Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 Май 2019, 12:12

Язмышлар шулдыр, ялгышлар шулдыр...

...Гел шулай акча туздырып, шайтан суы чөмереп, кәеф-сафа корып, дөньяның артына тибеп яшәр сыман идем...

Без аның белән Дүртөйле районы Иске Баеш авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында таныштык. Баһадир гәүдәле, зәңгәр күзле, сөйкемле генә ир-ат инвалид коляскасында утыра иде. Бу күренешне акылым кабул итә алмый торган мизгел аралыгында (ничек инде әзмәвердәй ир гарип булсын ди, җир җимертеп, дөнья көтәр чагы бит), күземә аның аякларының җайсыз рәвештә бөкләнебрәк катып калуы, бер кулының бөтенләй хәрәкәтләнмәве чалынды. Кыска итеп алынган чәчләре башындагы ике тирән яра эзен каплый алмый икән...
Әңгәмәбез тиз ялганып китте. Урал да (әңгәмәдәшем исемен үзгәртеп язуны үтенде) үзен тыңлаучы, тормыш һәм язмыш юлы белән ихлас кызыксынучы булганга, күрәсең, үзе хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
– Урал, медицина картагыздан күренүенчә, Сез кайчандыр дүрт саны төгәл, сау-сәламәт кеше булгансыз. Нинди аяныч хәл-сәбәпләр аркасында гарипләнеп, йорт-интернатка килеп юлыктыгыз?
– Әйе, гариплегем тумыштан түгел. Бу якты дөньяга бернинди физик кимчелексез туганмын. Бүген килеп, бәхетсезлекләремнең башы кайчан башланды икән дип кабат-кабат уйланам. Минем шушындый мескен хәлгә төшүемә кем гаепле соң? Адәм балаларының тәкъдир китабы әниләре карынында чакта ук языла диләр иде олылар. Бәлки, дөрестер әлеге гыйбарә. Ә бәлки язмышымдагы фаҗига өчен мин бары үзем генә гаепледер. Уйларымнан уелсам да, җанымны әрнетүче, бәгыремне телгәләүче сорауларга бүгенге көнгә кадәр, ә инвалидлар йортында инде ике дистә елга якын көн күрәм, анык кына җавап таба алганым юк. Башымнан үткәннәрне Сезгә сөйләп карыйм әле, ни диярсез...
Мин – Стәрлебаш районы кешесе. Бала чагымның тәүге җиде елы картәни-картәти тәрбиясендә узды. Әти белән әнием аерылышкач, беренче сыйныф укучысы булганчы, мине алар үстерде. Аннан әнием икенче иргә кияүгә чыкты, үги әтием дә мине читкә типмәде, үз йортларына алып кайтты. Армиягә киткәнче, алар белән яшәдем. Сәгате җиткәч, хәрби хезмәткә чакыру алдым. Сөенеп киттем мин солдатка. Ни дисәң дә, яхшы спортчы идем: гер күтәрү, чаңгы ярышларында район күләмендә дә гел беренче урыннар яулап кына тордым. Армиядә дә бер кыерсыту күрмәдем. Хәер 1 метр 90 сантиметр буйлы, көчле егеткә кем бәйләнсен инде! Иң яхшысы дип исәпләнгән десантчылар батальонында хезмәт иттем. Анда теләсә кемне алмыйлар! Югары күрсәткечләргә ирешкәнем өчен авылга, әти-әниемә командирларыбыз рәхмәт хаты җибәрде хәтта.
Ике ел сизелми дә үтеп китте. Уңышлы хезмәт итеп туган авылыма әйләнеп кайттым. Бераз ял иткәч, Себер якларыннан кунакка кайткан икетуган абыем: “Нишләп авылда ятасың, ни җүнле-башлы эше, ни акчасы юк колхозда. Әйдә, үзем белән Себергә алып китәм. Анда синең кебек көчле егетләр бик кирәк ул”, – дип тәкъдим итте. Мин дә озак уйлап тормадым, ризалаштым. Шулай итеп, Нижневартовск шәһәренә барып чыктым. Торбалар салу цехына урнаштым.
Ял вакытында авылга кайткач, Әлмира исемле бик чибәр кыз белән таныштым. Ярты еллап дуслашып йөргәч, язмышларыбызны бергә бәйләргә карар иттек. Гөрләтеп туй ясадык. Хатынымны да үзем белән Нижневартовскка алып киттем. Бер елдан, дөньябызга ямь өстәп, кызыбыз туды.
Безнең тормыш гел шулай кояшлы көннәрдән генә тотыр иде кебек. Тик аяз күгебезне кара болытлар каплады. Бәхет – пыяла, ялгыш кагылсаң, уала, дигәннәре хак икән шул...
“Эштән соң бераз ял итәбез, арыган тәннәребезне киеренкелектән арындырабыз”, – дигән сылтау белән безнең цехта эшләүче кайбер ир-атлар еш кына кичләрен җыелышып аракы чөмерә иде. Кай арада шулар белән әшнәләшеп, шешәдәшләренә әйләнүемне үзем дә сизми калдым. Хатыныма бу, әлбәттә, бер дә ошамады. “Эчү яхшылыкка илтми, ташла бу шөгылеңне!” – дип кат-кат кисәтте ул мине. Лаякыл исерек хәлдә өйгә кайтып, тавыш чыгарган чакларым да аз булмады. Түзде хатыным. Кайчан да булса акылга утырыр дигәндер, гаиләбезне таркатасы килмәгәндер.
Бөтен тормышымны җимерер, мине гомерлеккә гарип итеп калдырыр кичне дә өйгә бик исерек хәлдә кайтканмын. Тавышлана башлагач, хатыным, кызыбызны алып, ахирәтләренә сыпырган. Иртән мин айныгач кына кайтырга уйлаган инде.
Төнлә фатир ишегебезне өске катта яшәүче ике наркоман шакыган. Мин, исерек баш, барып ачканмын. Җаннарын әфьюнга сатарга әзер адәм актыклары мине бик каты кыйнап, фатирыбызның астын-өскә китереп, нинди затлырак әйбер бар – бөтенесен алып чыгып киткәннәр. Иртәнгә кадәр кан эчендә ятканмын. Нишләп шул вакытта үлеп кенә китмәгәнмен, шаккатам. Танырлык булмаганмын бит. Баш сөякләрем чәрдәкләнгән булган хәтта.
Иртән кайткан хатыным белән кызым “Ашыгыч ярдәм” чакырткан, канлы вакыйга хакында хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Махсус трубка аша гына тукландырылып, ярты ел дәваханәдә аунаганмын. Башыма ике катлаулы операция ясаганнар. Тик үземне үлем тырнагыннан тартып алган табибларга рәхмәт әйтәсем килми. Җәфаланып кына яшим мин: аякларым йөрми, бер кулым хәрәкәтсез. Утырам инде көннәр буе гаҗизләнеп тәрәзәдән тышка карап. Ә анда буранлы кышны якты яз алыштыра, кояшлы җәйгә ияреп, алтын көз дә килеп җитә... Мин исә үземне аяклары мәңге ачылмас тимер богаулар коршавына эләккән, канатлары киселгән бөркет сыман хис итәм. Нинди гайрәтле идем бит элек: сабантуйларда гер күтәрүдә, милли көрәштә мине җиңә алучы юк иде. Ә мин 30 яшемдә гарип калдым. Бүген инде миңа 48... Фатир ишегемне наркоманнар шакыр кичне лаякыл исерек булмасам, мин аларга бирешер идеммени! Бишәүне берьюлы егар көч бар иде бит беләктә. Читлектәге мескен көн күрмешем күпмегә сузылыр, белмим...
– Йорт-интернаттагы шартларга зарланмыйсыздыр бит?
– Юк. Чисталыкта-пөхтәлектә яшибез. Көненә алты тапкыр яхшы итеп ашаталар. Ягымлы шәфкать туташлары, санитаркалар яныбызда бөтерелеп кенә тора. Тик адәм баласы – ул ирек, азатлык хисен бөтен нәрсәдән өстен куючы җан иясе бит. Мин туган авылым урамын каплап үскән хәтфәдәй яшел үлән өстеннән яланаяк йөгерүемне төшләремдә күреп уянам. Ирләр еламый дисәләр дә, күз яшьләрем түккән чакларым да була.
– Тормыш иптәшегез кайда?
– Юк-юк, Сез уйлый күрмәгез: хатыным мине ташламады. Күрсәтмәгән табибы калмады. Алар мине беркайчан да йөри алмаячак дигәч, им-томчыларга да алып барып карады хәтта. Тегеләр: “Ирегезгә бик хәтәр сихер төшкән, шуны алсак, йөрер”, – дип ышандыргач, әллә күпме акчалар түләп, бозымны алдырырга маташты. Тик барлык тырышлыгы бушка булды. Мине гарипләр өчен йорт-интернатка урнаштырмас өчен бик тарткалашты ул. Тик минем үз туксаным туксан булды. Шундый уңган, чибәр хатын имгәк ир карап, яшь гомерен заяга уздырырга тиеш түгел, үзеңә яңа пар тап, дидем. Инде ул вакытлардан соң күп еллар узды, әмма хатыным бүтән кияүгә чыкмады. Еш булмаса да, хәл-әхвәлләремне белештерә әле дә. Бөтен гомерен бердәнбер балабызны тәрбияләүгә, аякка бастыруга багышлады. Мин үземне генә түгел, аны да бәхетсез иттем, ахры...
– Урал, Аллаһы Тәгаләгә ышанасызмы? Күз алдыгызга китерегез әле: бердәнбер көнне Сез яшәгән йорт-интернатка бай спонсор килеп, Сезне күреп, кызганып, чит илләрдә генә ясала торган кыйммәтле операциягә акча биреп, яңадан үз аякларыгызда йөри башлагансыз ди. Ни эшләр идегез?
– Кызганыч, әмма яшь, көчле чагымда Аллаһны бар дип тә белми идем. Үз-үзенә артык ышанган, ваемсыз тормыш-көнкүрешеннән канәгать бер адәм идем. Гел шулай акча туздырып, шайтан суы чөмереп, кәеф-сафа корып, дөньяның артына тибеп яшәр сыман идем. Тик алай булмады. Хәзер Ходайга могҗиза сорап ялварырга соңдыр инде. Кайбер чакта: “Нигә мине шулкадәр газапларга дучар иттең?” – дип тирә-якны яңгыратып кычкырасым килгән минутлар да була. Аннан: “Алла сакланганны саклармын дигән”, “Иртәме-соңмы һәр кылык-гамәлең өчен җавап бирергә туры килә” һәм башка шуңа охшаш гыйбарәләр исемә төшеп, барысына да үзем гаепле, күрәсең, дигән фикергә киләм.
Ә бай спонсор дигәннән, киләләр алар йорт-интернатыбызга. Тик безнең якка, олылар яшәгән бинага түгел, балалар янына керәләр. Уенчыклар, кием-салым һәм башкасын китерәләр. Ә безнең якка ялгышып та кереп чыкмыйлар. Алар да үзләренчә хаклы инде. Ни өчен дисезме? Хәзер аңлатам. Күрше бүлекчәдә гел тумыштан гарип балалар бит. Бу дөньяга зәгыйфь булып тууларына үзләре түгел, күбесенчә аракы, тәмәке, наркотиклар колы булган ата-аналары гаепле. Дүрт-биш яшьлек сабыйларның өмет белән багучы күзләрен, эчкерсез елмаюларын, имгәкләп, шуышып булса да уенчыкка үрелүләрен күргәч, эчеңдә җаның булмаса гына, еламый түзәрсең...
Ә безнең олылар бүлекчәсендә – нигездә, үз гаебе белән гарип калучылар. Кемдер исерек килеш кышын урамда аунап, аякларын туңдырып, кистергән, кемдер сукбайлыкта йөреп, бердәнбер көнне явызлар тарафыннан кыйналып, эштән чыгарылган. Балалары булып та, картлар йортында көн күрергә мәҗбүр әби-бабайлар да бар. Аларның да монда килеп эләгүләренә күпмедер дәрәҗәдә үз гаепләре бардыр инде. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, “Оясында ни күрсә, очканда шул” кебек халык мәкальләрен искә төшерү дә җитә бу очракта.
Без үз язмышыбызны үзебез җимерүчеләр, ахры. Кайчандыр якыннарыбызны санга сукмый, гамьсез, ямьсез яшәгәнебезнең ачы җимешләрен татыйбыз. Ә өмет дигәнең, сүнәр-сүнмәс янган шәм кебек, күңелдә һаман пыскый әле...
– Урал, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Рух ныклыгы телим Сезгә. Форсаттан файдаланып, бәлки, гәзит укучыларыбызга Сез дә үз теләкләрегезне җиткерерсез?
– Үзаллы тормыш юлына баскан яшь егет-кызларга мөрәҗәгать итәсем килә: бу якты дөньяда чын кеше булып яшәгез, “яшел елан” ише агуларны тормышыгызга якын китермәгез!
Әңгәмәдәш – Миләүшә ЛАТЫЙПОВА.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: