...Зур шәһәр гөрләве башны әйләндерә. “Уфа юкәләре” дип җырлаган булалар. Юк, мине Уфа каеннары каршы алды. Шыгыр-шыгыр килгән трамвай юлларына алтын яшьләрен коя зифа каеннар. Әй, каеннар, нигә мине беренче күргәч тә: “Кайтып кит авылыңа, калма монда”, – дип әйтмәдегез? Яфракларын коя-коя, каеннар минем соңгы балачак көзен озаттылар.
Ә алда – кыш. Буран әче итеп сызгырып чәчләремне кар белән бутады. Уйларым, хыялларым – барысы да шушы җил белән очлы кар бөртекләре кочагында буталды бугай. Яшисе килми, җитәр, буран!
Капыл кояш ашкынды минем яныма. О, кояш! Нурларын сузды да минем йөземнән яшьләремне сыпырды. Тукта, бу бит кояш түгел. Бу синең якты йөзең. Минем каршыма киләсең. Ә мин күзләреңә бер карадым да мәңгегә шул зәңгәр тирәнлеккә баттым. Шулдыр инде мәхәббәт?
Әйе, бу чын мәхәббәт... Әй, карлыгач! Син күпне кыйгач канатларың белән күкне кыркасың, ләкин син минем кебек ярата алмыйсың, юк. Ә минем бу сөюем болытлар арасында гына түгел, Җиһанга очарга көч бирә.
Әй, чишмә, синең суларыңның суыклыгы сөяккә үтеп керә. Ләкин син минем йөрәктәге утны сүндерә алмыйсың. Шаула, урман! Җырла, Идел! Китмә, ямьле мизгел! Җиһан, мин синең бәхетле балаң! Чөнки мин сөям!
татар-рус бүлегенең 3 курс студенты.
Фото: https://pixabay.com/