Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 июнь 2019, 17:25

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Җәйгә тәпи басабыз. Парча

...Менә бит, язны төгәлләп, җәйгә басабыз түгелме?

Дүрт яшьлек оныгымның “Нәнәй, әнә сары чәчкәләр арасында бал кортлары утыра. Яннарыннан гына бөҗәкләр дә чаба, шундый җитез үзләре”, – дип, кулларын болгый-болгый, җәйнең инде якынлашып бетүен исбатлавы олыгая барган саен күп нәрсәгә битарафрак булган җанымны уятып җибәрде. “Чынлап та, кызым, кайчан уянганнар соң? Кичә генә берәү дә болай йөгерми иде ич”, – дидем, аның ачкан яңалыгына мин дә сөенеп. Бермәл аларны күзәтеп тордык. Менә бит, язны төгәлләп, җәйгә басабыз түгелме? Оныгымның һәрбер җан иясе уянуын күрә белүенә мин дә шатланам. Рәхмәт төшкере, Ходай тарафыннан тирән акыл гына бирелмәгән балама. Хисле булачак ул, киләчәктә үз тойгыларын аңлата беләчәк, яңадан-яңа ачышлар ясый алачак, димәк!
Ары атлыйбыз. Урамда минем белән җитәкләшеп йөрергә бик тә ярата кызым. Мондый йөрүләрнең үз яме, үз сере бар кебек. Нәни генә куллары белән кулымны чытырдатып кыса да, ныклы адымнар белән алга атлый. Янында бу тормышның мең авырлыкларын җиңәргә көч бирүче иң-иң якын кешеләренең берсе атлавын яхшы белә шул ул! Кызганычка каршы, берничә елдан соң, бик теләсәң дә, минем белән җитәкләшеп йөрмәячәк. Ә әлегә әйдә, атлый бир, дәү әнисе! Күз алмаң белән бергә язның-җәйнең һәр үзгәрешенә куан. Күрми соңга кала күрмә берүк! Шулвакыт:
– Каеннарны кара әле, нәнәй, колакларына алка элгәннәр! – димәсенме кызым.
Чынлап шигъри күңелле булырга охшый түгелме үзе? Әнә бит купшы каеннарны миннән дә тизрәк күреп алды! Алкалары менә-менә ачылырга торалар.
...Бу “сәяхәт”тән соң мин көн дә бер ачыш ясарга гадәтләндем. Урамга да чыгып торасы юк. Балконым туп-туры каршыдагы тауга карый. Кул сузымы гына җирдә төсле. Якты көннең ничә сәгате эчендә әллә ничә үзгәреш күрәм. Үләне дә көн түгел, сәгате-минуты белән биеккә күтәрелә төсле. Агачлар да яшелләнгәннән-яшелләнә баралар. Ә өй каршымдагы каеннардагы, оныгым әйтмешли, алкалары ике-өч көн эчендә ачылды да, яфраклары башта кечкенә булып борын төртте, аннан акрынлап зурайды. Төсе әлегә күзнең явын алырдай яшел дә түгел, соры-яшел. Агачның ак кәүсә җирлегендә гаҗәеп бер рәсем хасил булган. Табигать ясаган иң-иң дөрес һәм иң-иң гүзәл рәсем бу! Аны шулай итеп бер генә рәссам да ясый алмаячак!
Тагы бер көн үттеме-юкмы, шомыртлар ап-ак булып чәчкә атты. Яннарыннан үтеп китә алмыйсың, башларны әйләндеререрлек хуш ис тараталар. Иң-иң кыйммәтле хушбуйлар исе дә шомыртның үз исенә тиңләшә алмас. Алмагачлар, чияләр дә ак-алсу төскә керде. Ни гаҗәп: быел алар чәчәк атканда гадәттәгечә салкыннар булып тормады. Хәерлегә генә була күрсен берүк! Көннәр дә бик тә җылынып, эсселәнеп китте хәтта. Ачык зәңгәр һавада каурый сыман җиңел болытлар күренгәли. Аларга утырып, җиһан буйлап сәяхәткә чыгып китсәң иде дә бит! Оныгым белән икәүләп. Бик тә сөенер иде ул!
Уйлап куйдым: шушы кадәр матур мизгелдә урманга бармый ничек түзеп торырга соң? Радио-гәзитләрдән бер туктамый талпаннар турында кисәтәләр бит. Быел әле чага торган еланнардан да яздан ук куркыныч яный икән. Без кечкенә чакларда булмадымы икәнни соң алар? Май буе урман, таулардан әллә ничә кат урап кайта торган идек. Кузгалак, юа, күкебаш, татар, урыс какылары, балтырган кебек үләннәрне тәмләми калмый идек! Ә чәчәкләр! Алардан һәм ямь-яшел каен яфракларыннан үрелгән такыялар кими үткән язлар да булмагандыр...
Кызганычка каршы, матурлык шул килеш гасырлардан гасырларга күчсә дә, гореф-гадәтләр үзгәрә, яшәү рәвеше башка юнәлеш ала. Ләкин һәр ел фасылының үзенә генә хас гүзәллеген күрү – үзебездән тора. Яшь булсак та, өлкәнәя барсак та...
Туймазы районы,
Кандра авылы.
(Автор орфографиясе сакланды.)
Фоточыганак: https://pixabay.com/ru
Читайте нас: