Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 апрель 2019, 20:13

ОКЕАН АРТЫНДА НИЛӘР БАР?

Шуны әйтергә кирәк: бүгенге көндә Америка Кушма Штатларында 1600 чамасы татар яши. Башкортлар да шактый. Шуңа үзбәк, төрекмән, казах кебек тугандаш милләт вәкилләрен дә кушсаң, шактый зур сан җыела. Аннары чит мохиттә милли үзаң гаять кискен калкып чыга бит. Туган телдә узган һәр чарага халык дәррәү җыела. Хәтта төрки милләтләрдән булмаган, ләкин Русиядән күченеп утырган кешеләр дә килә. Питтсбургта үткән беренче Сабан туебызга ук 200дән артык кеше җыелды.

Америка Кушма Штатлары... Кем өчендер бу дәүләт – Җир шары өстеннән атом “йодрыгын” кизәп утыручы, һәр илдә үз тәртипләрен урнаштырырга тырышучы “дөнья жандармы”; икенчеләр өчен – ватандашларының мәнфәгатьләрен, имин тормышын барлык кыйммәтләрдән да югарырак куйган бәхет-сәгадәт иле... Һәркемнең үзе ачкан Америкасы бар, кыскасы.“Татар, тотып карамыйча, ышанмый”, – дип, юкка гына гына әйтмиләр. АКШта гомер итүче якташларыбыз Илмир һәм Регина ӘХМӘТҖАНОВЛАР гаиләсе күптән түгел Башкортстанга кайтып, Уфадагы татар милли оешмалары, мәктәп укучылары белән очрашып, океан артында урнашкан илнең тормыш-көнкүреше хакында сөйләп киттеләр. Илмирның чыгышын укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәргә булдык.
- Мин 1985 елда Кушнаренко районының Яңа Кормаш авылында тудым. Балачакта чит илдә яшәрмен дип, күз алдына да китермәдем. Укытучылар гаиләсендә үстем, әтием дә, абыем да өздереп баянда уйныйлар иде. Алардан мин дә өйрәндем. Башка яшьтәшләремнеке кебек үк, җәйләрем уйнап, су кереп, авыл тормышының бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә күмелеп үтте.
2002 елда БДПУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Тыныч кына укып йөрим кебек, ләкин күңелне бер корт кимерә. Яшьлек максимализмы чоры бит: “Нигә әле мин, әзмәвердәй егет, ата-анам җилкәсендә утырырга тиеш? Мин үзем аларга ярдәм итәргә бурычлы бит”, – дип уйлыйм. Ул вакытта Америка Кушма Штатларының абруе илебездә зур, студентлар белән дәүләтара алмашулар да киң җәелгән иде. Бераз дөнья күреп, акча эшләп кайтырга уйладым. Университетта, төрле түләүле курсларда инглиз телен, үземә калса, җентекләп өйрәндем кебек. Һәрхәлдә, иптәшләрем арасында инглизчә минем кебек оста сөйләшүче юк иде. Өстәвенә, спорт белән ныклап шөгыльләнәм: тхэквон-до буенча Башкортстан чемпионатында көмеш медаль яуладым. АКШта яшәүче милләттәшләребез белән бәйләнешләр дә урнаштырдым. Шулай итеп, Америкага китү өчен үземне шактый әзерлекле дип саный идем.
2006 елда тәвәккәлләдем. Самолетта очып, Принстон аэропортына килеп төштем. Тик аэропортта ук минем инглиз телен белүем бөтенләй юк дәрәҗәдә икәнлеге ачыкланды. Юл күрсәтүләрен сорыйм – бөтенләй аңламыйлар. Мин алар сөйләгәнне шулай ук төшенмим. Баксаң, АКШтагы инглиз теле бөтенләй үзенчәлекле икән. Үз эченә Америка материгын колонизацияләүдә катнашкан барча Ауропа халыкларының – испаннарның, португалларның, французларның тел үзенчәлекләрен җыйган катнаш сөйләш без университетта өйрәнгән классик инглиз теленнән шактый ерак булып чыкты. Шулай итеп, яңадан “тел ачарга” туры килде. Шулай да филологик белем алуым ярдәм итте – тиз арада АКШның инглизчәсен “егып салдым”.
Эш эзләп тә озак җәфаланмадым. Башкортстанда алган тәҗрибәм ярдәмгә килде. Бер чиркәүнең подвалында тхэквон-до секциясе эшли иде. Шунда тренер булып урнаштым. Бүгенге көндә аны инде үзем җитәклим. Барлыгы 120дән артык бала шөгыльләнә монда.
Шулай яхшы гына эшләп, яшәп киттем кебек. Керемемнән акча бүлеп, әти-әниемә дә җибәргәләп торам. Ләкин авылдан көн саен диярлек шылтыратып: “Улым, алай килешми, кайтып, укуыңны тәмамлап, диплом алырга кирәк”, – диләр. 2009 елда Уфага әйләнеп кайтып, бер ел эчендә БДПУның татар теле һәм әдәбияты буенча читтән торып уку бүлеген тәмамладым. Хәзер моңа шатланып бетә алмыйм: чын аралашу мәктәбе ул – филология факультетлары. Күпләрнең аңында: “Татар теле белән авыл капкасыннан ары китеп булмый”, – дигән караш хөкем сөрсә дә, күрәсез, мин үз мисалымда киресен исбатладым. Татар теле белән кыйтгаларны үтеп, милләттәшләребезгә Америка капкаларын ачтым. Туган телнең, мәдәниятнең чын кадерен читкә киткәч кенә аңлыйсың. Бик матур һәм бай ул безнең Тукай телебез.
2010 елда, диплом яклагач, кабат АКШка юл алдым. Хәзер инде бар нәрсә дә таныш, элекке хезмәт урынымда да көтеп торалар. Эшчәнлегемне киңәйтеп җибәрдем: Русиядән килгән татар-башкортларны монда эшкә урнаштыру белән шөгыльләнә башладым. Алар Интернеттан “Фейсбук” социаль челтәре аша минем белән бәйләнешкә чыгалар, ә мин монда милләттәшләрем килүенә хезмәт урыны, торлак әзерләп торам.
Берчак шулай Регина исемле кыз электрон хат язган. “Моңа да эш кирәк инде”, – дип уйлаган идем, алай булып чыкмады. Татар-башкорт никахыннан туып, Күмертау шәһәрендә үскән кыз, Америкага килгәч, бик җирсеп, туган телгә, милли моңнарга, үзебезчә аралашуга сусаган икән. АКШка тәү тапкыр килеп урнашкач, танышларым: “Туган, син монда татар-башкорт кызларын табып, өйләнә алмаячаксың. Мөселман кызына өйләнсәң дә, ул, мөгаен, үзбәк милләтеннән булыр”, – дип көлгәннәр иде. Мин үҗәтләнеп: “Менә күрерсез, табачакмын!” – дидем. Һәм, чынлап та, хыялым тормышка ашты. Үз милләтемнән булган, чын мөселман кызына өйләндем. Регина белән дүрт-биш тапкыр очраштык та, бер-беребезне ошатып, 2011 елның язында, танышуыбызга дүрт ай тулыр-тулмастан, никах укытып та куйдык. Сөйгәнем артыннан намазга да бастым. Хәзер бергәләп Әмир исемле улыбызны үстерәбез.
Тора-бара ирле-хатынлы яңа бизнесыбызны да ачып җибәрдек. Моның да үз тарихы бар.
Алда әйтүемчә, АКШта иң авыры – туган якны, туган телне, милли мәдәниятне сагыну ул. Берчак үтереп коймак ашыйсым килеп китте. Урамга чыктым – төрле ресторан-кафелар тезелеп киткән, тик коймак беркайда да юк. Шулай да, француз ашлары йортына кереп, коймакка охшаш “крепс” дигән тутырмалы әйбер ашап чыктым. Шуннан башыма бер уй бәрде: “Нишләп әле, – мин әйтәм, – монда япон, таиланд, үзбәк, таҗик, рус ашханәләре белән дөнья тулган, ә татар-башкорт кухнясы юк?” Хатыным белән кайтып киңәшләштек тә, шушы эшне башлап җибәрергә булдык. Иң башта безнең совет чорындагы автолавкаларга охшаш бер машина сатып алдык, пешекчеләр ялладык, аларга татар милли ашларының үзенчәлекләрен аңлаттык. Һәм эшкә керештек. Ризыгыбыз үтәр микән дип, тәүдә шикләнсәк тә, бу бушка булып чыкты. АКШ халкында ашау һәм спорт культы хакимлек итә. Шуңа көндезге уникедән өчкә кадәр ашханәләрдә аяк басар урын юк – кешеләр эшкә йөргән кебек йөриләр.
Коймакларыбыз тиз арада танылу алды. Товарыбызга ихтыяҗ барлыгын күреп, бизнесыбызны җәелдердек. Хәзер АКШ буенча берничә урында сәүдә нокталарыбыз эшләп килә. Коймак пешерү һәм сату белән шөгыльләнүче хезмәткәрләремә аена 1500 доллар хезмәт хакы түлим. Зарланырлык түгел. Былтыр, ниһаять, үз йортыбызны да булдырдык. Барысы да яхшы кебек, ләкин җирсү көче искиткеч көчле. Туган телдә аралашасы, милли моңнарны ишетәсе килә. Туган җиреңнән, туган халкыңнан да кадерлерәк нәрсә юк икән дөньяда. Шуны аңлап, Интернет аша АКШта һәм Канадада яшәүче милләттәшләребез белән бәйләнеш урнаштырып, 2010 елдан милли Сабан туйлары оештыра башладык.
Шуны әйтергә кирәк: бүгенге көндә Америка Кушма Штатларында 1600 чамасы татар яши. Башкортлар да шактый. Шуңа үзбәк, төрекмән, казах кебек тугандаш милләт вәкилләрен дә кушсаң, шактый зур сан җыела. Аннары чит мохиттә милли үзаң гаять кискен калкып чыга бит. Туган телдә узган һәр чарага халык дәррәү җыела. Хәтта төрки милләтләрдән булмаган, ләкин Русиядән күченеп утырган кешеләр дә килә. Питтсбургта үткән беренче Сабан туебызга ук 200дән артык кеше җыелды.
Төрле эшкуарларга мөрәҗәгать итеп, чарабызга 5-6 спонсор таптык. Үземнең дә чыгымнар шактый зур булды. Чөнки бәйрәмгә килгән беркемне дә буш кайтармадык – бәйгеләрдә катнашса да, катнашмаса да, һәркайсына бүләкләр тапшырдык. Һәммәсен дә пылау белән сыйладык. Бушка! Чыгымнар артканнан-арта барды, әлбәттә... Сәхнәгә чыгып, баянда уйнап, үзем җырладым һәм... “милли йолдыз”га әверелдем. Татар моңына сусаган милләттәшләребез өчен, бераз гармун тартып, җырлый белгән кеше дә сандугачка тиң икән. Туй-юбилейлар үткәрү өчен, алып баручы-тамада итеп чакыра башладылар. Шулай итеп, бизнесымның янә бер тармагы ачылды.
Сабан туе үткәрүебез турында ишетеп, Бостон шәһәреннән татар ансамбле дә килгән иде. Таң калдым: җитәкчеләре генә безнең милләттән, калганнары – үзбәк, берничә марҗа, хәтта чыгышы белән Перудан булган индеец та бар! Татарча өздереп “Их, алмагачларым!”ны уйныйлар, милли концертлар оештырып, бөтен Төньяк Америка буенча гастрольләрдә йөриләр. Бер генә милли чара да алардан башка үтми. Менә сиңа “авыл капкасыннан чыгу белән кирәге беткән татар теле”! Туган җиребездә рухи байлыгыбызның кадерен генә белеп бетермибез икән.
Шулай итеп, дүрт ел рәттән үз акчабызга милли Сабан туйлары оештырдык. Бәйрәмне федераль дәрәҗәгә күтәрдек, АКШның башкаласы Вашингтонда үткәрә башладык. Сабан туена килүче халык саны да дүртләтә-бишләтә артып китте – 1200-1500 кешегә җитте. Спонсорлар табып, бер бәйрәмгә хәтта сәхнә йолдызы Айдар Галимовны да алып килдек. Милләттәшләребезнең ничек куануын күрсәгез икән! Аны сүз белән аңлатып та булмый.
Ләкин тора-бара шуны тоемладым: спонсорлар ничектер суынды, кырын күз белән карый башладылар – аларга бу бәйрәмнәрдән бернинди дә керем юк бит. Кем әйтмешли, “коры кашык тамак ерта”. Рухи кәнәгатьләнү кичерү белән генә бизнесменга әллә кая китеп булмый. Күз алдына китерегез: меңнән артык кешегә бүләк тарат, аларны бушка пылау ашат әле! Күпме чыгым таләп ителә! Шулай итеп, Сабан туйларының чыгымнарын кайтару өчен, яңа идея кирәк иде. Минем финанслар шулай ук чамалы. Уйлап тордым да, бер карарга килдем: Сабан туена керүне түләүле итәргә! Билет хакын 20 доллар итеп куйдык. Һәм ни гаҗәп: былтыргы түләүле Сабан туена халык элеккеләренә караганда да күбрәк килде. Милли хис акчадан югарырак икән!
АКШ Президенты Барак Обамага Вашингтон Сабан туена чакыру җибәргән идем – килә алмады. Татарча белмәвеннән оялгандыр инде.
Күпләр миннән: “Русия белән чагыштырганда, АКШта тормыш җиңелрәкме, әллә авырракмы?” – дип сорыйлар. Бу бик авыр сорау... Чөнки һәр илнең үз тормышы, үз җиңеллекләре һәм авырлыклары бар. АКШта эшкуарлык алып бару, үз бизнесыңны ачу өчен бөтен шартлар тудырылган; Русиядәге кебек еллар буена бер чиновниктан икенчесенә йөгереп, рөхсәт кәгазьләре җыеп интегәсе түгел. Салым системасы да сәгать кебек эшли: ел дәвамында кергән керемеңны һәм чыгымнарыңны санап чыгарасың да, шуларның аермасыннан 7 процент салым түлисең – шуның белән вәссәлам! Анда Русиядәге кебек салымнардан качып йөрү, акчаларыңны оффшорларга чыгару, коррупция, ришвәтчелек юк дәрәҗәсендә. Бу мөмкин дә түгел. Салымнан читләшү АКШта иң зур җинаятьләрдән санала. Халык Аллаһтан курка да, законнан курка анда. Бу системаны Русиягә күчерсәң, күп байлар төрмәгә утырыр иде.
Аның каравы, Русиядә сәламәтлек саклау да, белем алу да (хәтта югары белем дә!) бушка! Моның кадерен белегез! “Дәваханәләрдә озак чират көтәргә туры килә”, – дип зарланмагыз: ике-өч сәгать чиратта тору, кесәңнән йөзләрчә долларлар чыгарып салуга караганда күпкә яхшырак. Бер генә мисал китерәм. Берчак бассейнда коенганда, колагыма су керде. Үтереп сызлый, каһәрең! Шуны тазартыр өчен, табибка бардым. Русиядәге биш-ун минутлык процедура өчен, табиб 600 доллар алды. Безнеңчәгә күчерсәң, 30 мең сумнан артык бит бу! Искитәрлек! Шуңа күрә анда халык сәламәтлеген нык кайгырта, авырмаска тырыша. Русиядән аермалы буларак, АКШ шәһәрләрендәге урамнар, парклар йөгерүчеләр белән тулы. Сере гади – дәвалану бик кыйммәт. Туган илемдә исә, алар “ак карга”лар кебек – меңгә бер. Сәламәт тормыш алып бару, дәвалануга караганда, арзан да, файдалы да.
Янә бер мисал: Әмир улым туар алдыннан мин медицина страховкасы сатып алган идем. Шуңа бала табу йортына бару шактый арзанга чыкты. Ә страховкам булмаса, сабыемның тууы, Русия акчасына күчерсәк, 3-4 миллион сумга төшәчәк иде! Әле ул баланы укытасы, кеше итәсе бар. Болар һәммәсе дә зур чыгымнар сорый. Русиядә исә, болар бар да бушка! Шуңа күрә, зарланмагыз. Яшәү кайда да бер. Русия халкы соңгы елларда яшәү дәрәҗәсе буенча америкалылардан нык калыша дип әйтмәс идем мин.
Кызык халык ул америкалылар... Үзләренең көнкүрешендә кирәкле мәгълүматтан башка аларны берни дә кызыксындырмый. Башларында – ашау да, спорт кына. Сәясәт аларга бөтенләй кирәкми.
Моны исбатлап бер көлкеле хәл турында бәян итим. 2008 елда Грузия Көньяк Осетиягә бәреп кергәч, Русия гаскәрләре аларны үз территорияләренә куып чыгарды. АКШта Джорджия штаты бар. Аның исеменең инглизчә язылышы һәм әйтелеше Грузиянеке белән тәңгәл килә. Бер танышым шылтырата: “Сезнең гаскәрләр белән Джорджия штаты арасында низаг чыккан икән. Хәрби бәрелешләр бара, дип сөйлиләр. Борчылып, Джорджиядә яшәүче туганнарыма шылтыраттым. Алар берни белми, тыныч кына яшәп яталар. Бу ни хәл бу?” – ди куркынган тавыш белән. Башта рәхәтләнеп көлдем. Аннары хәлне аңлатып бирдем. Географиядән мәгълүматлары чамалы шул. Шул түләүле белем бирү галәмәте инде.
Яисә икенче бер очрак. Йорт сатып алгач, аны җиһазландыру өчен гап-гади электр розеткасы кирәк булды. “Төзелеш товарлары” кибетенә бардым. Ишек төбендә консультант басып тора. Гозеремне аңлатып, тегеңә мөрәҗәгать иттем. “Мин – буяулар буенча гына белгеч, электр җиһазлар бүлегенә бар”, – ди бу. Киттем ул күрсәткән бүлеккә. Кизү торучы консультантка эндәштем. “Гафу итегез, мин кабельләр буенча гына махсуслашам. Розеткалар бүлекчәсенә барыгыз”, – ди монысы да, елмаеп. (Гомумән, елмаю аларның йөзеннән төшми.) Анысына да бардым. Өченче консультант: “Мин бетон йортлардагы розеткалар өчен генә җавап бирәм. Сезгә ниндие кирәген белмим”, – дип, кире борды. Ачуым чыгып, Башкортстаннан килгән бер танышыма шылтыраттым. Теге рәхәтләнеп көлде башта. Аннары: “Илмир, син бит – Русиядә үскән егет. Булганын сатып ал да, кайткач, үзең җаен табарсың”, – дип җаваплады. Чынлап та, үзем чамалап, бер розетканы сатып алдым да, кайткач, стенага җайладым. Урыслар: “Голь на выдумку хитра”, – дип юкка гына әйтмиләр икән шул. Америка халкы өчен бу – ят. Безнекеләр белән чагыштырганда, алар авырлыкларга яраклашмаган, уйланырга яратмыйлар, комфортта яшәргә күнеккәннәр. Без исә, нинди генә кыенлык килеп чыкса да, җаен табабыз.
Русиялеләрнең иҗади потенциалы да зуррак. Күпләр шигырь, хикәя яки мәкалә яза. АКШта андыйларны көндез чыра яндырып та эзләп табып булмый.
Шул ук вакытта, америкалылар гадел, кеше әйберенә кул сузмый, бу аларның канына сеңгән. Монда кайтыр алдыннан, бизнесымны вакытлыча туктатып, һәр хезмәткәремә, хезмәт хакына өстәп, иллешәр доллар тараткан идем. Төнге уникеләрдә берсе шылтырата. “Илмир, соң шылтыратуыма гафу ит, ләкин башкача мөмкин түгел – син буталып, миңа эш хакын илле долларга артык биргәнсең. Сине каян табып, ничек кайтарыйм? – ди. Бу акчаның миннән бүләк булуын җайлап аңлатырга туры килде. Рәхмәтләрен укыды хезмәткәрем. Русиядә булса, рәхмәт әйтү түгел, “нигә аз?!” дип тавыш куптарыр иде әле. Нишлисең, безнең менталитет шундый.
Ләкин мин үземне Русиядән, туган җирем, телем-моңнарымнан башка, күз алдына да китерә алмыйм. Җирсү искиткеч көчле! Ел да кайтып, кимендә өч ай вакытымны Башкортстанда үткәрәм мин. Бизнесымны, АКШтагы бөтен эшләремне туктатып торам. Моның матди яктан нинди зур югалту икәнлеген күз алдыгызга да китермисез сез! Ләкин туган илемне кайтып күрмәсәм, яшәргә көч тапмыйм. Татар теле, якыннарым миңа һава кебек кирәк!
Америка Кушма Штатлары – тел, дин ягыннан бик толерант дәүләт. Намазлыгыңны хет урамга җәеп, догага утыр – йөрергә комачауламаса, беркем бер сүз әйтмәячәк. Тел ягыннан да шулай – син татарча, үзбәкчә, яки испанча ник сөйләшәсең дип, бәйләнгән кеше юк. Ләкин мохит барыбер үзенекен итә. Аралашу өчен инглиз теле кирәк, ансыз берни эшләп булмый. Милли мәктәп оештыра аласың, рәхим ит, ләкин барысы да – үз акчаңа, дәүләт бер цент та бүлми. Русия шәһәрләрендә вак милләтләр урыслашкан кебек (әле бу дәүләт карамагындагы күпсанлы милли мәктәп-гимназияләр эшләп килүгә карамастан!), АКШ калаларында күпчелек инглизләшә. Хәтта мин дә, югары белемле татар филологы була торып, тел байлыгымның саега баруын сизәм. Рус теле белән дә шул ук хәл.
Шуңа күрә, мин язмышымны туган илем язмышыннан аерып карамыйм. Русия ватандашымын, кайчан да булса, туган илемә кайтып төпләнәчәкмен. Әлегә, хәлемнән килгәнчә, АКШка килгән милләттәшләремә эш, яшәр урын табуда ярдәм итәргә тырышам. Дөньяның һәр почмагында диярлек, минем бәйләнешләрем, танышларым бар. Шуңа, мәсәлән, Бельгиягә чыгып, кунар урын, эш таба алмыйсыз икән, Интернет аша миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Хәлемнән килгәнчә, җаен табарга тырышырмын. Кайда гына булмасын, татар татарга һәрчак ярдәм кулы сузарга тиеш!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язып алды.
Читайте нас: