Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 июнь 2019, 18:57

Тозак

Без бу дөньяга сынаулар аша үтәргә килгәнбез. Ходай Тәгалә аны берәүләргә бер-бер артлы өеп биреп торса, бәгъзеләргә әллә ни күп тә өләшми кебек. "Күрәчәгеңне күрми гүргә кереп булмый" дигән әйтем дә бар бит безнең халыкта.

Без бу дөньяга сынаулар аша үтәргә килгәнбез. Ходай Тәгалә аны берәүләргә бер-бер артлы өеп биреп торса, бәгъзеләргә әллә ни күп тә өләшми кебек. "Күрәчәгеңне күрми гүргә кереп булмый" дигән әйтем дә бар бит безнең халыкта. Алда языласы вакыйганың азагы миңа билгесез. Шулай да Ирина, Тимурның тозагыннан ычкынып, кешеләргә булган ышанычын югалтмыйча, яңа тормыш юлы башлагандыр дигән өметтә калам...
Иринаның әти-әнисе ул бәләкәй чакта ук аерылыша. Үги әти кызны үз итми. Җае чыккан саен җәберләргә, кыерсытырга гына тора. Ирина сөйкемле, чибәр, сабыр холыклы булып буй җитә. Тугызынчыны тәмамлагач та район үзәгендә урнашкан педагогия көллиятенә документларын тапшыра. Мәктәптә гел яхшы билгеләренә генә укыгач, имтиханнарны да җиңел генә тапшырып укырга керә. Әнисе дә моңа шат була, чөнки үги әтисе белән кызы арасында салкын җил уйнаганын ул күреп, белеп яши. Ирина көллияттә дә үзен сынатмый, тырышып укый. Сирәк кенә булса да туган авылына кайтып йөри. Санаулы еллар бик тиз үтеп китә. Кулына диплом алып, кыз туган авылына әнисе янына кайта. Шул көнне Ирина ахирәтләре белән кичке уенга чыга. Ул кичтә клубка күрше авыл егетләре дә килә. Зифа буйлы, сөйкемле, зәңгәр күзле, юаш кыяфәтле кызны бер күрүдә ошата Тимур. "Бу кошчык минеке булачак!" дигән уй аның миен өтеп үтә. Җаен табып, кыз белән таныша. Кичке уен тәмамланып, кызлар өйләренә кайтырга чыккач, Тимур Иринаны озата бара. Егет кызның кем булуын, нәрсә белән шөгыльләнүен сораша. Үзе турында әллә ни артык мәгълүмат бирмәсә дә, Себер якларында эшләп йөрүен әйтә.
Алдагы ял көннәрендә алар тагы очраша. “Миңа озакламай эшкә китәргә. Сиңа өйләнәм дә үзем белән алып китәм. Мин эшләгән поселокта балалар бакчасы да, мәктәп тә бар, сиңа эш урыны да табылыр”, − дип, Тимур үзенчә тәкъдим ясый. Кыз югалып кала. Яңа гына танышкан, юньле-башлы белмәгән кеше белән үз тормышын бәйләргә базнат итми. Әнисе белән киңәшләшергә була. Ирина аңа үз хәлен сөйләп бирә. Әни кеше озак уйлап тормый, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучы булганда ризалык бирергә куша. Шулай итеп, яшьләргә тиз арада никах укыталар да олы тормыш юлына чыгарып җибәрәләр.
Себер якларына килгәч, Ирина балалар бакчасына эшкә урнаша. Көн артыннан көн үтә, яшьләр бер-берсенең холык-фигыленә күнегә, ияләшә. Тик Тимурның холкының тискәре яклары да ачыклана. Ул артык нык көнли. Иринага эш вакытында кесә телефонын бер генә минутка да кулыннан ычкындырмаска куша. Аның шалтыратуына җавап бирмәсә, балалар бакчасына килеп, хатынының эш урынын тикшереп китә. Өйгә кайткач, тавыш чыгара. Ирина каршы эндәшми, чөнки кызу холыклы ире кул күтәрер дип курка.
Шулай ике-өч ай утә. Себернең ачы суыклары башлана. Иринаның өстенә кияргә җылы туны, яхшы итеге дә булмый. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ул салкын тидерә. Берничә көн югары температура белән өйдә ятарга мәҗбүр була, чөнки ире табибка күренергә рөхсәт итми. Яшь хатынның хәле бөтенләй начарайгач, аны район үзәгенә алып китәләр. Табиблар Иринага дәваханәдә дәваланырга куша, тик моңа Тимур каршы төшә. “Мин сине калдырсам, син миңа хыянәт итәчәксең “, − дип, хатынын поселокка алып кайтып китә.
Өйләренә кайткач, Ирина өчен мәхшәр башлана. Бусагадан атлап керү белән Тимур аны яңаклап җибәрә. Көтелмәгән хәлдән, көчле куллар кагылудан Ирина идәнгә егыла. Шуны гына көтеп торгандай, ире аны типкәли башлый, хатыны һушын югалтканчы кыйный. Ирина күзләрен ачуга ул аңа бер генә сорау бирә: "Син миңа хыянәт иттеңме?" Ирина "Юк" дип җавап биргәч, тагын да кыйнавын дәвам итә. Яшь хатынның тәнендә күгәрмәгән җире калмый.
Икенче көнне Тимур, ишекне бикләп, икесенең дә паспортын кесәсенә салып, эшкә китә. Ир кеше кич өенә кайткач, тагы шул ук хәл кабатлана. Тимур ныграк ерткычлана. “Мин сиңа хыянәт иттем, дип, дөресен әйтсәң, кичерәм”, − дип, мендәр белән хатынның битен каплый. Берничә көн тукмалып, инде ничә мәртәбә һушын югалткан хатынны ваннага батыра-батыра, тагын шул ук сорау алуны дәвам итә.
Бер кичне Ирина Тимурның өй ишеген бикләмичә чыгып китүен сизеп кала. Шул форсаттан файдаланып, хатын урамга чыгып йөгерә, балалар бакчасы ягына юллана. Анда төнге каравылчы бар, мөгаен, кертерләр дигән өмет белән шул тарафка йөгерә. Кичке кизүдә торган хатын, Иринаны танып, ишекне ачып кертә. Тик Тимур аның эзенә тиз төшә. Иринаның поселокта әлегә ахирәтләре булмавын яхшы аңлый. Шуңа күрә ул туры балалар бакчасына бара. Каравылчы аңа ишек ачмый. Тимур, тәрәзәләрне ватып керәм, дип, ишеккә аяклары белән типкәли башлагач, чарасызлыктан ишек келәсен ача һәм Ирина тагын Тимур тозагына эләгә. Бу салкын төн Яңа ел каникулларының соңгы ял көне була.
Иртәгәсен Ирина, ире эшкә чыгып киткәч, паспортын табып ала. Ул тагын да балалар бакчасына йөгерә. Йөз-башы күгәргән, калтыранып торган хатын бертуктаусыз: "Ул мине үтерәчәк. Зинһар өчен мине яшерегез!" − дип кабатлый. Бу хәбәр бөтен балалар бакчасына яшен тизлегендә тарала. Ул арада Тимур Иринаны эзләп килеп җитә. "Мин башкача аңа кул күтәрмәм. Тик өйгә кайтсын", − дип, аны эзли. "Милиция чакырттык!" дигәч кенә чыгып китә. Ул арада балалар бакчасында эшләүче барлык хезмәткәрләр нахакка җәберләнгән хатынга ничек ярдәм итү юлын эзли... Иринаны милициягә гариза язарга күпме генә үгетләсәк тә, ул ризалашмады. Арабыздан бер хезмәттәшебез, өенә алып кайтып, берничә көн үзендә яшәтергә булды. Шулай итеп, Иринаны иреннән яшердек.
Әлбәттә, Тимур хатынын югалту белән килешмәде. Ул аны автовокзалда да, эш урынында да сагалады. Иринага поселокта калырга ярамаганлыгын аңлаганлыктан, коллективыбыз белән аңа туган ягына кайтып җитәрлек акча җыеп, юлга билет алып бирдек. Берничә көн дәвалангач, яшь хатынны поездда Башкортстанга озаттык...
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: