Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 июнь 2019, 18:17

Мәйруза ЯМАЛЕТДИНОВА-НАСЫЙРОВА. Кубыз моңы

Бәһия әбинең янына барып: "Кубызмы ул, күрсәт әле", – дигәч, ул миңа бәләкәй генә тимер кубыз күрсәтте. Мин, исем китеп: “Моның кай җиреннән шундый матур көй чыга инде?” – дип сорадым.

Бәһия әби нәкъ менә бер әкият карчыгы кебек, әле дә минем күз алдымда тора. Күлмәге озын, аның өстеннән зәңгәр төстәге бәрхет камзул кигән. Яулыгы аклы, аны таратып бәйләгән. Аякларында тезгә кадәр балдаклы ак йон оек, ялтыр галошлар. Яз, җәй көннәрендә ул тау астында каз бәбкәләре саклый. Хәтфә бәбкә үләненә аякларын сузып утыра ул. Бервакыт шулай суга берүзем генә барырга туры килде. Ялгызым атлыйм әкрен генә. Тау буеннан сукмактан килгәндә колагыма бик матур сихри аваз ишетелде. Туктап калып, тавышның кайдан килгәнен аңларга тырыштым. Сукмактан чак кына читтәрәк бәбкәләр саклап утыручы Бәһия әбидән башка бу тирәдә беркем юк.
Сихри авазны (бу ниндидер көй иде) чыгарырдай башка бер җан иясе дә күренми. Бәһия әбине күзәтәм: куллары авызы янында. Шулвакыт ул да мине күреп калды, ахры, кулларын авызыннан алды, Көй дә туктады. Мин дә көйне Бәһия әби уйнаганын аңлап алдым. Аның кубызда уйный белгәнен ишеткәнем бар иде, шул икән, дип уйладым. Бәһия әбинең янына барып: "Кубызмы ул, күрсәт әле", – дигәч, ул миңа бәләкәй генә тимер кубыз күрсәтте. Мин, исем китеп: “Моның кай җиреннән шундый матур көй чыга инде?” – дип сорадым. Җавап итеп, Бәһия әби кубызны җайлап кына иреннәренә куйды да “Каз канаты” көен уйный башлады. Аннан соң бию көенә күчте.
Мин, дөньямны онытып, бу көйләрне тыңладым. Шул кечкенә генә тимер кубыздан шундый да сихри көйләр чыгуы мине соң дәрәҗәдә әсәрләндерде. Кубызчы бер әкияти сихри көчкә ия булган кеше кебек тоела башлады. Әби, уйнап туктагач, рәхмәт әйтеп, юлыма киттем. Суга барганда да, кайтканда да серле музыка колагымда яңгырап торды. Башка көннәрдә дә суга барган чакта, шул урынга җиткәндә, сихри көй тавышы ишетелгәндәй була иде. Адымнар, ирексездән, акрыная, колаклар сизгерләнә.
Килегез, кил, дип чакырып алып та тыңлата иде көйләрен Бәһия әби кайчакта. Исебез китеп, көй тыңлыйбыз. Тик бәбкәләр бик тиз үсәләр шул, Бәһия әби инде су юлында очрамый башлый. Чыбык тоткан оныклары я килене генә ара-тирә күз салып кайта бәбкәләргә. Безгә моңлы көйле очрашулар бүләк иткән әбине җәй буе сагынабыз. Аннан инде безнең яшь күңелләребез бу вакыйганы бөтенләй оныта.
Инде менә үзебез олы яшькә җиткәндә, истәлекләрдән күңелләр моңсуланганда колакта кубыз моңы чыңлый сыман...
Чакмагыш районы,
Калмашбаш авылы.
Фото: https://pixabay.com/ru
(Д.Булатова әзерләде.)
Читайте нас: