Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 апрель 2019, 10:54

"Илһамлы мизгел" конкурсына. Зөлфия ГАЗИЕВА. Мәхәббәт яңгыры

…Мин көттем… Өзелеп-өзелеп Сине көттем. Хыял күперләре салып, шул күперләрдән менә-менә килеп чыгарсың да, күрми дә калырмын дип, күз яздырмый көттем. Җиргә, бар Җиһанны тутырып, бөтерелеп-бөтерелеп, күбәләктәй, ап-ак карлар яуганда да, кышкы ачы бураннарда да, килер... барыбер, килми калмас дип, көттем...

Нәсер
…Мин көттем… Өзелеп-өзелеп Сине көттем. Хыял күперләре салып, шул күперләрдән менә-менә килеп чыгарсың да, күрми дә калырмын дип, күз яздырмый көттем. Җиргә, бар Җиһанны тутырып, бөтерелеп-бөтерелеп, күбәләктәй ап-ак карлар яуганда да, кышкы ачы бураннарда да, килер... барыбер, килми калмас, дип көттем...
Язларын, сыерчыклар кайтып, нәни генә ботакларга кунып өздереп-өздереп сайраганда да, болын-тугайларны аллы-гөлле чәчәккә күмеп, ямьле җылы җәйләр килгәндә дә, көзләрен... көзләрен-чылбырдай тезелеп кыр казлары киткәндә дә көттем Мин Сине!..
Ярсыма әле шулкадәрле, йөрәгем!
Азрак сабыр ит. Бераз гына көтик әле. Көтә белү – үзе Зур Бәхет бит ул!
Ниһаять! Син килдең! Нәни генә кош баласыдай йөрәгемне талпындырып, син килдең! Чатнама суыкларда да күңелемә Яз, Наз алып Син килдең! Бу шатлыктан тәмам исереп, башларым әйләнде. Башым гына түгел, бөтен дөньям зыр-түгәрәк әйләнде...
Әллә ничек: кыен да, рәхәт тә!
Шашып-шашып елыйсы, шашып көләсе килә!
Ялан-кырларны, мул иген басуларын аркылыга-буйга кичеп, ярсып-ярсып йөгерер идем дә, тауның иң биек ноктасына менеп, шуннан кычкырыр идем:
– Әй, кешеләр, мәрхәмәтле кешеләр! Күрәсезме, Дөнья нинди Матур!..
...Ләкин Син ...Син, балкырга да өлгермәгән йолдыздай, кинәт, атылдың... Сүндең. Югалдың.
Юк, юк, Синең югалтуыңны һич кенә дә теләмим. Татлы бер сагыш булып калдың инде син йөрәктә. Инде сүнмәссең дә, сүрелмәссең дә!
Күктә атылган йолдызның юлы бераз гына беленә дә бөтенләйгә югала. Ә Минем йолдызымның, ә Минем Хыял Йолдызымның Юлы Мәңгелек!
Татлы да, әрнүле дә, газаплы да, сагышлы да аның юлы...
Татлы да, әрнүле дә, газаплы да...
Татлы да, әрнүле дә...
***
Автор турында:
Зөлфия Фәнис кызы Газиева Авыргазы районының Корманай авылында туган. БДУның татар-рус бүлеген тәмамлап, укытучы булып эшли, Авыргазы районының "Илһам чишмәләре" әдәби түгәрәген оештыра, аның җитәкчесе була. Шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Үзнәшер юлы белән чыккан "Авыргазым-Талбазым" китабы авторы. 2017 елда "Илһам чишмәләре" конкурсы лауреаты булды.
Читайте нас: