-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 июнь 2019, 17:28

КОЛЧАК АЛТЫНЫ – КАРАИДЕЛ ҖИРЕНДӘ?

Караидел районы Муллакай авылыннан ерак түгел, урман эчендә күл урнашкан, бик матур ул. Имеш, Колчак гаскәре алтыннарын шунда батырып киткән. Үзләре белән йөртерлек булмагач, бик авыр йөк булгандыр инде. Бу күл тирән, элек тирәнлеген үлчәр өчен кырык дилбегә кирәк диләр иде. Алтынны Уфадан да килеп эзләп караганнар, тик тапмаганнар. Ә күлнең тирәнлеге 18 метр булып чыкты. Төбе ләм Димәк, йөз ел буена ләм тулып, күл саеккан. Суы болганчык, ярты метрдан артык күренми. Менә шундый тирән, ләмле күлдә алтынны яшергәннәр дә инде. Ул чакта эзләр өчен водолазлар булмаган бит. Алтын булмыйча, ни булсын инде, сугышчылар корал батырмас, документларны яндырып юк итү дә бик җиңел. Әлбәттә, алтын! ТУЛЫРАК Заһит абый МУРСИЕВ ЯЗМАСЫНДА.

КЫЗЫЛЛАР ХӘЙЛӘСЕ
Гражданнар сугышы вакытында кызыллар Яугилде авылына килеп җитә. Авыл калкулыкта урнашкан, үзәк урамда акларның артиллерия батареясе тора. Торна, Дәвеш авыллары юнәлешләрендә траншеяләр казылган, пулеметлары да бар. Ак офицерлар үзара сөйләшә: “Бу чабаталы өергә җыен ахмак җыелган, ахры, соң, безнең дүрт туп бер залп бирсә, барысы бергә он-талкан булып күккә очачак бит, кая керергә тишек тә тапмаячаклар” – диләр. Тик кызылларның үз ниятләре – ният, соң бу Яугилдене ничек алырга дип уйлыйлар.
Кирәк тирәкне ега, ди, уйлап табалар бит. Өч солдатны хатын-кыз итеп киендерәләр, ике пулеметны сүтеп, чүпрәккә төреп, кулларына тоттыралар, янәсе бала күтәргәннәр. Ләкин болай ошамый, өч хатынның өчесе дә күкрәк балалы, ничектер ышандырмый. Шуннан кашевар булып хезмәт итүче кечкенә буйлы мари егетен чакырып алып, аны үсмер кыз кыяфәтенә кертәләр. Барысы да әзер булгач, болар урманга кереп китә, авылны урап узып, Байкыбаш ягыннан килеп чыгалар. Таудан авыл уч төбендәге кебек күренә: киң урамда дүрт пушка тезелеп тора, өч казак дозор булып Аскын юлында йөри, ә бу якта бернинди каравыл юк. Ашыкмый гына урманнан кайтучы “хатыннар” авылга килеп керә, икесе янгын каланчасына үрмәли, икесе мәчет манарасына менә.
Кызыллар һөҗүмгә ташлангач, ике пулемет акларның артларыннан ут ача, ә аларның урам уртасында торган туплары бер тапкыр да аталмый кала. Аларның оборонасы җимерелә, солдатлар икегә бүленеп, кача башлыйлар. Кызыллар ташкын булып алга ябырыла һәм аз югалтулар белән авылга килеп керә. Пулеметлар, дүрт пушка алар кулына күчә. Яугилде авылына Совет власте менә шулай килә.
Бу риваятьне миңа “Искра” колхозында механик булып эшләгән. Динат Хәсәнов сөйләгән иде.
КҮЛГӘ ЯШЕРГӘННӘР
1918 елда Колчак Казанны яулый һәм Русия империясе алтынының зур өлешен кулга төшерә. Шуннан соң бу байлык тарала башлый: шактые Байкал күленә батырыла, зур сумма Япония банкларына күчерелә, “бәләкәй” бер өлеше атаман Семеновка тапшырыла... Ә менә берничә сандык алтынның ничек Караидел районына килеп чыгуы аңлашылмый.
Муллакай авылыннан ерак түгел, урман эчендә күл урнашкан, бик матур ул. Имеш, Колчак гаскәре алтыннарын шунда батырып киткән. Үзләре белән йөртерлек булмагач, бик авыр йөк булгандыр инде. Бу күл тирән, элек тирәнлеген үлчәр өчен кырык дилбегә кирәк диләр иде. Алтынны Уфадан да килеп эзләп караганнар, тик тапмаганнар. Ә күлнең тирәнлеге 18 метр булып чыкты. Төбе ләм Димәк, йөз ел буена ләм тулып, күл саеккан. Суы болганчык, ярты метрдан артык күренми. Менә шундый тирән, ләмле күлдә алтынны яшергәннәр дә инде. Ул чакта эзләр өчен водолазлар булмаган бит. Алтын булмыйча, ни булсын инде, сугышчылар корал батырмас, документларны яндырып юк итү дә бик җиңел. Әлбәттә, алтын!
Икенче төрле дә сөйлиләр. Имеш, солдатлардан җир казытканнар. Казып бетерү белән ике офицер, наганнарын чыгарып, аларны атып үтергән. Алтынны шул чокырга күмгәннәр. Кайдалыгын белүче калмаган. Офицерлар алтын күмелгән урынны онытмас өчен өч каен утыртып киткәннәр. Ул каеннар әле дә бар, диләр, тик шулар микән? Каеннар ул бер төптән ике-өч булып үсеп чыга инде, ялгыш хәбәр булуы да мөмкин. Ә алтын барлыгына мин ышанам. Бу кадәр таралган сүзләр ялган булмас.
Бу риваятьне миңа Нәзилә Әхкаметдинова сөйләде. Ул озак еллар укытучы һәм авыл советы рәисе булып эшләде.
Заһит МУРСИЕВ.