Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 июнь 2019, 12:57

Нинди корт чакты соң безне?

Халыкта сәер генә бер әйтем бар: “Этнең койрыгын кем кисә, шул хуҗасы була”. Язмышына буйсынмыйча, аны үзенчә борып җибәргән гаярь, үҗәт кешеләр турындамы икән ул? Әллә кемнәндер өстен, нәрсәгәдер — хуҗа булыр өчен бернидән дә чирканмаган кешеләргә кагыламы бу сүзләр — белмәссең. Әмма соңгы арада адәм балалары арасында “ койрык кисүче”ләр артканнан-арта, ахры.

Халыкта сәер генә бер әйтем бар: “Этнең койрыгын кем кисә, шул хуҗасы була”. Язмышына буйсынмыйча, аны үзенчә борып җибәргән гаярь, үҗәт кешеләр турындамы икән ул? Әллә кемнәндер өстен, нәрсәгәдер — хуҗа булыр өчен бернидән дә чирканмаган кешеләргә кагыламы бу сүзләр — белмәссең. Әмма соңгы арада адәм балалары арасында “ койрык кисүче”ләр артканнан-арта, ахры.
Башкаланың Черниковка бистәсендә бер гаилә яши иде. Ире — эре генә бер заводта водитель, хатыны төзелештә буяучы булып эшләделәр. Шәһәр читендәге барак тибындагы йортта тордылар. Ике уллары үсте. Читтән караганда, алардан да бәхеле кешеләр юк иде. Хатынның йөзеннән беркайчан да елмаю китмәде, ир дә тормыштан канәгать булуын яшермәде. Туксанынчы еллардагы кытлык заманында Римма ( исемнәр үзгәртеп алынды) төшке ашны бөтен бригадага җитәрлек итеп пешереп алып бара иде. “Үзегезнекен суыткычка куеп торыгыз, соңрак ашарсыз, бүген минеке белән хушланыгыз”, дип йөгерә-йөгерә табын кора иде ул. Бригадада эшләүче хатыннарның күбесе, чыннан да, очны-очка ялгап яши иде ул вакытта. Аларның балалары Римманың улларыннан калган киемнәрне дә рәхәтләнеп киде. Кыскасы, игелеклелеге, беркайчан да караңгылык кунмаган балкып торган йөзле булуы өчен яраттылар аны.
Ә беркөнне төшке аш вакытында барысын да аптырашта калдырган бер сөйләшү булды. Чәчен мәңге җыймаса да, ирененә кишер төсендәге кершәнне бул чәпәгән Наташа, олы авызын чалшайта биреп, Риммага дәште:
— Карале, синең Ришатыңны бала арбасы тарткан бер хатын белән еш күрәм, ни хәл соң бу?
— Әллә нинди хәл түгел, ул — аның яшь хатыны, — диде Римма, тынычлык сакларга тырышып, һәм барысына да җитәрлек итеп пешерелгән итле карабодай буткасын бүлүен дәвам итте.
Тәрлинкәгә үрелгән куллар катып калды. Өстәл артындагыларны шундый асыл хатынны ташлап киткән иргә, шушы хыянәтне күтәргән һәм хәсрәтен йөзенә дә чыгармаган хатынга аптырау хисе биләп алды.
Соңрак билгеле булуынча, яшь хатын, ирнең сөяркәсе генә булырга теләмичә, аңа үз хатыны белән аерылу, яңа гаилә кору һәм фатир алу шартын куйган икән. Койрыкны тиз кискән, димәк... Ир бу шартларның барысын да үтәгән. Баштарак уллары янына килеп йөрсә, үз балалары тугач, яшь хатын бу юлны да кыскарткан.
Черниковка читендәге баракта яшәп яткан гаиләдә ни хәлләр соң? Римма балаларын гадәти мул тормыштан аермас өчен көненә икешәр смена эштә. Ә малайлар... Алар урамда инде, билгеле. Җитмәсә, наркотик дигән афәткә дә бирешкәннәр. Шул сәбәпле икесе дә төрмә юлын таптый — берсе керә, берсе чыга. Өйдә икесе дә бергә туры килгән чакларында — ачы тавыш. Әниләренә дә көн юк, син абый янына ешрак йөрдең, син энекәшкә мулрак посылкалар салдың, янәсе. Ә беркөнне бусагада ата кеше пәйда була. Бер кулында — төенчеге, ә икенчесендә томырылып торган кара күзле матур малай.
— Без кайттык, әнисе, язмышыбыз хәзер синең кулда.
Римма тораташтай катып кала. Нишләргә? Хыянәт ачысын йотаргамы, әллә шушы елларда түккән күз яшьләренең үчен чыгарырдай сүзләр табып бу икәүне борып чыгарыргамы?
Баксаң, яшь хатынга инде олыгаеп барган ир дә, бала да кирәкми башлаган. Аның мәкерле планы күптән корылган булган, күрәсең: баласына үз фамилиясен биргән, атасы исеме урынында — бушлык
Ришат исә күп тә тормый, инсульттан егылып үлә. Урамда аның янына килеп ярдәм итүче табылмый. Римма апа инде пенсиядә, улларының язмышы үзгәрешсез. Ә янында ире калдырып киткән “бүләге” — кече улы. Аны мәктәпкә илтә, каршы ала, төрле секцияләргә йөртә ул. Әнисенә берничә тапкыр, документларын булса да тәртипкә китереп бир, дип мөрәҗәгать итеп карый, әмма аннан җавап булмый.
Ике хатын, ике ана, ике язмыш... Берсе кылган гөнаһлары өчен җәза күрмичә типтереп яши, икенчесе булмаганнары өчен дә иза чигә. Нинди корт чаккан дөнья соң бу?
Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: