Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 июнь 2019, 14:40

Айсылу МОСТАФИНА (СӘЙФУЛЛИНА). Хәтер сандыгы

Эх, бер генә көнгә, бер генә мизгелгә кайтасы иде шул ялан тәпиле бала чагыма! Әниемнең күпереп пешергән икмәкләре белән, шул печән чапкан урманнарда, кошлар сайравын, кәккүк тавышларын тыңлый-тыңлый, жиләк яфраклары, мәтрүшкәләр салып чәй кайнатып эчәр идек. Янымда әтием, әнием утырыр иде…

Мин бу дөньяга килгәндә ак канатлы фәрештәләр мине озатып калдылар һәм кулыма хәтер сандыгы тоттырдылар: «Нык бул, язмыш җилләре төрлечә исәр. Бирешмә, ачы жилләр аягыңнан екмасын, юлыңда төрле кешеләр очрар. Тормыш җинел генә булмас, шатлыгы да, кайгысы да килер. Кайгылар килсә, бөгелеп төшмә, шатлыкларың булса, һавага күтәрелеп тәкәббер булып йөрмә, һәрвакыт кеше булып кал.Ә инде бу сандыкка кайгыларыңны да, шатлыкларыңны да салып бар. Алар сиңа кирәгер әле», – дип хушлашып, ак болытларга утырып китеп бардылар.
Ул вакытта сандык кечкенә һәм җиңел иде. Тормыш үтә барган саен ул зурая, авырая башлады, чөнки аңа мин фәрештәләр кушуы буенча бөтен уйларымны, хисләремне сала бардым. Ара-тирә ул сандыктан хатирәләремне алып, еракта, томан артында калган бала чагым, яшьлегемне искә төшерә идем. Менә бүген дә мин аны кулыма алдым…
Җылы якка очкан кошлар да кире кайталар, әмма кире кайтарып булмый шул үткән көннәрне, гомерне…. Эх, бер генә көнгә, бер генә мизгелгә кайтасы иде шул ялан тәпиле бала чагыма! Әниемнең күпереп пешергән икмәкләре белән, шул печән чапкан урманнарда, кошлар сайравын, кәккүк тавышларын тыңлый-тыңлый, жиләк яфраклары, мәтрүшкәләр салып чәй кайнатып эчәр идек. Янымда әтием, әнием утырыр иде… Аларның авыл, дөнья хәлләрен сөйләгәндә табигать тә тын калыр иде шул. Сагынам шушы урман буен, андагы челтерәп аккан чишмә суларын. Бик барасым килә шул болынарга, каршыма бала чагым, әтием, әнием килеп чыгар кебек. Тик ул урман буендагы болын юк инде хәзер, урманга терәтеп үк басу итеп сөргәннәр икән..
Исемдә, бер көнне сабантуйлар узгач, кояш баерга җыенганда, әтием машинасын кабызды. «Мин урманга барып печәнлекне карап киләм, бәлки, чабарга вакытта җиткәндер инде», – ди. Әнием сыер савасы, сепарат аертасы бар дип, бармаска булды. Әтиемнең минем якка борылып каравы булды, мин машинага кереп тә утырдым. Без урманга барып җиткәндә кояш инде агач башларыннан үрелеп кенә карап тора иде. Урманда үләннәр әйбәт кенә үскән. Җиләкләр дә өлгереп, үләннәр арасыннан кызыл күзләре белән карап, мине чакырып торалар. Печәнлекне карап йөреп сизми дә калганбыз – безгә таба, бер-берсе белән ярыша-ярыша, ургылып кара болытлар килә. Без машинага йөгереп килеп җиткәндә эре генә яңгыр тамчылары җиргә тама иде, һәм бераздан яңгыр коя да башлады. «Эх, яңгырга чаклы кайтып булмады. Урман юллары начар, батып кына ятарбыз. Шушында гына утырырбыз инде таң атканга чаклы», – дип, әти сөйләнде. Тышта бик тиз караңгы булып китте. Шушы караңгылыкны яктыртырга теләгәндәй, ара-тирә яшен яшьнәп ала, монда мин дә бар дигәндәй, дөбердәп күк күкрәп ала. Яңгыр тамчылары үзе бер көй чыгарып яуды да яуды… Шуларны тыңлап, йоклап киткәнемне сизми дә калдым… Әтием әкрен генә пышылдап, мине сыйпап йокыдан уятты: «Кызым, уян! Ач күзеңне, тик кычкырма һәм селкенмә», – ди. Күземне ачып җибәрсәм, машинаның алгы тәрәзәсеннән безгә сыер чаклы поши карап тора. Минем күзләр тагын да зуррак ачылып китте. Әтием миңа: «Курыкма, безнең монда икәнлекне белмәсен. Ккеше барлыгын белсә, тәрәзәне ватар, аяклары белән машинаны таптый башлар», – ди. Поши безгә бик озак карап торды да урман эченә кереп караңгылыкта югалды….
Шул машина турында язгач, хәтер йомгагым тагы да сүтелә башлады. Әти белән әни башлангыч класс укытучылары иде. Укучылар җәйге каникулга таралгач, алар район авыллары мәктәпләренә йөри иделәр. Тәҗрибә алмашу булдымы икән инде. Аларның бала ияртеп йөрисе килмәгәндер, аңлыйм хәзер аларны. Кичтән ишетеп калам, иртәгә шул авылга барабыз дигәннәрен. Иртән малны көтүгә куганда уянып китәм дә, сиздермичә генә машинага кереп яшеренәм. Әтиемнәр берни сизми кузгалып киттеләр. Авыл йортлары бик еракта калгач, мин әкрен генә килеп чыгам – ничек йоклаганмын, шул киемдә, ялан тәпи, чәч-баш тузган! Репин рәсеме дип торырсың! Нишләсеннәр инде, ярты юлда ташлап калдыра алмыйлар бит. Берничә тапкыр шулай качып утырып китәргә туры килде. Соңыннан миңа «дегет чиләге» дип исем дә куштылар!
...Кышның салкын көннәре. Әти-әнием мал карап керде. Кичке ашны ашап алгач, өйдә зур өстәл янына утырып, укучыларының дәфтәрләрен тикшерергә тотындылар. Тышта буран улый, кар бөртекләре тәрәзәгә килеп карыйлар да, яңадан очып китәләр. Әнием мичкә яккан. Янган утыннар өйгә генә түгел, күңелгә дә җылы өстәп тын гына янып яталар…
Әти-әнием башлангыч мәктәптә укытучы булгач беренче укытучым әнием булды. Әнием булса да, ул мине бервакытта да яклашмады, дәресләрдә иң авыр мәсьләләрне миңа бирә иде шикелле. Шулвакытта уйлый идем: «Нигә әнием шулай итә икән? Мин бит – аның кызы» . Еллар үткәч кенә аңладым: ул бит мине яраткан өчен шулай эшләгән, тырышсын, укысын дигән!
Ялан тәпиле бала чакларым... Бик еракта калдыгыз шул. Ул вакытларда һава торышы да икенчерәк була иде шикелле. Яшенләп яңгыр явып узгач, кояш болытлар арасыннан елмаеп килеп чыга. Без, балалар, аяк киемнәрен салып ташлап, ялантәпи урамга йөгерә идек. Үләннәр су эчендә утыра, җирдән җылы пар күтәрелә, аяк астында суы да, туфрак та җылы була иде. Без шул үләннәр өстендә йөгерешеп, куышып уйный идек. Кайда соң хәзер андый җылы яңгырлар?!
Бала чакларны искә алганда нигәдер күбрәк җәй вакытлары хәтергә төшә. Әлегә чаклы исемдә – иртәнге якта уянып киттем. Өй эчендә беркем дә юк, ихатада да тавыш-фәлән ишетелми. Ишекне ачып, күтәрмәгә чыгып бастым. Мәктәп авыл кырында булгач, укытучылар өе дә шул ук ихатада иде. Күтәрмәдән басулар күренеп тора. Әкрен генә чыгып килгән кояш томан аша нурларын сибә. Бервакыт шул кояшлы томан арасыннан ак майка, соры чалбар кигән әтием килеп чыкты. Әтием иртәнге саф һаваны сулап әкрен генә өйгә табан атлый, ә кояш аның атлап килгән сукмагына нурларын сибә…. Ул минем янга килеп житкәнчегә чаклы аңардан күземне дә алмый карап тордым. Бу миңа тылсымлы әкияттәге күренеш сымак тоелды. Әтием миңа әкияттәге батырларны хәтерләтте! «Бозауны яланга басу кырына бәйләп кайттым. Әнә, әниең дә сыерны көтүгә озатып кайтып килә, әйдә ул кайтып җитүгә самавыр куеп торыйк», – дип, мине өйгә алып кереп китте.
Әлегегә караганда элек авыл халкы күңеллерәк яши иде. Сугым сугулармы анда, бәйрәмнәр, туган көннәрме – җыелышып бер-берсенә аш-суга йөрештеләр. Исемдә, шундый табыннарда әниемнең җырлап, әтиемнең гармунда уйнаганнары... Әйе, әтием гармун уйнарга бик ярата иде шул. Аның теләге буенча мин дә баянда уйнарга өйрәндем. Әмма тормышка чыгып чит якларда күп йөрергә туры килгәч, баянны кулыма алырга туры килмәде, дисәм дә дөрес булыр.
Әйе, фәрештәләр сүзе дөрес булды. Тормыш мине төрле яктан сынап карады. Шатлыгын да, кайгысын да жәлләмәде. Әти-әниемне, абыемны югалтуны мин бик авыр кичердем. Вакыт давалый, диләр. Юк… дәваламый ул… Күңел яралары тирәнәя генә бара… Миңа авыр чакта ак канатлы фәрештәләр гүя канатларын миңа тактылар, башымны ияргә бирмәделәр, шуңа, ахрысы авырлыкларны җиңеп чыга алдым, зур югалтуларны уртаклашырга туганнарым, дусларым гел янәшә булды.
...Өйгә йөгереп кергән оныкларым уйларымны бүлде. Хатирәләр йомгагын кирегә чорнап, хәтер сандыгыма салып куйдым. Кирәге чыгар әле, чөнки тормыш алга тәгәри дә тәгәри. Гомеремнең көзен, кышын, язын, җәен шушы хатирәләр сандыгына байтак кына тутырырга язсын иде әле...
Айсылу МОСТАФИНА (СӘЙФУЛЛИНА)
Уфа шәһәре.
Фото: https://pixabay.com/ru.
(Автор орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: