин, Лобачевский, Уинстон Черчиль укыганда сәләтсез укучылар рәтендә йөргәннәр, “2”ле капчыклары булганнар.
Казан университетына керү өчен беренче тапкыр имтихан тапшырганда Лев Толстой Париждан башка Франциянең башка бер генә шәһәрен дә исенә төшерә алмый һәм кабул ителми. Икенче
елны ул фәлсәфә бүлегенә кереп карый – үтми, шуннан соң юридик факультетка керә һәм 2 ел белем алганнан соң университет белән бөтенләйгә хушлаша.
Гегельнең аттестатына: "Тырышлыгы белән дә, белеме белән дә (аеруча философиядән) башкалардан аерылып тормый дип язылган булган.
Пушкин Царское Село лицееннан иң түбән чин – секретарь дәрәҗәсе белән чыга.
Циолковский гимназиядә ике генә ел укып кала. Ә Маяковскийны Строганов сәнгать училищесыннан өлгермәгәне өчен куалар.
Читайте нас: