Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 Май 2019, 11:42

ҺИНД ОКЕАНЫ ЯРЫНДА

Җәй белән кыш та Һиндстанда капма-каршы холыклы. Ноябрьдән апрель башына кадәр җәй хакимлек итә, ял өчен исә декабрь-гыйнвар айлары уӊайлы, диләр. Апрельдән кыш башлана, ул туктаусыз яӊгырлардан гыйбарәт. Кайчакта, бер минутка да туктамыйча, айлар буена яӊгыр коя, диӊгез дә нык күтәрелә икән. Шуӊа да диӊгез буе корылмалары бер елга гына исәпләнеп төзелә. Аныӊ каравы, ярты елга сузылган җәй туристларны кызыктыра. Берничә көн эчендә 5-6 инглиз, бер урыс гаиләсе белән якыннан танышып алдык. Алар кыш җиткәч, бирегә киләләр, ял итәләр, диӊгез буенда кызынып яталар. Түбән Новгород шәһәреннән килгән Валентина Васильевна: “Кызым биредә кияүгә чыгып төпләнде. Ун ел шулай ике илне бер итеп яшим”, – дип сөйләде.

Студент елларында мөгаллимебез фольклор дәресендә яратып көйләгән җыр һаман тел очында бөтерелә. Җае чыкканда, аны үзем дә студентларыма еш кабатлыйм:
Болгар-Биләр, диясез,
Болгарданмы киләсез?
Болгар елкыларын һәйдәп
Һинд илләрен гизәсез.
Җүкә ләӊгәс – кәрәз балга,
Җамаяклар – ачы балга.
Энҗе-мәрҗән, гәүһәр-якут
Агыла Шәһре Болгарга.
Борынгы бабаларыбыз сәүдә эшләре буенча дөнья гизгәннәр, диӊгез кичкәннәр. Хәзер заман башка, заӊ башка, диләрме әле? Алар булган илләргә дә, бабаларыбыз аяк басмаган җирләргә дә бару, башка тормыш, мәдәният белән танышу, күӊелеӊә хуш килерлек ял итү ысулын сайлау мөмкинлеге бар.
Әле буранлап, әле яӊгырлап торган көйсез декабрьгә бераз үпкә саклап, шаулы диӊгез ярындагы кызган комда ял итүдән дә ләззәтлерәк ни бар, дип, җырда җырланганча, ахирәтем һәм кызым белән Һиндстанны гизәргә киттек. Ике яше дә тулмаган сабыемныӊ дөнья белән танышуы шундый экзотик илдән башланыр дип һич кенә дә уйламаган идем. Ялдан кайткач, таныш-белешләрем: “Анда яшәү ничек?”, “Һинд киноларындагы кебекме?”, “Чынлап та, тирә-як бик пычракмы?”, “Әйберләрегезне урлап качмадылармы?”, “Урындагы халык белән ничек аралаштыгыз?” кебек исәпсез-хисапсыз сорауларын яудыра башладылар. Бәлки дөньядагы сәяси вәзгыять үзгәрмичә, санкцияләр, тыю-чикләүләр булмаса, мин дә Йосыйф-Зөләйха эзләрен барлап кайтыйм әле дип, Мисырга чыгып киткән булыр идем. Чүл комнарын ерып, башны чөя төшеп, пирамидаларны күзәтергә, үземне дөягә атланган Мисыр илчеседәй хис итәргә язмаган булып чыкты. Аныӊ каравы, балачактагы шыгырым тулы клуб залларында гаделлекне яклап көрәшкә күтәрелгән гади һинд егете, аны үлеп яраткан бай кызы арасындагы сөю тарихын күзәтеп, барчабыз бергә елаган чакларымны хәтердә тергезеп, Һинд иленә барып кайту насыйп булды. Моннан өч ел элек ял вакытында күргән-кичергәннәрем, ишеткән-белгәннәрем сезгә дә, бәлки, кызыклы булыр.
Без Русия туристлары ял итәргә яраткан Гоа штатыныӊ көньягын сайладык. Алдан ук кисәтеп кую дөрес булыр: Гоа – ул традицион Һиндстаннан шактый аерыла торган, Европа мәдәнияте ныклап үтеп кергән, католиклар күпләп яши торган штат. Индуизм, христиан, мөселман динен тотучылар бар; сикха, буддачылар да очрый. Монда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, көньякка гаилә белән ял итүчеләр, олы яшьтәгеләр күбрәк килә. Төньякны исә яшьләр, иркен тормыш яратучылар үз итә.
Җиде сәгатькә якын вакыт эчендә элекке СССР илләре, Пакистан, Әфганстан һава юлларын кичеп, Һималай таулары ягыннан искән җилләр дулкынын тоеп, Гоа штатында аэропорты булган бердәнбер шәһәргә – Даболимга килеп төштек. Урындагы вакыт Уфаныкыннан ярты сәгатькә генә аерыла, шуӊа аңа күнегү кыенлык тудырмады.
Даболим — хәрби аэропорт, тирә-якта сакчылар, хәрби киемлеләр бик күп. Тиешле тикшерүләрне тиз генә үтеп, каршы алучы автобуска юнәлдек. Аэропорттан 32 чакрым ераклыктагы The Byke Resort отелендә килеп җиткәндә көн шактый җылыткан иде инде. Безне – кечкенә бала белән сәяхәт итүчеләрне һәм Дүртөйле шәһәреннән килгән өлкән яшьтәге парны вакытыннан алда урнаштырдылар, кунакханә кагыйдәсе буенча көндезге унике тулганын көтеп тормадылар. Отель хезмәткәре ике зур чемоданны, бала коляскасын номерга ук кертеп куеп, безгә яхшы ял теләп чыгып китте. Яшәгән җиребез ярыйсы гына: ике кондиционер, суыткыч, телевизор һәм телефон бар. Йокы бүлмәсе кояш чыккан якка, тынычрак урынга карый, ял бүлмәсеннән террасага чыгып, үткән-сүткән кешеләрне, бассейнда су керүчеләрне күзәтергә, саф һава суларга да мөмкин.
Отель шактый зур мәйданны биләп тора. Сибелеп киткән икекатлы йортлар арасында бассейн, сәүдә нокталары, ял итү урыннары, хәтта йога белән шөгыльләнү өчен аулак мәйданчыклар да бар. Көнчыгыштан безнеӊ Агыйделне хәтерләткән Сал елгасы ага. Ул уналты чакрымга сузылса да, Гоа штатында иӊ кечкенәләрдән исәпләнә. Иртәнге якта биредә балык тотарга була.
Өй аллары һәм ихата тирәсе чиста, агачлар пөхтә итеп тигезләп кисеп чыгылган. Коелган чәчәк таҗларын көн дәвамында җыеп торалар, махсус савытлардагы суга салып, төрле композицияләр ясыйлар.
Иртәнге ашны ашагач та, диӊгезгә, якындагы Кавелоссим пляжына ашыктык. Яшәгән җиребездән 200 метр гына ераклыктагы Гарәб диӊгезе дулкыннарын ярга кага-кага безне каршы алды. Ул дулкыннар ниндидер бер көй җаена бии төсле тоелды, әйтерсеӊ дә, алар күңелләрендәге ноталарны барлап, ком өстен сырлыйлар. Менә-менә тиешле тәӊгәлгә җитәрләр дә илаһи симфония уйный башлар кебек. Җир яратылганнан бирле Һинд океаныныӊ бер өлеше булган диӊгезнеӊ суы чиста, әмма ул вакыты-вакыты белән яр читенә ком ташый, шуӊа суы да үтәкүренмәле түгел. Аяк асты исә туган як карын хәтерләтә, аксыл-сары төстәге ком атлаганда шыгырдап, табаннарны чемердәтеп куя.
Ярдан ерак түгел шейклар (яр буе кафелары), шезлонг, кояштан саклаучы чатырлар урнашкан. Алар яныннан үткәндә: “Әйдә, ризыкларымны авыз ит; әйдә, миндә ял ит!” – дип, кәсепчеләр каршыга йөгереп чыгып кына тора. Күбесе урысча белә, менюлар да урыс телендә тәкъдим ителә. Кеше күбрәк ял иткән саен хуҗаныӊ дәрәҗәсе күтәрелә, кереме арта, күрәсеӊ. Ятып ял иткән шезлонг, кояштан саклаган чатыр өчен акча түләмисеӊ, көн дәвамында су булса да эчәсеӊ, йә булмаса ашап аласыӊ. Ашауга килгәндә, отельдә иртән – вегетариан кухнясы. Швед өстәленнән сыек ботка, кызылборчак ашы, кыздырылган икмәк, джем, карбыз, манго, төрле коймак, пәрәмәч кебек ризыклар ала аласың. Җирле халык исә ассам чәен яратып эчә. Ул – төрле тәмләткечләр салынган сөттә генә кайнатылган эчемлек. Әйтергә кирәк, Һиндстан чәе белән дан тотса да, мондагылар аны безнеӊ кебек күп эчмиләр. Алар төрле сутлар, җимеш белән хушланалар, күрәсеӊ. Ассам чәе бездә артык куе һәм тозлы-борычлы дигән тәэсир калдырды.
Көндезен исә пляждагы шейкларда туйганчы дөге, балык ашлары ашарга була. Бигрәк тә басмати дөгесе белән креветка кушып пешерелгән пылау күӊелебезгә хуш килде. Томат, диӊгез нигъмәтләреннән әзерләнгән ашлар да телеӊне йотарлык! Көн буе сут эчеп, ананас белән тукланып кына да ятып була. Балыкка хирыс кешегә сайлау мөмкинлеге ай-һай киӊ бирелгән. Аның нинди төрен, нинди зурлыктагысын телисеӊ – шул бар! Алдыӊа китереп куйганыннан кайсын сайлыйсыӊ, 40 минутлап вакыт үткәч, шуны әзерләп китерәләр. Сыер ите юк диярлек, ә токмачлы тавык ашыннан авыз итәргә туры килде.
Гоа санскрит теленнән “сыерлар иле” дип тәрҗемә ителә. Һиндстанда сыерныӊ изге саналуы барыбызга да мәгълүм. Шуӊа алар табигый үлем вакытлары җиткәнче тереклек итәләр. Гәүдәгә безнеӊ кышлаган бозау кебек кенә булсалар да, мөгезләре турычатлы. Алар пляж буйлап та күпләп йөри. Иӊ аптыратканы – диӊгез буенда этләрнеӊ сыерлардан да күбрәк булуы. Тыныч холыклы, акыллы карашлы, пөхтә гәүдәле алар. Бер ияләшеп алсалар, сине әллә каян сизеп, эзләп табалар.
Иртәнге алтылардан соӊ кояш күтәрелә. Халык диӊгез буена кояш чыгу белән агыла башлый. Көндезге унбердән кичке өчләргә кадәр кояшныӊ иӊ кыздырган чагы. Бу вакытта кием астына яшеренергә, йә булмаса күләгәгә качарга киӊәш ителә. Кояш кичке алтыларда офык артында югала. Эӊгер-меӊгер вакыты бездәге кебек озакка сузылмый. Кояш баеп, 10-15 минут вакыт үткәч, дөм караӊгы була, әйтерсеӊ, ниндидер төймәгә басып, яктылыкны сүндереп куялар. География буенча азмы-күпме мәгълүматлы кешеләр беләдер, анда “ай да, йолдызлар да башка”. Чалт аяз төндә Русиядә йолдызларныӊ исәбе-хисабы юк. Х гасырда Болгарга сәяхәт кылган Әхмәт Ибне Фадлан да моӊа игътибар иткән булган. Гоа күгендә миӊа йолдызлар ераграк һәм сирәгрәк булып күренде. Ай да сәер… Ул бездәге кебек эленгән уракны хәтерләтми, ә көймә кебек чалкан төшеп ята.
Җәй белән кыш та биредә капма-каршы холыклы. Ноябрьдән апрель башына кадәр җәй хакимлек итә, ял өчен исә декабрь-гыйнвар айлары уӊайлы, диләр. Апрельдән кыш башлана, ул туктаусыз яӊгырлардан гыйбарәт. Кайчакта, бер минутка да туктамыйча, айлар буена яӊгыр коя, диӊгез дә нык күтәрелә икән. Шуӊа да диӊгез буе корылмалары бер елга гына исәпләнеп төзелә. Аныӊ каравы, ярты елга сузылган җәй туристларны кызыктыра. Берничә көн эчендә 5-6 инглиз, бер урыс гаиләсе белән якыннан танышып алдык. Алар кыш җиткәч, бирегә киләләр, ял итәләр, диӊгез буенда кызынып яталар. Түбән Новгород шәһәреннән килгән Валентина Васильевна: “Кызым биредә кияүгә чыгып төпләнде. Ун ел шулай ике илне бер итеп яшим”, – дип сөйләде.
Ике-өч көн дәвамында диӊгез буенда кызынып, тирә-юньгә күнегеп алгач, ил белән якыннанрак танышырга уйладык. Теләгән кеше дельфиннар белән су керергә дә, хәтта ике көнгә Таҗ-Махалны күрергә дә чыгып китә ала. Без “Гоа буйлап – бер көндә” экскурсиясен сайладык. Аның бәясе һәркайсыбызга 55 долларга төште. Сәяхәт программасына Дудхсагар шарлавыгын, тәмләткечләр плантациясен карау һәм филләр янына бару кергән. Иртәнге алтыда Гоа башкаласы Панаджига юлландык. Шәһәр зур түгел, халкы якынча 110 меӊ тирәсе генә. Мандови елгасыныӊ ярлары аны ике яктан үз кочагына алган. Иртәнге сигезенче яртыларга шәһәргә килеп җиттек. Халык эшкә агыла, скутерлар, машиналар бакларына бензин тутыра. Ярты сәгать чамасы көткәннән соӊ, безгә дә чират җитте. Бензин хакы – 55 рупий тирәсе. Бер рупий безнеӊ 70 тиенгә тиӊ. Һәр урында берничә төрле бензоколонка – шактый искеләре дә, заманчалары да бар. Без туктаган бензин сату ноктасыныӊ кассасы гади генә агач тумбочка иде. Шактый сәер күренсә дә, яшь егет акчаны шунда салып куя да, үз эше белән мәшгуль була. Якында гына ир-атлар сары чәчәкләрдән үрелгән такыялар сатып тора. Бу такыялар һәр такси автомобиленең номеры өстенә эленгән. Аларны уӊышлы көн теләп тагалар икән.
Автобус тәрәзәсеннән тирә-якны күзәтәбез. Иртәнге шәһәр умарта күче кебек кайный. Базар халкы сәүдәгә әзерләнә: баскычлап чүлмәк өемнәре тезелгән, төрле зурлыктагы вазалар, исәпсез-хисапсыз чүпрәк-чапрак өелгән… Укучылар мәктәпкә ашыга… Әйтергә кирәк, һәр мәктәпнеӊ үз киеме бар, хәтта оеклары да бертөрле, диләр. Медицина университеты студентлары урамда волейбол уйный. Гомумән, урта белем бушлай бирелә; колледж яки университетка керү исә түләүле. Уку шактый кыйммәткә төшә. Табиб һөнәрен сайлаган студент елына 10 меӊ доллар акчасын әзерләп торырга тиеш. Пенсияне бары тик дәүләт хезмәткәрләре генә ала. Армия хезмәте өчен әзме-күпме түләнелә. Шуӊа хезмәткә алыну зур шатлык һәм якты киләчәккә бер адым булып исәпләнә. Армиядә хезмәт иткән кешене полициягә эшкә алырга мөмкиннәр, ә алар исә пенсия хокукына ия. Башкаларныӊ картлыгы ир балалар кулында. Балаларга мөнәсәбәт тә үзенчәлекле, дип сөйләде гид. Матди авырлык кичергән һәр гаилә ир бала тууын тели. Чөнки кыз бала зур чыгымнар таләп итә: балигълык яшенә җиткәч, югары көчләрнеӊ ризалыгын сорап, храмда махсус йола үткәрелергә тиеш, кияүгә чыкканда калым түләү мәҗбүри. Карындагы кыз балаларга аборт ясау очраклары ешайгач, соӊгы елларда табибларга ультратавыш тикшеренүе нәтиҗәләрен әйтү тыелган икән. Шуныӊ аркасында бүгенге көндә Һиндстан халкының якынча 60 процентын – ир-ат, 40 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.
Һәр гаиләдә, нигездә, 3-5 бала үсә. Заманында ил күләмендә “Кечкенә гаилә – бәхетле гаилә” дигән чара үткәрелде, дип сөйләвен дәвам итте озатучыбыз.1993нче елда шул уӊайдан 2 рупийлык җиз акча сугалар, төрле плакатлар бастырып чыгаралар. Хәтта сәламәт 2 баласы булган ирләрне мәҗбүри стерилизацияләү дә бервакыт гамәлгә керә.
Алда безне Дудхсагар шарлавыгы көтә иде. Әмма аны күрү өчен, калын-калын урманнарны үтеп, күз күреме җитмәс тау юлларын һәм ике елганы кичеп, янә бер сәгатькә якын юл үтәсе бар икән. Таш катыш кызыл балчык белән түшәлгән юлны без джипта гына ерып чыга алдык. Машиналарга күчеп утырганда алгы тәрәзәгә язылган санны истә калдырырга кушалар. Кешеләр кайтканда шул ук машинага утырырга тиеш. Водитель шарлавык буенда төгәл бер сәгать кенә көтә, шул вакыт чыгу белән ул кузгалып китәчәк. Димәк, табигать белән аралашып, вакыт исәбен югалтсаӊ, туган ягыӊнан шактый еракта, джунгли урманнарында калып, Маугли булып яшәү куркынычы яный. Юлга кузгалганда һәр кешегә саклау жилеты бирәләр. Әмма гид шунда ук: “Жилетларны аласыз да машинага утырасыз, һәм аларны шунда ук “онытасыз”. Кирәк булса, су буена төшкәндә алырсыз”, – диде. Шунда ук Остап Бендерның: “Суга батучыларны коткару – суга батучыларның үз эше”, – дигән мәгълүм сүзләре хәтергә килеп төште.
Берничә минуттан 240 квадрат чакрым мәйданда урнашкан Бхагван Махавир табигать тыюлыгына якынлаштык. Стенасына кечкенә такта эленгән тикшерү пункты алачыкка охшаш иде. Тирәсенә джиплар туктаган, якында гына 2-3 кеше йөри. Водитель чыгып, бернинди язу-чексыз гына һәр кешедән – 20 рупий, үзе белән фотоаппарат алучылардан 30 рупий җыеп түләде дә яңадан юлга кузгалдык.
Заповедникта тигр, пантера, мангуст, елан кебек кыргый җәнлекләр һәм төрле кошлар бар, диләр. Әмма юл уӊаенда мин төсле каурыйлы зур булмаган бер кошның агачта утыруын гына күрдем. Алар көненә йөзәрләгән машина үткән юлдан читтәге урман эчендә үз тормышлары белән яшәүләре көн кебек ачык. Күккә ашкан пальмалар, аларны уратып алган лианалар, баобаб һәм башка, без белеп бетермәгән агачлар күпме сер саклый икән?! Урыны-урыны белән үзебезнеӊ әрәмәлекләргә охшаган урыннар, түгәрәк яфраклы агачлар да күренеп кала.
Дудхсагар шарлавыгы Мандови елгасында, Гоа һәм Карнатака штатлары кисешкән урында урнашкан. Аның уртача биеклеге – 310 метр. Аерым урыннарда баскыч-баскыч булып аккан су озынлыгы 600 метрга җитә, дип әйтәләр. Бу яклап ул Һиндстанда – бишенче, ә Җир шарында 227нче урында тора икән! Шарлавык Гоа штатындагы иӊ матур урыннарныӊ берсе булып исәпләнә. Шуларны уйлап, урман сукмагына төшкәндә, джунглиныӊ чын хуҗалары – маймыллар килеп чыкмасынмы?! Дарвин бабабыз аларны кешелекнеӊ башлангычы, “акыллыбашлар” дип атап, тарихка кертеп калдырган. Юкка түгел икән. Яныбызда торган Мәскәү кызлары ерак туганнарыбызны сыйлау нияте белән сумкаларын актара башлады. Берсе затлы печенье эзләп табып маймылга сузды, икенчесе банан тартып чыгарды. Маймыл озак сайланып тормады, океаннар аша килгән баллы-онлы ризыктан без аӊларлык итеп баш тартты да, бананга үрелде. Димәк, алар әле дә уйлау сәләтен югалтмаган, үз ризыгын өстен күрә! Аларның оста итеп банан тышын салдыруына күзләр өлгерми. Шуңа сокланып карап торганда, усалрак икенче бер маймыл юлдашыбыз кулыннан банан салынган капчыкны тартып та алды. Бали утравында яшәүче туганнары кебек, кесәгә кереп, булган әйберне сыпыртып, кулдагы фотоаппаратны яки сумканы урлап алып китмәсәләр дә, болары да артык тыйнак булып чыкмады. Көн әле төшкә авыша гына, ә туристлар саны артканнан-арта. Маймыллар исә тамак төбенә шактый күп чикләвек җыеп өлгергән, кайберләренеӊ бугаз асты зур шеш булып кабарып тора. Тыюлык хезмәткәре маймылларны ашатмаска куша, ярамый, ди. Чыннан да, алар кеше китергән ризыкка, җиӊел табышка шулкадәр тиз өйрәнәләр – тоташ яӊгырлардан торган, шул сәбәпле туристлар булмаган кыш көннәрендә, азыкны үзаллы таба белмичә, ачтан үләргә дә мөмкиннәр! Бигрәк тә яшь буынга зур куркыныч яный. Яшәешнеӊ табигый агышына кеше уйламастан үз куллары белән зур зыян да сала алуына үз күзләребез белән ышандык.
Маймыллар озатуында зур-зур ташлар аша сикерә-атлый торгач, 300 метр араны 10 минутта үтеп, Дудхсагар шарлавыгына барып та җиттек! Әллә каян, биектән, бәлки тауныӊ күк белән тоташкан бер урыныннандыр, дулкыннарын таш-кыяга бәрә-бәрә күбекләнеп шарлавык ага! Табигатьнеӊ көченә, хозурлыгына соклануыбызны яшерә алмыйча адымнарны тизләтәбез. Дудхсагар “сөт елгасы” дип тәрҗемә ителә. Легенда буенча, шаһ кызы көн дә күлдә су коенырга яраткан. Судан чыгу белән, йола буенча, алдан әзерләп куелган салкын сөтне эчкән. Бервакыт, коры җиргә аяк баскач, бер егетнеӊ күзәтеп торуын сизеп калган. Ялангач принцесса, оятыннан кызарып, кабат суга кергән һәм савыттагы сөтне суга агызып, шуның белән гаурәтен беразга гына булса да каплый алган. Агып төшкән сөт тасмалары Дудхсагар шарлавыгына әверелгән, имеш. Коенырга яраткан бу кыз кыяда ничек басып торды икән дип, урман белән капланган мәһабәт тау-ташларны күзәткәндә, шарлавыкныӊ урта өлешеннән үтүче Лонда-Мадгаон тимер юлына күзебез төште. Бу сихри, әкияти манзара иде!
Шарлавык койган җирдә күл җыела, аныӊ төбе юк, диләр. Ул изге дип санала, шуңа күрә салкын күлдә су коенучылар табылып кына тора. Ә балыкныӊ күплеге һәм эрелеге! Изге күлдә йөзгәнгә, аларны тотарга ярамый икән. Балыкчы абыемны бирегә җибәрсәӊ, шатлыгыннан үзе дә маймыл булып сикерер иде, дип уйлап куйдым.
Тыюлыкта йөрү өчен бирелгән бер сәгать вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шарлавыкка илтүче сукмактан кире чыкканда юлдашларыбыз һәм водитель безне көтеп зарыгып беткән иделәр. Калдырып китәргә кызганганнардыр, күрәсеӊ. Көн ныклап кыздырса да, кайтыр юл җиӊелрәк үтелде. Каршыбызга дистәләгән машина, йөзләгән турист, маймылларга исәпсез-хисапсыз ризык агыла. Бары инглизчә генә сөйләшкән, аралашуга саран водитель безне төп-төгәл 40 минут эчендә кире кайтарып җиткерде.
Тәмләткечләрне карар өчен гектарларга сузылган басуларга түгел, ә төрле куак-агачлар үскән плантацияне хәтерләткән бакчага бардык. Монда да үзем өчен күп ачыш ясадым. Бананныӊ берьеллык куак булуын, ананасныӊ ни икәнлеген белсәм дә, никадәр сәер тоелмасын, борчаклы борычныӊ пальмаларга лиана кебек уралып, тәлгәшләнеп үсүен беренче тапкыр күрдем. Бер үк куактан төрле вакытта ак, кара, кызыл борыч җыеп алалар икән. Бразилиядән китерелеп, биредә икенче ватанын тапкан кешью – бик үзенчәлекле чикләвек. Аныӊ тышын бары тик кул көче белән генә салдыралар. Тышчасында булган сыекча ике төрле кислота бүлеп чыгара, берсеннән автомобильләргә тормоз колодкалары ясыйлар. Без караган тәмләткечләр арасында иӊ кыйммәтлесе ванилин булды. Ул кыякта үсә һәм шул рәвешле сатыла. Тик аны тотып карап та, сатып алып та булмады. “Кыйммәт булса да, тиз арада таралып бетә. Һәркемнеӊ безнеӊ ванилинны тәмләп карыйсы килә”, – дип сатучы көлде генә. Экскурсия барышында кориандр, карри, ак әнис, канәфер, дарчин кебек тәмләткечләрне тотып, иснәп карадык. Шулай ук чикләвек, пластмассаны хәтерләткән алма һәм төрле җимешләр кушылмасыннан коелган көмешкәне дә авыз итәргә мөмкин иде. Әйтергә кирәк, XVI гасырда португалиялеләр нәкъ тәмләткечләр сәүдәсен үз кулына төшерү өчен Гоага басып керә һәм аны үз колониясе итә.
Төшке аштан соӊ безне филләр көтә иде. Кемдер аларны татлы ризык белән сыйлады, су коендырды, икенчеләрнең муенына фил үзе чәчәк такыясы кидерде. Бу мәһабәт җанвар аерым очракларда халык өчен бердәнбер яшәү чыганагы булып тора икән. Аны йорт эшләрендә генә файдаланып калмыйлар, төрле һөнәрләргә өйрәтеп, акча эшләү җаен табалар, тизәгеннән кәгазь ясыйлар.
Пананджидан 10 чакрым көнчыгыштарак Иске Гоа шәһәре урнашкан. Ул XVI – XVIII гасырларда Португалия Һиндстаныныӊ башкаласы булып торган. Анда бик күп католик чиркәүләр сакланып калган, ә шәһәр үзе мәдәни мирас буларак ЮНЕСКО тарафыннан саклана. Индуист һәм католик храмнарына, үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып торган Изге Екатерина соборына бару безгә зур яңалык алып килде. Штат буйлап иректә йөрүче сыерлар, этләр, ара-тирә килеп чыккан дуӊгызлар, сибелеп-сибелеп калган чүп өемнәре инде әлләни аптыратмый башлады.
Кичләрен Кавелоссим шәһәрчеге буйлап йөрергә күнегеп киттек. Урам буйлап тезелгән сәүдә нокталары, кафе-рестораннар соӊга кадәр эшли. Ананас, манго, папайа, маракуйя кебек җимешләрне урамда ук сатып алып була. Ананасныӊ хатын-кыз һәм ир-ат җенесендәге төрләрен аерырга өйрәндек. Сайланып торганда, яныбызга берәү килеп, нәрсәдер аңлатырга тотынды, үзе бармагы белән өскә күрсәтә. Карасак, без кокос агачы астында торабыз икән. Аныӊ биеклеге 10 метрдан да ким түгел, җимешләре дә зур гына. Сөйләүләренә караганда, Һиндстанда башына кокос төшеп бер ел эчендә уртача 150 кеше үлә икән. Кокосныӊ кеше башыннан бәләкәйрәк булуын белсәм дә, үз башым кыйммәтрәк күренде, шуӊа да физика законнарына каршы төшмичә, читкәрәк киттем. Күпме эзләсәк тә, чәнечкеле яфраклы, авызда эреп торган татлы “кыз” ананасны соӊгы көнне таба алмадык, аныӊ урынына “ир-егет” җимешне алып кайтырга туры килде. “Бүгенгә бетте, беркемдә дә калмаган”, – диде сатучы, берничә кешегә шылтыратканнан соӊ.
Җирле халык ничек тә сәүдә итәргә, акча эшләп калырга тырыша. Әйбер алырга җыенсаң, алар белән рәхәтләнеп сатулашырга кирәк. Хак ике, хәтта өч тапкырга төшәргә мөмкин. “Кризис нык сизелә, – диде Тарик исемле зәркәнче. – Элек Русиядән килгән туристлар алтын-көмешне, бриллиантларны себереп алалар, әйткән хак белән артык сатулашмыйча да килешәләр иде. Хәзер киләләр дә диӊгез буенда көн үткәрәләр. Ашау-эчүдән башкага акча туздырмыйлар”. Гомумән, биредәге ювелирлар Мәскәү белән тыгыз элемтәдә тора икән. “Абыем Ибраһим берничә тапкыр Мәскәүдә, башка шәһәрләрегездә булды. Урысча да миннән яхшырак белә. Безнеӊ товарлар сыйфатлы. Мин үзем оригиналь әйберләр ясарга, сыйфатлы ташлар кулланырга тырышам”, – дип аңлатты Тарик. Ул ике-өч ел элек намазга баскан. Җомга көнне мәчеткә йөри. Тик Аллаһ йорты моннан ерак урнашкан икән. Отельгә кире кайтканда 10-15 ир-атныӊ кибет алдындагы чирәмдә намаз укуына тап булдык.
Шакил исемле икенче бер зәркәнче белән танышуыбыз тагын да кызыклырак булды. Кызыма: “Әминә”, – дип эндәшүемне ишеткәч, ул: “Сез мөслимәме?” – дигән сорау бирде. “Әйе, мөслимә”, – дигән җавабымны ишетүгә йөзләре яктырып китте. “Татармы?” – дип, безне янә бер тапкыр аптыратты. “Әйе”, – дип, икенче тапкыр җаваплавыма, башын куллары белән тотып: “Бәракалла, мин дә – мөселман. Дус кызым Питердан, татар кызы, исеме – Алсу, фамилиясе…”, – дип тезеп китте. Шунда ук: “Ике көннән килә, таныштырырмын. Һөнәре буенча – стоматолог. Англиядә укыган”, – дигән тәкъдим ясады. “Эх, бүген төнлә туган илгә очабыз, танышып булмас инде”, – дип үкенечемне белдердем. “Әйдәгез, шылтыратам. Телефоннан булса да сөйләшерсез”, – дип тәтелдәвен дәвам итте әңгәмәдәшем. “Үткер, чая кыз”, – дигән була үзе. “Әллә өйләнергә исәбеӊ бармы?” – дип көлештек. “Әйе… Мин берничә ел Мәскәүдә яшәдем. Әти-әнисе белән таныш. Тагын эшкә барырга иде исәп”, – диде ул, кыенсынып. “Нинди тәмле ризыклар белән сыйлый соң?” – дип төпчендек. “Исемнәре хәтердә калмаган… Нәрсә генә пешерми… Оста куллы”, – дип мактады милләтәшебезне Шакил.
Юлга чыгар алдыннан гына була торган берчә ашкыну, берчә аерыласы килмәү тойгысы күңелемне биләп алды. “Без – оста зәркәнчеләр. Безгә Һималай тауларыныӊ җиле кагылган”, – дип мактанган Шакил белән яхшы гына сатулаша торгач, “Һиндстан төсе” дип, башка бүләк-күчтәнәчләргә өстәп, истәлеккә асылташлар белән бизәлгән көмеш алка-йөзек сатып алдым. “Монысы, чыннан да, сыйфатлы булып чыкса, икенче тапкырга беләзек артыннан килермен әле”, – дип көлешеп саубуллаштык. “Сыйфатына ышанмасаӊ, түләүсез алып кит, кайткач, зәркәнчегә күрсәтеп, бәясен карточкама күчерерсеӊ”, – дип елмайды Шакил. “Мөселман мөселманга ышана инде ул”, – дидем, түрдә эленгән Мәккә рәсеменә күрсәтеп.
Күккә күтәрелеп баручы самолет гүләве астында авыз эченнән генә сузган борынгы җырны беркем дә ишетмәде булса кирәк:
Җүкә ләӊгәс – кәрәз балга,
Җамаяклар – ачы балга.
Энҗе-мәрҗән, гәүһәр-якут
Агыла Шәһре Болгарга...
Альбина ХӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: