Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 Май 2019, 13:46

Үлмим әле... (Булган хәл)

– Син исәнме ул? – элекке хезмәттәшемнең куркып кына дәшүе сискәндереп җибәрде. – Исән идем әле, – дим, – ачуланмасаң...– Юк, юк, киресенчә, тавышыңны ишеткәч, сөенүемне белсәң... Мәктәп директоры белән аның урынбасары синең номерны эзли, алыштыргансың, ахры. Хәбәр килгән – синең үлү хакында, – дип әйтеп ташламасынмы...

Көне буе телефон шылтырауга, аннан, яисә Интернеттан килгән кыска һәм озын хатларга ияләшеп барабыз. Кайчак барысына да җавап бирергә өлгерми калабыз, онытып та куябыз. Я ишетмибез, кабат шылтыратырга вакыт җитенкерәми. Ә менә кичәге шылтыратуны гомердә дә онытасы башым юк.
– Син исәнме ул? – элекке хезмәттәшемнең куркып кына дәшүе сискәндереп җибәрде.
– Исән идем әле, – дим, – ачуланмасаң...
– Юк, юк, киресенчә, тавышыңны ишеткәч, сөенүемне белсәң... Мәктәп директоры белән аның урынбасары синең номерны эзли, алыштыргансың, ахры. Хәбәр килгән – синең үлү хакында, – дип әйтеп ташламасынмы...
Эсселе-суыклы булып киттем. Үләргә һич исәп юк иде югыйсә. Яңа гына бик яхшы итеп дәваланып алдым, шифаханәдә дә булып кайттым. Күпме акча түгеп, сәламәтлегемне ныгытуым әрәмгә китмәсен тагын, дигән уй яшен тизлеге белән миемне ярып үтте.
Баш эшли – бер фикер икенчесен алыштыра. “Каян чыкты икән бу сүз?” – дип, уйлап бетүем булды, бер-бер артлы телефон шылтырый башлады. Түзеп кенә тор! “Ии, ярый исән икәнсең әле, ахирәткәем!” “Кичә төнге унбердә телефон аша ат кебек кешнәп көлә идең бит әле, дустым!” “Ике сәгать элек кенә сөйләшкән идек, ни булды дип торам!” – китте, бер-бер артлы явып, сөенүләр, шатлыклар явып! Алай-болай бер-бер хәл булса, бигрәк зур югалту булачак, ди. Баксаң, миннән дә яхшы кеше юк икән һәм булмаячак та ди әле! Төрле яклап идеал кеше булуыма үзем дә ышана башладым. Әмма ләкин кыенсынып куйдым: мине танышларым кызганып беткәч кенә, минем исән икәнем турында хәбәр тарала, имеш. Кызык, араларында: “Шулай булса, шәп булыр иде!” – диюче булдымы икән? Булмый калмас, гомер буе дошманнарсыз гына яшәп тә, лаеклы ялга чыккач, аларның бөтенләй үк юк түгеллеге беленде. Бу хәлнең уңай ягы да бар икәненә тиз инандым. “Эшлим әле шуны – дошманнарга үч итеп!” – авыр чакларда шулай дип әйтергә өйрәндем. Авырып китсәң дә, ярдәм итә икән. “Үлмим әле, дошманнар сөенмәсен!” – дип җибәрәсең.
Сүз башы кайдан китүе тиз беленде: Интернет галәмәте. Улымның контакттагы паролен ватканнар да, бар танышларына: “Иртән әнием инсульттан вафат булды, ярдәм итегез” – дип җибәргәннәр. Үземә дә юлларга һич онытмаганнар. Имәндә икән чикләвек! Мошенниклар акча табуның яңа бер ысулын уйлап тапкан икән. Ниндидер бер тилесе, минем үлемем сәбәпле, фәлән картага акча җибәрсен өчен. Имеш, мине күмү өчен балаларым аптырап калмасын. Танышлар кызганыр, анысы, ләкин, бу тозакка кем генә эләгер икән? Интернет кешеләрне куша да, аера да, үтерә дә, диюләре чындыр, күрәсең...
Миннән соң, улыма шылтырата башладылар. Теге сайтта да сорауларны яудыралар гына! Һич җавап биреп өлгерә алмый. “Ун еллап аралашмаган дусларга кадәр хәлемне белде. Борчыла барысы да”, – ди үзе, ни шатланырга, ни кайгырырга белми. Бар да ышанган бит. Бездә шулай: беренче ике сүзне ишетсәләр, калганын тыңлап тормыйлар.
Әлеге дә баягы Интернеттан карыйм: нәрсәгә юрарга соң бу хәлне. Озак яшәргә дигәнне күп тапкырлар ишеткән булды инде. Киресе дә очрый икән. Хастаханәдә яткан бер кызның үлеме турында әти-әнисенә хәбәр итәләр. Якыннары төн буе хәер әзерли, азык-төлек ала. Иртән барсалар – кызлары дәваланып йөри. Икенче кеше белән бутаганнар! Ә кичен ул кызның кинәт кенә үлеп китүе турында чын хәбәр ата-анасына ирешә. Монысы инде, кызганычка каршы, ялган булмый.
Боларны ишеткәч, мин дә бер-ике көн куркыбрак, акрын гына атлап йөрдем.
Районда Тукай һәйкәле ачасылар иде – анда да бармадым. Минсез генә дә ачарлар әле, дип уйладым. Улымны иярттем дә, зиратка киттем. Үлә калсам, урын калдымы икән, дип түгел – якыннарымның каберен караштырып, чүпләрен уташтырып кайтырга уйладым. Рәнҗеп ятмасыннар, без дә шунда барасы бит! Әстәгъфирулла, бу арада гел шул турыда уйландыра. Шәһәрдә матур җирләрдә фотога төшеп, дусларыма җибәргәч, “Син кайда булдың?” – дигәнгә: “Оҗмахта”, – дип җавап биргән булган идем. Болай сөйләнергә ярамый, күрәсең!
Иң ахырда, төннәр җиткәч, ерак районнан кодагый шылтырата. “И кодагый, исәнсең икән әле. Бигрәкләр кайгырдым. Телефоннан икегезгә дә шылтыратам, алмыйсыз гына бит. Елаплар беттем. Эштә тынычландыру дарулары эчереп, һушка керттеләр. Исән булыйк әле, кодагый, без бит әле балаларга, оныкларга кирәк!” – ди.
Әйе шул! Әле бит алтмышка да җитмәгән! Йөз планым, мең эшем бар, аны, миннән башка, кем эшләр? Юк, юк, үлмибез әле, яшибез. Кая ул!
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА,
Туймазы районы,
Кандра авылы.
https://pixabay.com/ru
Читайте нас: