Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 июнь 2019, 11:53

КИЛЕН РӘНҖЕШЕ

Ирем беркайчан да, мине яклап, әнисенә каршы сүз әйтмәде. Бәлки, шунда: “Җитте!” – дип, бер ирләрчә өстәл сукса, мондый кимсетелүләрне күрмәгән булыр идем.

Район үзәгеннән авылга кайтырга чыккан идем, автовокзал янында Зәлифә апаны очратып утырттым. Авылдашым улы белән килене янына барган икән. «Оныгым туды бит. Шушы сөенечтән атлап түгел, очып йөргәндәй хис итәм үземне, – дип, шатлыгы белән уртаклашты танышым. – Атна ахырында улым киленем белән оныгымны безнең янга авылга китерергә вәгъдә итеп калды. Ни дисәң дә, яшь әнигә бераз ял итәргә кирәк. Сабыйкайны карашырбыз. Мин генә түгел, картәтисе дә ашкынып көтә бу көннәрне”.
– Бигрәк яхшы бианайсың, Зәлифә апа, – дидем авылдашыма. – Киленеңне үз кызыңдай якын күрәсең. Аның хакында бер кыек сүз дә әйткәнең юк.
Бу сүзләрдән соң әңгәмәдәшемнең якты карашы уйчанланды, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бер мәл тын торганнан соң, ул:
– Мин бит үз гомеремдә бианам явызлыкларыннан күп җәфа күргән кеше, – дип сөйләп китте. – Мине, чәчем белән җир себерергә әзер, каршы сүз дәшмәс киленне, нигә шулкадәр җәберләгәненә гаҗиз калган минутларымның берсендә: “И Ходаем, улымның исән-сау үсеп, гаилә коруын күрергә насыйп булса, киленемне “өф” итеп кенә тотар идем”, – дигән сүзем дә бар хәтта. Гомумән, синең балаңны яратып, аның белән тормышның барлык шатлык һәм кыенлыкларын бүлешеп яшәүче кешене ничек үз итмәскә мөмкин – бу берничек тә башыма сыймый.
Зәлифә апаның бәян иткәннәрен түкми-чәчми җиткерергә булдым. Авылыбызның ихтирамлы, бөтен яклап та үрнәкле укытучысының яшь чагында күргәннәре беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен.
...Ул күрше авыл егете Кәримгә яратып тормышка чыга. Инсафлы, матур киленне нишләптер бианасы беренче караштан ук сөйми. Үзенең ике кызы юньле-рәтле кияүдә тормаса да (көне ел туйдырыр мәлдә дөньяларын ирләренә калдырып, әниләрендә ай буена кунакта яткан хатыннарның шәхси тормышы башкача булырга да мөмкин түгелдер инде), ул аларны күрше-күләнгә гел мактап, ә киленен хурлап сөйли.
– Биш ел бианам белән бер түбә астында яшәргә туры килде. Бу вакытта кичергән рухи газапларымны дошманыма да теләмим, – ди Зәлифә апа. – Сигез айлык авырым белән өй юарга, бакчадан базга икешәр бидрә белән бәрәңге ташырга туры килде миңа. Тик барыбер ярамадым иремнең әнисенә. Балаларыма да бианай “килен балалары” дип карады, бер мәртәбә дә күчтәнәч яки уенчык алып бирмәде. “Безнең нәселгә охшата алмыйм мин боларны”, – дип җаныма тиде. Шул ук вакытта кызларыннан туган оныкларын: “И тач әтиләре инде!” – дип шапылдатып сөя иде кеше алдында. Биатай үлгәч, бианай бөтенләй котырынды. Бердәнбер улын, халык әйтмешли, башы-тоягы белән үзенә тартып алырдай тоела иде хәтта миңа кайчакларда. Ул вакытта без колхоз биргән фатирда яши идек инде. Тик бианайга барып бил бөкми калган көнебез булмагандыр, мөгаен. Мактаулы кызлары кунак ролендә генә иде, бәрәңге утырту, үстерү, алу кебек эшләрдә алар катнашмады беркайчан да.
Бер ямьсез вакыйга хәтергә уелып калган. Ул вакытларда баллонлы газ белән әзерли идек бит ризыкны. Бианай чиратында көтүгә чыгасы көн алдындагы кичтә баллоныбыз бушаган, ә Кәрим караңгыга кадәр тракторында җир сөрү белән мәшгуль булып, яңаны алып кайта алмаган иде. Иртән ирем: “Әнидә генә чәй эчеп чык инде, мин бүген яңа баллон куярмын”, – диде. Керсәм, бианай ашап утыра. Мин дә үземә чәй ясап, табын янына килеп утырдым. Кабыйм дип икмәк телеме алган идем: “Минем ипекәемне ашап утырма! Үзеңнекен алып кил!” – дип кычкырып җибәрмәсенме теге җаһил. И шул минутта гарьләнүемне белсәң, күзләремә яшьләрем тыгылып, ихатага атылдым. Мин бит аның чиратында көтүгә чыктым, җитмәсә, энекәшем дә килде миңа ярдәмләшергә, ә ул бер телем икмәген кызганып утыра! Гомумән, гел ашау аерды бианай. Кечкенә чакларында безнең балалар белән кызларының балалары ихатасында бергә уйнаган чакта, төшке аш вакыты җитсә, безнекләрне “Өегезгә кайтып ашагыз”, – дип кайтарып җибәрү ягын карый иде. Ирем беркайчан да, мине яклап, әнисенә каршы сүз әйтмәде. Бәлки, шунда: “Җитте!” – дип, бер ирләрчә өстәл сукса, мондый кимсетелүләрне күрмәгән булыр идем.
Тешемне кысып түздем, иремнең әнисе белән кычкырышмадым. “Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, белә”, – дип, үз-үземне юаттым. Бер улым фаҗигале рәвештә һәлак булды, балакаемны җирләп кайткан көнне, бианам ихатасында кызлары белән шашлык пешереп ашап, шайтан суы чөмереп, җырлап-биеп, бөтен авыл халкын шаккаттырды.
Каргамадым мин аны, тик нахакка рәнҗетелгән кешенең күз яшьләре төшә диләр бит. Бианам бик авыр газаплар кичереп китте якты дөньядан. Тамагында яман шеш үсте. Табыны мул ризыклардан сыгылып торган килеш, ачка каклап үлде. Соңгы көнендә кызына ике иң симез тавыгын суеп пешерергә кушкан. Шулкадәр ашыйсы килгән, тик тамагыннан бер генә бөртек тә ризык үтмәгән.
– Адәм баласы бу фани дөньядан үзе белән бернинди матди байлык та алып китә алмый. Ә менә матур эш-гамәлләре, изгелекләре белән үзеннән соң якты истәлекләр калдыру барыбызның да омтылышы булсын иде, – дип, гыйбрәтле хикәятен йомгаклады әңгәмәдәшем.
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА.
(Мәкалә героеның исеме үзгәртелде).
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: