Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 Май 2019, 17:20

ТАБОР КИТӘ... СЕЗДӘН АКЧА АЛЫП

Язгы җылы бер көнне сеңелем белән Уфадагы зур сәүдә үзәгенә таба киттек. Кинәт алдыбызда төсле озын юбкалар кигән ике хатын пәйда булды. Берсе урысча: “Сылулар, почта кай тирәдә икән, белмисезме?” – дип сорагач, аңлатып бирдек. Җавабыбызны алгач, боларнын берсе “мондый әйбәт кызларга” бушлай кулдан багарга тәкъдим ясады. Акчам – сеңелемнең сумкасында, кулдан “укыту” да кызык, озак уйлап тормыйча, ризалаштым. Нәрсәсеннән куркасың аның: күрәзәче сары чәчле, яшькелт күзле. “Мин чегән түгел, мин серб кызы”, – дип, үзе әйтте. Аннары, көпә-көндез алданырга мин бит юләр түгел......Сеңелемнең: “Ул минем бөтен акчамны алды!” – дип кычкырганына гына исемә килдем. Мин Сарычәчнең әкиятен тыңлап торганда (ни сөйләгәнен әйтә алмыйм), моның арттарак торган кара чәчле иптәше ничектер сеңелемнең сумкасын ачтырып, кибеткә алып барган берничә йөз сум акчабызны талап алган икән! “Бир кире!” – дип ябешү ярдәм итәме соң, киткәндә дә, чегән хатыны артыбыздан ямьсез тавыш белән: “Өеңдә мәет табарсың!” – дип, янап акырып калды...

Язгы җылы бер көнне сеңелем белән Уфадагы зур сәүдә үзәгенә таба киттек. Кинәт алдыбызда төсле озын юбкалар кигән ике хатын пәйда булды. Берсе урысча: “Сылулар, почта кай тирәдә икән, белмисезме?” – дип сорагач, аңлатып бирдек. Җавабыбызны алгач, боларнын берсе “мондый әйбәт кызларга” бушлай кулдан багарга тәкъдим ясады. Акчам – сеңелемнең сумкасында, кулдан “укыту” да кызык, озак уйлап тормыйча, ризалаштым. Нәрсәсеннән куркасың аның: күрәзәче сары чәчле, яшькелт күзле. “Мин чегән түгел, мин серб кызы”, – дип, үзе әйтте. Аннары, көпә-көндез алданырга мин бит юләр түгел...
...Сеңелемнең: “Ул минем бөтен акчамны алды!” – дип кычкырганына гына исемә килдем. Мин Сарычәчнең әкиятен тыңлап торганда (ни сөйләгәнен әйтә алмыйм), моның арттарак торган кара чәчле иптәше ничектер сеңелемнең сумкасын ачтырып, кибеткә алып барган берничә йөз сум акчабызны талап алган икән! “Бир кире!” – дип ябешү ярдәм итәме соң, киткәндә дә, чегән хатыны артыбыздан ямьсез тавыш белән: “Өеңдә мәет табарсың!” – дип, янап акырып калды...
Кызганычка каршы, мондый хәлләр көнкүрештә еш очрый. “Кит әле, минем кебек аңлы кешене ничек алдый алсын ул?” – дип, акчасын, алтын-көмешен табор кызларына биреп калдырганын сизми дә кала кайбер кеше. Якты көндә ничек күз буа соң ул шайтаннар һәм алардан ни рәвешле сакланырга?
Чегән хатыннары, гадәттә, кеше күп җирдә кәсеп итә. Бер кеше аларны куып җибәрсә, икенчесе барыбер тозакка эләгә. Өстәвенә, автовокзал, аэропорт яки зур кибеттә йөрүчеләр, халык һәм информация күплектән, үзләрен арыган, зиһене чуалганрак итеп хис итә – икенче төрле әйткәндә, гипнозга җиңелрәк бирелә. Бигрәк тә, ашыкмыйча, уйланып яки хискә бирелеп баручылар игътибарны тиз җәлеп итә. Ә инде “бозым”, “сихер” сүзләренә артык әһәмият бирүчән, тиз ышана торган хатын-кызлар турында сөйлисе дә түгел.
“Корбанга” алдан әзерләп куелган берничә җөмлә тиз-тиз генә әйтелә. Кул хәрәкәтләреннән, пульстан, киңәйгән күз карасыннан аның реакциясе тикшерелә. Иң мөһиме – игътибарын җәлеп итү, ә аннары инде махсус ысуллар яки гипноз кулланыла. Менә кояшта ялт-йолт килгән озын алкалар иясе әкрен генә кулыгызга кагыла – оетып җибәрә, бармагын уч төбегездән йөртә – сезгә үзенең эмоцияләрен күчерә, әмерләрен үтәргә “әзерли”. Моңа чегәннәргә хас үткен, баскан җиреңдә катып калдыра торган күз карашын да өстәгез... Кешегә хәбәр ташкыны белән дә көчле басым ясый белә чегән: туктаусыз сөйли дә сөйли, үзе терәлеп диярлек басып, гәүдәсе белән тирә-якны каплый, сезгә тотынып-тотынып ала – бусы инде сезнең күрү, ишетү, сизү сәләтләрегезне үзенә буйсындыру. Төп максаты – аңыгызны чуалту, шуңа күп һәм кызу пешерә сүз боткасын. Мәсәлән, ир-егетегез турында я “валет”, я “король” дип сөйләп, тәмам бутап, ялгыштырып бетерә – тегене-моны төшенгәнче, фикерегезнең очы югала. Мәгънәсез лыгырдавына “дай”, “открой”, “подойди” сүзләрен кыстырырга тырыша, ә иң азакта инде күрәзәчеләр “законы” буенча, уңышлар тели.
Психологлар билгеләвенчә, кеше сиңа өч тапкыр “әйе” дисә, аннары аны буйсындыру җиңел. Кәсепче: “Кадерлем, балама кәнфиткә бер сум бир әле” – дип сорап, аннары бер-ике мактау сүзе өстәсә, калганы билгеле. Шунысын да истә тотыгыз: күп кешенең эчендәгесе тышында. (Моңсуланып, эче пошып китеп бара икән – берәр проблемасы бар, елмаебрак торса – шатлыгы). Ә читтәге берәү сезнең уй-фикерләрне расласа – аңа тулы ышаныч туа: аңлый мине, белә икән бу, дисең. Ә табор сихерчесенә шул гына кирәк тә! “Балыкның” “кармакта” ничек утырганын да тикшерә белә ул: чәчен төзәткән була, йә күзен акайтып карый: каршында басып торучы, үзе дә абайламый, артыннан кабатлый икән – кем әйтмешли, “клиент созрел”, инде “ач сумкаңны” дигән боерык бирергә дә була. Тәмам зиһене чуалган кешене “сихер” яки “бозым” белән куркыту да берни түгел. Иренә, анасына яки баласына ясалган “бозым”ны бетерер өчен, бар әйберен дә бирергә риза күзе буылган корбан. Начар кәеф, чир, уйлану кемдә генә булмый, әмма күрәзәчедә барысына да бер җавап – “бозганнар сине, дәвалау хакы – алтын алкаларың”. Кайбер кеше әле алданудан тыш, “яманнан арындырган” өчен рәхмәтләр әйтә-әйтә бирә үз малын. Ә моның икенче ягы да бар: полиция-фәләнгә хәбәр итсәгез, сездән талап алмаганнар, үз иркегез белән биргәнсез, – шуңа үзегез гаепле булачаксыз. Бездән дә хокук саклаучылар: “Нәрсә, кызлар, фал ачтырдыгызмы, кызык булдымы?” – дип көлделәр генә.
Мондый хәлләрдән сакланыр өчен түбәндәге кинәшләргә колак салыгыз. Чегәннәрне урап үтегез. Якын килсәләр, ашыгыч кыяфәт белән, як-якка карамыйча, тиз генә үз юлыгызда булыгыз. Сүз кушсалар, ишетмәгәнгә салышу яхшы. “Отстань”, яки “вакытым юк, өемдә үтүгем сүнмәгән” – дип җавап биреп, тизрәк ычкынырга тырышыгыз. Йөгерү дә мондый очракта гаеп түгел. Чегән хатыннарының күзләренә карамагыз. Әгәр инде тозакка эләгүегезне сизсәгез, кычкырып көлеп җибәрегез: көлү гипноздан чыгарга ярдәм итә. Чамадан тыш үз-үзегезгә ышанучан да булмагыз – сакланганны Ходай саклый. Күп кеше: “Минем белән алай булмый ул”, – дип алдана.
Һәм инде иң мөһиме – мескен кыяфәттә йөрмәгез. Бәхетле кешегә чегәннәр “кирәкми”. Безнең белән булган хәлгә килгәндә: акчаны кайтарып алдык. Мине алдаган хатын сары чәчле булгач, милиция картотекасыннан таптык үзен (әйткәндәй, бернинди серб та түгел, чегән булып чыкты), ә инде кара иптәшен мәңге танымас идек. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, бу – гадәттән тыш вакыйга. Кызганычка каршы, күп очракта табор “чибәркәйләре”нә биреп җибәргән “бүләк”ләр белән мәңгелеккә хушлашырга туры килә.
Кыскасы, уяу булыгыз!
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА.
Читайте нас: