Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 март 2019, 16:30

ТАРТАЙ ТЕЛЕННӘН ТАБА

Мин – телче. “Тупса” сүзенең татарлар яшәгән төбәкләрдә нинди мәгънәдә йөргәнен белә идем. Белмичә! Тик менә аягымны үз телем белән сындырачагым бер дә башыма килмәде. Туган ягымда “тупса” дип ишек элеп куелган һәм аны ачып ябарга ярдәм итүче күгәнне атыйлар. Аны кайбер якларда урысчадан алынган “питлә” сүзе белән алыштыралар. Ә Самат майлап куйган әйберне бездә “бусага” диләр. Бусага аша исәнләшмиләр...

– Әфлисуннар алып килимме икенче юлы? – Иптәшем, ишеккә җиткәч, миңа борылып карады.
– Үзең кара, – дидем мин. – Китап алып килергә онытма.
– Онытмам. Сау бул...
– Пока.
– Хастаханәдә яту рәхәт ул! – дидем мин, иптәшем чыгып киткәч, Мансур абыйга таба борылып. Чаллы хастаханәсенең бер палатасында ике кеше ятабыз.
– Кит аннан! Ни рәхәте бар? Миннән торса, бүлнисне еракта-а-ан урап узар идем.
Мансур абыйның кулы берничә урыннан сынык. Операция көтеп ята.
– Ну, Мансур абый, үзең уйлап кара: бушлай ашаталармы? Ашаталар. Эшкә барасы юк. Отчет сорамыйлар. Тегесен эшлә, бусын эшлә, диләрме? Юк! Рәхәт. Туйганчы китап укыйсың. Компьютер менә. Кино карап була, Интернет бар.
– Аңламыйм мин аларны, энем. Мин – прастуй авыл кешесе. Миңа, әнә, телевизор булса, җиткән. Син аягыңны ничек сындырдың соң, шуны сөйлә.
Аягым гипста.
– Тупса гаепле, Мансур абый, тупса! – дидем мин, елмаеп. – Менә, әйт әле, син кайсы яктан?
– Миндәләнең кыдыл бодавы!
– Ә мин Башкортстаннан, – дидем. – Чишмә районы. Ишеткәнең бармы?
– Юк... Туймазыда булганым бар, – диде ул. – Бездә Яңа Чишмә авылы бар.
– Беләм. Иптәшемнең туганнары сезнең яктан.
– Мишәрләр... – диде Мансур абый, көлеп.
– Әйе. Мишәрләр. Мин үзем дә мишәр бит.
Кайбер әдәби сүзләрне үзебезнең якта гына ишеткәнем бар. Яңа кеше белән танышканда кызыксынудан һәм бераз мактану максаты белән: “Фәлән-фәлән сүз сездә ничек?” ише сораулар бирәм. Мансур абыйдан да сорыйсы иттем:
– Сездә “крыльцо” сүзен ничек тәрҗемә итәләр?
Болдыр турында күпләр белми. Төрлечә әйтәләр. Күтәрмә, мәсәлән. Белгәннәре дә мин әйткәч кенә исләренә төшә.
* * *
Татарстанның бер районындагы авылда бик якын дустым яши. (Аягым сынуына алар белән сөйләш аерымлыгым сәбәпче булганга, авылын төгәл атамыйм, я үпкәләрләр...) Туган яктан Чаллыга килгәндә яисә Чаллыдан Башкортстанга кайтканда аңа кунакка кереп чыккалыйм. Чәй эчәбез, университеттагы хәлләрне искә төшереп, көлешеп алабыз. Әгәр нинди дә сәбәп белән мин ул авылга кермәсәм һәм дустым моны белеп калса, бик каты ачулана ул.
Шулай бервакыт хәлләрен белеп чыгыйм дип кергән идем, дустымның дүрт яшьлек улы Самат каршыма йөгереп чыкты. Олыларча кул биреп исәнләштек аның белән.
– Самат дус, – дим. – Ишегегез бик каты шыгырдый, тупсаларыгызны майлап куй инде. Син бит хәзер үскән егет.
Ярты сәгатьтән соң юлга кузгалыйм дип чыкканда тупса майланган иде...
Мин – телче. “Тупса” сүзенең татарлар яшәгән төбәкләрдә нинди мәгънәдә йөргәнен белә идем. Белмичә! Тик менә аягымны үз телем белән сындырачагым бер дә башыма килмәде. Туган ягымда “тупса” дип ишек элеп куелган һәм аны ачып ябарга ярдәм итүче күгәнне атыйлар. Аны кайбер якларда урысчадан алынган “питлә” сүзе белән алыштыралар. Ә Самат майлап куйган әйберне бездә “бусага” диләр. Бусага аша исәнләшмиләр.
– Менә шулай, Мансур абый. Бусагага барып басуым булды, таеп киттем дә, егылып, аягымны сындырдым. Дүрт яшьлек малай университетта мөгаллимнәр кертә алмаган белемне тукып кертте дә куйды. Туган телне белергә кирәк икән.
Сүз уңаенннан, тупсаның әдәби мәгънәсен сүзлектән карап карагыз әле. Бу да мактану максатыннан.
Заһир ХӘСӘНОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Читайте нас: