Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 Май 2019, 15:42

“Тулпар”ның “Илһамлы мизгел” конкурсына. Әнисә ЯГЪФӘРОВА. Нәсерләр

Кеше, дөнья малы булдырырга теләп тормыш куа-куа да, тукталып калып, артына карый. Карарга теләсә... Теләмәсә инде, шул юлдан тагы да дөнья малы куа. Күңел сандыгын, мал борчуларыннан бушандырыр өчен, гомере узып барганда актарып карый да борчылып куя. Нәрсә калган соң үткәннәрдә? Тузанлы юлмы? Тузанга күмелеп, бер дә таба алмаслык булып яшеренгән эзләрме? Их, шул юл кире алып кайтса, нәрсә эшләр иде кеше?

ГОМЕР
Кеше, дөнья малы булдырырга теләп тормыш куа-куа да, тукталып калып, артына карый. Карарга теләсә... Теләмәсә инде, шул юлдан тагы да дөнья малы куа. Күңел сандыгын, мал борчуларыннан бушандырыр өчен, гомере узып барганда актарып карый да борчылып куя. Нәрсә калган соң үткәннәрдә? Тузанлы юлмы? Тузанга күмелеп, бер дә таба алмаслык булып яшеренгән эзләрме? Их, шул юл кире алып кайтса, нәрсә эшләр иде кеше?
Ә тузанга буялып калган гомерләр азмыни? Билгеле, һәркем үз гомерендә үзенчә яшәргә тели. Килер буынга тынычлык гөлләрен күбрәк утыртып калдырсаң иде, кешем! Сабыйлар йокысына сак булсаң иде!
Әйе, гомер кешегә бер генә тапкыр бирелә. Яшәгән җирендә эз калдырыр өчен! Матурлык һәм батырлык эзләре...
Гомер ике килми. Аны начарлык белән каралтмасаң иде. Гомер бер генә. Тик бер генә тапкыр якты дөньяда яшәп калыр өчен.
ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ
Сары алтынга манчыла башлаган арыш басуын, нәкъ уртага ярып, бормаланып-бормаланып ат юлы уза. Кайчандыр моннан олы юл узган. Хәзер сирәк-мирәк атлылар, җәяүлеләр генә күренгәли. Туган авылын бер күрергә тилмереп кайтучы ил гизүчеләр уза.
Олы юл... Авылга алып керүче, чыгучы бердәнбер юл иде бит ул кайчандыр. Әле өске яктан яңасын күтәргәннәр. Борынгы юл басу уртасыннан сузыла да инеш яры буйлап бәпкә үләнле урамга илтеп җиткерә.
Әнә ул, авылым минем. Кызлар тавы кочагыннан чыгып, югарыга үрмәләгән кояш нурларыннан җемелдәшкән калай түбәле йортлары белән, уч төбендәгедәй, ялтырап ята. Мин аңа табан йөгерәм. Артымнан тузан күтәрелә. Олы юлның тузаны...
ТАҢ
Таң ата... Тагын бер яңа көн туа. Энҗе бөртекләре кебек карлар акрын гына җиргә коела. Әйтерсең лә, шуларны ниндидер бер сихри көч кешеләрнең үтәр юлларына ак җәймәләр итеп җәя. Әйе, йомшак карга беренче булып аяк баскан бу тынгысыз җаннар бәхетле. Яңа яуган карны шыгырдатып, сихри моңга бирелеп, яңа дәрт белән фермага атлаучы сыер савучыларның, мал караучыларның һәркайсы бәхетле. Алар – кызарып таң атканны, кояш чыкканны, көннең ничек йокыдан уянганын беренче күрүчеләр.
Иртәләрнең һәрчак тыныч башлануына ачуы килгәннәр дә бардыр, бәлки, кайдадыр. Ә мин, минем хезмәт сөюче халкым аның шулай башлануын тели.
АК КАЕННАР
Ак каеннар янына кызлар килгән.
Кичке эңгер-меңгер вакыт... Каеннарның алсу күлмәгенә кичке караңгылык үзенең зәңгәр ефәген ябып йөри. Кызларның моңлы, күңелдә кайнар хисләр уята торган тавышлары еракларга тарала. Алар сагышлана.
Ерактагы сөйгән ярларына шулай һәркөнне кич йомшак җилләр аша сөю тулы йөрәкләреннән чыккан мәхәббәт җырлары җибәрә алар.
Мәхәббәт җырлары... Күпме кайнар тойгы, янар хис аларда. Каеннарда да моңсулык. Сандугачлар ерак очкан. Тик кызлар гына каенлыкта. Әйтерсең, аларның сөйгәннәрен көтү хисе каеннар күлмәгенә буялган. Ак күлмәкле каеннарга...
Кызлар җырлый. Юк, гармунчылар кирәкми монда. Урман үзе моңны ерак тарата. Каеннарга сарылып, сагышлы көй суза кызлар. Күңелләрендәге сагыну, ак моң булып каеннар күлмәгенә буяла...
ЙОЛДЫЗЛЫ ТАҢ
Без тик икәү генә... Таң сызылып килә. Менә якында гына кебек инде. Кул сузымы гына җирдә аның кызыллыгы. Сузылсаң, алсу төскә буяр төсле. Юк, кулларым таң нурына сузылмаган, алар синең кулларда...
Без тик икәү. Таң каршылыйбыз. Авыл очында. Монда бар нәрсә тынып калган шикелле. Шул илаһи тынлыкны бозарга теләп, әтәчләр кычкыра. Авыл читендәге бер өйдән яктылык сибелә. Аның нуры елга өстенә төшә.Ә гүя, тавыш-өнсез агым шул яктылыкны эчә...
Елга тып-тын ага. Тып-тын гына. Акканы да сизелми. Бәлки, ул да таң тынлыгын бозмас өчен дулкыннарын ярга яшергәндер.
Дөнья хозур. Әнә Чулпан йолдыз да калыкты. Таң йолдызы... Менә нинди икәнсең. Мин сине күрдем инде. Нәкъ Аның шикеллле син дә горур икән.
Безнең дә бит бүгенге таңда, яр астында яшеренеп таң каршылаган дулкыннар төсле ярсу хисләребез күңел ярларына бәрелде.
Бер-беребезгә якын икәнлегезне шушы изге таңда тойдык без. Йолдызлы таңда...
ЧИШМӘ
Җиләк җыеп арыганнан соң утырып бераз ял итеп алгач, кайтыр юлга чыктык. Юлыбыз су аша үтә. Җиңел аяк киемнәре булганлыктан, турыга чыкмый, ары атладык. Чокыр коры инде. Элекке таллык яшел үлән белән капланган, анда-санда нәни таллар. Аларны да ферма сыерлары сирәкләгән. Җир өстен тояк эзләре челтәрләгән. Шундый матур табигать кочагына көтү кертәләр бит?!
Чү!..Тукта, нәрсә челтери. Чишмә түгелме? Әйе шул, табигатькә колак салсаң, күпме сихри авазлар анда. Тик кайда соң әле чишмә башы? Берни күренми. Белгән кайдан бәреп чыгарга. Нәни агачларга сихри моңын сөйләп, күзен күрсәтмичә акрын гына ага. Кайда икән шул зәңгәр күзе?
Чәчен тарарга әзерләнгән сылу кыздай, бөдрәләрен таратып ташлаган талның керфекләрдәй нәфис, нечкә ботакларын сак кына күтәреп карыйм...
Менә кайда икән ул! Кечкенә уенты эчендә тибеп утыра. Каты балчык кисәгенә басып, көзгедәй җемелдәгән суга текәләм. Тереклек чыганагы. Менә кайдан башлана икән синең юлың.Табигать үзе сине шулай ят күзләрдән яшереп, агач ботаклары белән каплап куйган. Син шул агачларга күпме гомер бирәсең.
Чишмә... Үткәнеңдә гел изгелек калдыручы кешеләргә тереклек илтүче суларың көмештәй синең. Көчле дә син, саф та син. Әнә ничек бормаланып-бормаланып агачлар, таллар арасыннан үтәсең. Тыныңны томалый күрмәсеннәр берүк, зәңгәр күзле садә чишмәкәй!
КАЕННАРНЫҢ АЧЫ КҮЗ ЯШЕ
Мәктәптә укыган вакытта яшь хәбәрчеләр мәктәбенең чираттагы утырышына Чакмагыш районының һәвәскәр туган якны өйрәнүчесе Воробьев бабайны чакырган идек. Бик мәгънәле сүзләр сөйләде ул көнне ветеран. “Юл буенда утыртылган каен полосасында зур җинаять эшләнгән, – диде ул, – кемдер балта белән каеннарның башын кискән. Әнә шул яралы каеннарны сугыштан кайтмаган газизләрен көтеп картайган тол хатыннарга охшатам”. Йөрәкне телеп чыккан шушы сүзләрне мин мәңге-мәңге онытмам. Ул бит безне, үсмерләрне, шушы чыгышы белән табигатьне сакларга һәм аңа һәрвакыт ярдәмчел булырга өндәде.
Бүген килеп, ничә еллар үткәч тә, аның сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итә. Агач һәм кеше язмышы бер-берсенә нык бәйле. Табигать – кеше хәстәрлегенә аеруча мохтаҗ. Табигатьне саклау – киләчәкне саклау ул. Бу һәрберебезнең изге кагыйдәсе булырга тиеш. Без, кешеләр артык нык тупасландык, комагайландык түгелме соң? Әйтик, һәр гаилә өчен күпме генә каен миндеге кирәк? Бик аз гына. Ә нигә соң без аны икеләтә, хәтта өчләтә күп әзерлибез. Саргайтып түгәр өченме? Сүз дә юк, каенның шифасын күрик без, әмма истә тотыйк: сындырмыйк, ботарламыйк каеннарны! Агачларны, балта белән юнып, ат арбасына төяп алып кайталар. Күздән яшьләр килә...
Юл буенда үскән каен полосасына якын килеп карагыз. Юри генә. Күпме япь-яшь каен сындырылган. Каезланган. Иртә яздан ап-ак тәнен уеп татлы сутын агызалар. Яралы кәүсәләренә сарылып елыйсы килә. Агачлар телсез. Эндәшмиләр. Бәгырьләре каткан. Бер мәсхәрәләп киткән адәм быел да килер бер гөнаһсыз зифа каеннар янына. Ә аларның имансызлар кулыннан балтасын каерып алырлык, каршы торырлык көчләре юк. Әйе, табигать адәм баласын гафу итәр, ә анасына кул күтәргәннәрне, җир күтәрерме? Керсез аклыгы белән халык җырларына кергән сылу каеннарның күз яшьләрен ничек җуяр адәм баласы?!
Хәтеремдә, әткәй белән чират көтүеннән кайтып киләбез. Алдыбыздан гына бер кыз бала ямь-яшел чыршы агачын өстерәп алып кайтып бара. Янәшәсеннән ата кеше атлый. Урманнан кайтып барышлары икән. Кызчык чыршының матурлыгына хәйран калган да, әтисеннән кистереп алган. Без аларны куып җиткәч әтисе шулайрак аңлатты. Ямьле җәй уртасында... имеш, баласының күңелен китмим дип. Никадәр явызлык эшләгән. Иң куркынычы – ата кешенең кылган җинаятенә битараф, гамьсез калуы. Нәни кызына начар өлге күрсәтүен аңлый алмавы...
Әткәй байтак кына сүзсез калып барды, үзенең баш түбән иелгән иде.
Сабый күңеле – чиста дәфтәр бите. Ана куенында яткан чакта нечкә хисле була. Бала ата-анасының барлык сыйфатларын үзенә җыйный. Шуңа да киң күңелле, мәрхәмәтле, матур гадәтле булыйк, хөрмәтле әти-әниләр!
ЯҢА ЕЛ ТАҢЫНДА
Әнием миңа: “Энҗе карлар җир йөзен нурлаганда, Яңа ел таңында дөньяга күзләреңне ачтың”, – ди. Бәлки, шуңадыр да Яңа елның тәүге таңы күңелемә якын.
Гади авыл кызы мин. Авылыбызның Чишмә тауында чана шуып, бәбкә үләнле тугаенда тәгәрәп, Күәш комлыкларында уйнап үскән бер бала.
Мин дөньяга гашыйк: җиргә, күккә, чишмә-инешләргә, ялан-кырларга... һәм энҗе кар бөртекләренә...
Мин кышны яратам. Ап-ак кышларымны. Күктәге саран ай яктысында ап-ак кар юрганына күмелеп, тын гына йоклаган авылымны яратам. Аның айлы кичләрен, алсу таңнарын... Бишектәге сабый баланы хәтерләтә ул вакытта минем туган авылым.
Яңа ел таңы... Менә бүген, авылымны татлы йокысыннан бүлмәс өчен, салмак адымнар белән урамнан атлыйм. Урам тып-тын. Күбәләкләп кар ява. Яңа елның беренче күбәләк карлары. Җем-җем иткән шул карларга карап уйларым ерак оча.
...Күпме сабый дөньяга килгәндер дисең яңа елның тәүге таңында. Никадәр сафлык, шатлык китергәндер ул нарасыйлар җир өстенә! И сабыйлар, җирнең тере чәчәкләре! Тугачтын да тәүге аваз салгансыздыр.Тәүге кат күзегезне ачып фани дөньяга баккансыздыр. Сез дә җиргә, болытларга, көмеш сулы тау асты чишмәләренә, яшел шәл ябынган ап-ак каеннарга, энҗе кар бөртекләренә гашыйк булырсыз. Күңелегез кебек саф һәм пакъ ап-ак кар бөртекләренә. Һәр таңыгыз Яңа елның шушы беренче таңыдай елмаеп тусын !
САУБУЛЛАШУ ГҮЗӘЛЛЕГЕ
Олы юлдан сул якка киткәндә берничә сукмак урманга алып керә. Миңа аның тик берсе генә якын. Серле урман чишмәсенә алып кергәне...
Әнә ул серле чишмә! Кем казыган сине? Беркем дә әйтә алмый. Авыл халкыннан да бу хакта сөйләтә алганым юк. Җәй урталарында бер әбинең генә шушы тирәдә йөргәнен күргән идем. Аның уйларын бүлмәс өчен ул чагында чишмәне урап уздым. Соңыннан сөйләделәр: Зөләйха кайткан икән. Чишмәсен, яшьлек эзләрен сагынган, диделәр. Хәбире генә кайта алмас, еракларда ятып калды. Сугыш уты күпләрнең бәхетле киләчәген өзде шул, дип тә өстәделәр.
Яшь йөрәкләрнең соңгы очрашуының тере шаһиты серле чишмә. Инде очлары күккә ашкан агачлар һаман аларны көтә сыман. Яфраклары җиргә коела. Күңелне моңландыра торган чак. Сагышлы да. Агачлар шушы мизгелне үзләренчә сабыр көтеп ала, көз артыннан кыш килерен. Гүя, Зөләйха әбинең сагышы каеннар иңенә сарылган. Мин көзнең соңгы матурлыгына соңгы кат сокланып карыйм да, кайтыр юлыма чыгам... “Тагын килер идең”, – дигән сыман, аяк астында яфрак шыбырдый.
Дүртөйле районы.
Автор үзе турында.
Мин – Әнисә Мансаф кызы Ягъфәрова. Туган авылым – Чакмагыш районының бормаланып аккан Күәш ярларына сыенган Югары Аташ. Игеннәр диңгезе уртасында урнашкан авылымның тыйнак табигате, олы җанлы авылдашларым, аларның рухи ныклыклары, якты уй-хисләре сабый чактан күңел кылларыма чирткән изге бер моң булып күңел түрендә саклана. Әнә шул моң мине кулыма каләм алырга мәҗбүр итә, киләчәккә өмет белән карарга чакыра.
Сабый күңеле сизгер бит ул: бала чакта ишеткәннәр һич онытылмый – күңелгә сеңеп кала. Әтиемнең үз башыннан кичергәннәрен оста итеп хикәят итүе туган телгә мәхәббәт уятты булса кирәк. Шул мәхәббәт мине Казан дәүләт университетына алып килде. Яшь вакытта күпләр шигырь язу белән кызыксына, диләр. Бу фикер белән килешәм мин. Үзем дә кечкенә чагымнан шигырьләр, нәсер, парчалар яздым. Кайберләре район, республика газеталарында басылып чыкты. “Дулкын” иҗат клубына йөрим. 2009 елда “Учларымда гөлләр коена” дигән тәүге китабым дөнья күрде. РФ һәм БР Журналистлар союзы әгъзасымын.
Авылдашым Рәлиф Әхнәф улы Фәттахов белән гаилә корып (менә инде 33 ел) Дүртөйле шәһәрендә яшибез, ике улыбыз – Альберт белән Рөстәмне үстердек.
Тарих белән кызыксынам. Ихлас күңелле кешеләрне үз итәм. Гомумән, иҗатка, әдәбиятка гашыйк кешемен. Кайда гына барсам да, туган ягым, әти-әни йорты миңа һәрвакыт якын һәм газиз. Буш вакытларымда бакчада эшләргә, урманда, табигать кочагында йөрергә яратам. Күп итеп гөлләр, яшелчәләр үстерәм. Күңел түрләремдә шытып чыккан берничә иҗат җимешемне сезнең тарафларга юллыйм.
Читайте нас: